Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы – 2019»

Җәйнең беренче ае сизелмичә, безгә кулын да селтәмичә китеп тә барды. Күңелләрдә көннәренең кызу матурлыгын да, яңгырлы салкыннарын да калдырды. Июньдә беренче җиләкләр җыелды, беренче кыярлар өзелде....

Җәйнең беренче ае сизелмичә, безгә кулын да селтәмичә китеп тә барды. Күңелләрдә көннәренең кызу матурлыгын да, яңгырлы салкыннарын да калдырды. Июньдә беренче җиләкләр җыелды, беренче кыярлар өзелде...
Җәйнең беренче ае тәмалану – «Мәгариф» редакциясе өчен «Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең беренче этабын йомгаклау да. Бәйге башлану турында 3–4 ай алдан хәбәр итә башласак та, ни хәйран хатларның иң күп өлеше соңгы көнне генә түгел, ә соңгы минутларда килеп ирешә. Моны инде авыл укытучысының, чыннан да, вакытының тыгыз булуы, һәрнәрсәгә өлгерергә тырышуы белән генә аңлатып була. Июльнең беренче атнасы редакция хезмәткәрләренә нәкъ урак өсте кебек. Һәрбер хатны почтадан алып барларга, теркәргә, иҗат эшләрен антиплагиат программасы аша чыгарып, сайтка әзерләргә кирәк. Чөнки конкурсның нигезләмәсе буенча бәйгегә килгән эшләр 1–31 нче июльдә magarif-uku.ru сайтының «Методик кабинет» бүлегендә (РУС/ТАТ) укучылар хозурына тапшырылырга тиеш. Һәм менә бүгеннән авыл укытучыларының беренче эсселәре басыла башлаячак.
«Авыл укытучысы – 2019» бәйгесенең беренче этабына күз салу нәрсәне күрсәтә? 1 нче июль иртәсендә конкурс почтасында нәкъ менә алдагы көнне генә килгән 101 (!) хат «мине ач, мине ач» дип көтеп тора иде. Моңа хатле инде 50 гә якын язма алынган иде. Соңгы саннар барлык хатлар да укылып, тикшерелеп беткәч кенә билгеле булачак.
I этапта катнашучылар редакция тәкъдим иткән 4 теманың берсенә эссе язып җибәрергә тиеш иделәр.
Менә алар:
1. Татар халкының үсеш стратегиясендә милли мәктәп язмышы.
2. WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты укучыларның эшче һөнәрләрен сайлауда нинди роль уйный?
3. Җәмгыятьтә укытучының абруен ничек күтәрергә?
4. Төгәл фәннәрнең тормыштагы урыны.
Беренче карашка, язмаларда күпчелек өченче темага өстенлек бирелгән. Икенче теманы яктыртучылар да бар гына. Иң шатландырганы, быел бәйгедә катнашучыларның географиясе дә бик киң: Татарстанның һәр район мәктәбеннән диярлек хатлар бар. Һәм тагын бер сөенечле хәл – «Авыл укытучысы – 2019»  бәйгесендә 3 ир-ат укытучы да катнаша.
I этапка йомгак июль азагында ясалачак, анда җиңгән 30 катнашучы Гран-при өчен сынашуларын дәвам итәчәкләр. II турга үтүчеләрнең исемлеге «Мәгариф» журналының август санында игълан ителәчәк.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ