Әтнәләрнең «Күңел чыңы» күчтәнәче

Туган ягым – Әтнә төбәге сихри табигатьле Каенсары, Калатавы, Симете һәм Ашыты белән генә түгел, татар рухына, туган теленә гомере буе тугры калган җор телле, шигъри җанлы, сөйкемле егет-кызлары белән дә күңелемә якын. Шиһабетдин Мәрҗанидәй атаклы мәгърифәтчене, Шаһиәхмәт Мәңгәри, Рәшит Рәхмәти-Арат, Марсель Әхмәтҗанов, Тәэминә Биктимерова кебек тарихчы галимнәрне татар дөньясына биргән саф татар төбәге саналган Әтнә ягының шигърият чишмәсе дә элек-электән мул сулы, саф һәм сихәтле булган шул. Ни дисәң дә, Габдулла Тукай, Сибгат Хәким, Гасыйм Лотфи, Самат Шакир, Лена Шагыйрьҗан, Фирая Зиятдинова, Хәкимҗан Халиков, Нәҗип Мадьяров, Фердинант Гайсин кебек һәркайсы татар шигърите дөньясында җәүһәр саналырдай шагыйрь-шагыйрәләр биргән төбәк бит ул.

Тик шәхсән үземә соңгы вакытта Әтнәнең шигъри чишмәсе саегуга барган шикеллерәк тоела башлаган иде. Хәтта берара Татарстан язучылар берлегендә бүгенге көндә әгъза булып торган 350 гә якын әдип арасында Әтнә төбәгеннән чыкканнар берән-сәрән генә калган иде. Алары да әле шагыйрь түгел, публицист язучылар иде. Шигъри чишмәләренең саегуы түгел, берара тын алып, илһам, аһәң туплаулары гына булган икән якташларымның. «Бер йотым бәхет» дигән тәүге шигъри җыентыгы белән үк Газинур Морат, Ренат Харис, Марсель Галиев кебек олпат шагыйрьләребезнең хәер-фатихасын алып, Такташтай трибунлык, үзенчәлекле публицистик фикер сөреше белән Әтнә ягы кызы Гөлүсә Батталова XXI гасыр башы татар шигърияте дөньясына аяк басты.

Күпчелек яшь шагыйрәләрдән аермалы буларак, «Яратам, мин синсез нишләрмен?» кебек инде йөз төрлегә төрләндерелгән хис-тойгылардан өстен булып, һәр шигырендә халкыбызны уйланырга, кылган эш-гамәлләребезгә нәтиҗә ясарга, гыйбрәт алырга өндәгән  гамьле шигъри сүзе белән әсир итте ул мине. Әле шунысы сөендерә: иҗаты белән гел эзләнүдә, шигъри табышлар юлында Гөлүсәбез. Тәүге китабыннан соң үткән соңгы өч елда «Казан утлары», «Идел», «Мәйдан» журналларында әледән-әле дөнья күргән шигъри күчтәнәчләрен күздә тотып әйтүем. Үзе нәтиҗәле иҗат итүе бер хәл әле, Әтнә төбәгендәге шигъри җанлы егет-кызларны иҗатка дәртләндереп торуны, аларга тәүге әдәби чирканчык алдыруны да үз өстенә алган шагыйрә кызыбыз ул!

Заманында һәр районда диярлек әдәби түгәрәкләр, иҗат берләшмәләре эшләп килә иде. Башлап каләм тибрәтүчеләрнең шигырь-хикәяләрен туплаган «Беренче карлыгачлар», «Кызлар җыры» кебек җыентыклар әледән-әле басылгалап торды. Тик соңгы вакытта Совет заманындагы мондый уңай гамәл онытыла төшкән иде сыман. Һәм менә бу онытыла төшкән күркәм гамәлне якташларым – әтнәләр, бу төбәкнең бүгенге көндәге шигърият әйдәманы – Гөлүсә Батталова яңартты.

Инде берничә ел инде «Әтнә таңы» район газетасы редакциясе каршында шигъри җанлы журналист Сүрия Мингатина җитәкчелегендә «Күңел чыңы» дигән иҗат берләшмәсе уңышлы гына эшләп килә. Шактый өметле каләм тибрәтүчеләр бар әдәби берләшмәгә йөрүчеләр арасында. Һәм аларның күркәм иҗат җимешләрен туплап, бер китапчык чыгарып булмасмы дип шактыйдан хыялланып йөрделәр. Ниһаять, уй-хыяллары чынга ашты. «Яз» нәшриятында Әтнә төбәгенең башлап каләм тибрәтүче шагыйрьләрнең «Күңел чыңы» исеме белән тәүге күмәк җыентыгы дөнья күрде. Анда Сүрия Мингатина, Гөлнара Корбанова, Надия Вәлиева, Оркыя Фәсхиева, Гөлзадә Сафина, Рүзия Камаева, Фәридә Хәсәнова, Раилә Нигъмәтҗанова, Гөлүсә Галимҗанова, Гөлфия Шиһапова, Энҗе Хөсәенова, Раилә Корбанова, Мөнир Шакировларның йөздән артык шигъри тәлгәшләре тупланган. Китапка күренекле шагыйрь Ләбиб Лерон кереш сүз язган. Язмабызны да аның бу китапка язган хәер-фатихасы белән төгәллисе килә: «Әтнә иҗат берләшмәсе әгъзаларының «Күңел чыңы» еракларга таралсын, йөрәкләрдән йөрәкләргә агылсын». Иҗат офыкларыгыз тагын да киңәйсен, «Күңел чың»ындагылар!

            Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий