Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата-аналар конференциясе

Иртәгә Казанда ата-аналар конференциясе уздырыла. Күпсанлы спикерлар "Мәктәп һәм тәрбияле киләчәк" темасына сөйләшәчәк. Катнашу өчен әти-әниләр чакырыла. Конференция ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рө...

Иртәгә Казанда ата-аналар конференциясе уздырыла. Күпсанлы спикерлар "Мәктәп һәм тәрбияле киләчәк" темасына сөйләшәчәк. Катнашу өчен әти-әниләр чакырыла. 
Конференция ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның чыгышыннан башланып китәчәк. Милли тәрбиянең баланың киләчәгендәге роле турында ТР аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов сөйлиячәк.  Адвокат Руслан Нәгыев хокукый кыенлыклар турында чыгыш ясар, дип көтелә. Полилингваль белем бирүнең эффектив механизмы, тәрбия сыйныфы  ФГОС турында аңлатманы  "Мәгариф" ассоциациясе президенты, Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин бирәчәк.
Конференциянең икенче өлешендә татар мәктәпләрен татар урыту теленә кайтару, мөселман интеллегенциясен тәрбияләү, стратегиядә милли мәгарифне үстерүнең урыны турында чыгышлар яңгыраячак.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ