Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2018» конкурсының II этап нәтиҗәләре

Инде быел бишенче тапкыр уздырылучы «Авыл укытучысы» бәйгесе чын мәгънәсендә авыл мөгаллимнәренең һөнәри осталыгын ачыклауда педагогик мәйданчык булды дисәк, һич арттыру булмас. Аның I этабына тәкъдим...

Инде быел бишенче тапкыр уздырылучы «Авыл укытучысы» бәйгесе чын мәгънәсендә авыл мөгаллимнәренең һөнәри осталыгын ачыклауда педагогик мәйданчык булды дисәк, һич арттыру булмас. Аның I этабына тәкъдим ителгән темалары ук шактый киң колачлы, көн кадагына суга торган, эзләнүне, еллар буе туплаган педагогик тәҗрибәне гомумиләштерүне сорый торган иде. Шуңамы, мәгаллимнәребезнең берише каушабрак та калды шикелле: әлеге бәйгебездә катнашучылар санының узган елларга караганда беркадәр кими төшүен шуңа юрадык. Әмма килгән эшләрнең күбесе бик тә үзенчәлекле иде. Шуңа да жюрига алар арасыннан 30 язманы сайлап алу шактый катлаулы һәм матавыклы булды. Ә инде иң иҗади эшләүче шушы 30 мөгаллимнең II этапка дип юллаган дәрес һәм сыйныфтан тыш чара эшкәртмәләре берсеннән-берсе кызыклы һәм заманча иде.avyl-ukytuchysy-18_kvadrat


Тәкъдим ителгән темалары ук үзенчәлекле иде шул: мәшһүр рус язучылары Л.Толстой һәм К.Симонов, кыргыз әдибе Ч.Айтматов, татар балалар язучысы А.Алиш иҗатларын колачлаган, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан да иде алар. II этапка «Төгәл фәннәрдә җирле материалларны файдалану» дигән теманың да тәкъдим ителүе быелгы бәйгедә математика укытучыларының да күпкә активрак катнашуына этәргеч бирде, күрәсең. Республикабызның математика укытучылары арасында төгәл фәннәрне дә газиз туган телебездә укыта алырдай үткен каләмле, телчеләр белән бил алышырдай новатор мөгаллимнәребезнең әле барлыгына сөенеп, шул ук вакытта беркадәр шөбһәләнеп тә куйдык. Ничек тә аларны саклыйсы, милли җанлы математикларыбызга лаеклы алмашны күбрәк әзерлисе иде. Ни аяныч: соңгы вакытта математика, физика, химия фәннәреннән укучыларны БДИга әзерлисе бар дип, хәтта күпчелек татар авыл мәктәпләренең югары сыйныфларында бу фәннәрдән дәресләрне русча укытуга күчеп барабыз бит.


Мәртәбәле жюри, II этапка килгән бар эшләрне дә кат-кат анализлап, энә күзеннән үткәргәннән соң, иң яхшы дип табылган 10 эшне сайлап алды, һәм аларның авторлары «Авыл укытучысы – 2018» конкурсының III этабында катнашу хокукына ия булды. Менә алар:


Гөлчәчәк ӘГЪЗАМОВА, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы


Вафия КӘРИМУЛЛИНА, Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы


Алсу НУРЕТДИНОВА, Әгерҗе районы Кичкетаң урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы


Наилә САДРИЕВА, Мамадыш районы Түбән Ушмы урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы


Светлана ФАЗЫЛОВА, Мөслим районы Мөслим лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы


Мөнирә ХАҖИПОВА, Лениногорск районы Иске Иштерәк төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Иркә ХӘБИБУЛХАКОВА, Сарман районы Петровка заводы урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары


Алсу ХӘМИДУЛЛИНА, Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Гүзәл ХӘМИДУЛЛИНА, Кукмара районы Н.Сәмигуллин исемендәге Мәчкәрә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы


Лилия ЮНЫСОВА, Тукай районы Новотроицк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы


(II этап җиңүчеләренең конкурска җибәргән язмалары белән журналыбызның сентябрь санында таныша аласыз.)


Алда исә – мастер-класслар бәйгесе. Анда II этапта җиңгән ун укытучы үзе укыткан предмет буенча һөнәри әзерлеген, педагогик осталыгын, ФДББС таләпләрен ничек белүен һәм аудитория белән эшли алу сәләтләрен күрсәтергә тиеш була. Жюри, мастер-классларны бәяләп, абсолют җиңүчене, II һәм III урын алучыларны һәм номинантларны игълан итәчәк.


III этапны уздыру урыны һәм көне турында катнашучыларга өстәмә хәбәр ителәчәк.


Барчагызга да иҗади уңышлар юлдаш булсын!


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ