Авыл мәктәбенең мөмкинлекләре чикле шул

Апрель аенда мәктәбебездә күренекле авылдашыбыз – педагог, дәреслекләр авторы, методист, балалар язучысы һәм дә егерме елдан артык “Совет мәктәбе” (хәзерге «Мәгариф») журналында әдәби редактор булып эшләгән Гасыйм ага Лотфиның тууына 120 ел тулу юбилеен зурлап билгеләп үтәрбез, аның педагогик һәм иҗади эшчәнлегенә багышлап фәнни-гамәли конференция оештырырбыз дип уйлаган идек. Тик коронавирус зәхмәте аркасында насыйп кына булмады шул. Шулай да мәктәптә Гасыйм Лотфига багышлап әдәби почмак ясап куйдык, конференциясен генә үткәрергә җитешми калдык – вакыйгалар бик тиз үзгәреп китте шул…

Дистанцион укытуга без әзер түгел идек, эшли-эшли өйрәнәбез. Иң зур проблема: Интернетның начар эшләве. Шунысы да бар: Интернет әйбәт эшләгән төбәкләрдә балалар да, бездәй укытучылар да дистанцион укытуга тиз ияләштеләр, ахры. Алардан артык зарлану сүзләре ишетелми. Тик шулай да авыл укытучыларының күпчелеге, шул исәптән үзем дә, Интернетның тизлеге бик начар җирдә. Шалтыратмаган, язмаган җир калмады – файдасы гына юк. Балаларга башта кызык иде, алар да, әти-әниләр бигрәк тә хәзер ялыга башлады. Укытучыларга нагрузка бик күпкә артты. Биремнәр җибәреп кенә ятмыйбыз, ватсап аша да, өй телефоны белән дә, платформалардан да һәр балага чыгабыз. Бу хәлләр узып китсә, болай укытуга бик күп игътибар бирелер, дип уйлыйм. Быелгы апрель аенда укучылар, педагоглар, ата-аналар кичергән-күргәннәрдән үзе бер китап язарлык! Минем улым Казанда лицейда эшли, аларда бөтенләй башка дөнья: йөзәрләгән балага берьюлы дәрес бирәләр, әллә нинди программалар белән белемнәрен тикшерәләр. Ә бездә!?. Киләчәк шундыйлар кулында булыр, дип уйлыйм.

Миләүшә ХАФИЗОВА, Әтнә районы Иске Өҗем төп  мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары,”Авыл укытучысы-2015” конкурсы призеры

Добавить комментарий