Азнакайча «перезагрузка»

Бу төбәкне башкалардан аерып торган үзенчәлекләр турында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева белән сөйләшәбез.

Зөлфия Солтангир кызы ГЫЙЛӘҖЕВА Әлмәт районы, Салкын Чишмә авылында туган. Чаллы педагогия институтының педфагын тәмамлый. Җәлилнең үзе укыган 2 нче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта. Бистәдә гимназия ачылгач, директорның укыту эшләре буенча урынбасары була. Сарман районы мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнә. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында гомумбелем бүлеге җитәкчесе булып эшли. Азнакайның 7 нче гомуми урта белем мәктәбен җитәкли. Соңгы ике елда – Азнакай район мәгариф бүлеге башлыгы.

«Ел хатын-кызы – Ел ир-аты» бәйгесендә «Лидер хатын-кыз» номинациясе лауреаты. Кияүдә, ике кыз үстерә.

 

Грант – матди терәк

… Мәгариф идарәсе җитәкчесе белән без ул Мәлбагыш авылы мәктәбендә шахмат зонасы ачып һәм район мәдәният йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган тантанада катнашып кайтканнан соң очраштык.

– Зөлфия Солтангировна, соңгы көннәрдә халык җыеннарында еш йөрисез икән. Райондашлар мәгариф өлкәсенә кагылышлы нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

– Чыннан да, шушы араларда гына 12–13 авылда булдым. Элеккеге тәҗрибәдән чыгып карасак, мондый очрашуларда халык нәрсәдән дә булса канәгатьсезлеген белдерә яки укыту-тәрбия өлкәсен тәнкыйтьләп ала торган иде. Бу юлы Чалпыда һәм Әсәйдә ике генә сорау булды. Әйтик, 2009 елдан бирле укучылар йөртүче мәктәп автобусын алыштыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Безнең 24 автобусыбыз бар, шулар атна дәвамында авыллардан балаларны база мәктәпләренә йөртә. Аларны карап, алыштырып торабыз. Әле тагын Казаннан ике яңа автобус кайтты. Шулар бәрабәренә Чалпы һәм Кәкре Елгадагы автобусларны яңартачакбыз. Икенче елга тагын заявка әзерлибез.

– Сез җитәкләгән «мәгариф хуҗалыгы»на киңрәк күз салыйк әле.

– Бүгенге көндә Азнакай районындагы 23 мәктәпнең берсе төп белем бирү мәктәбе булса, калганнары – гомуми урта белем мәктәпләре. Ике-өчтән башлап, 15 балага кадәр укучысы булган 7 башлангыч мәктәп, 55 балалар бакчабыз бар. Ике-өч бала йөри торган бакчалар да бар әле бездә. Аларның берсен дә япмадык. Әйтик, Чубар Абдулдагы зур гына бинада – ике, Буралыда тугыз бала тәрбияләнә.

Укытучылар составына килсәк, райондагы 610 укытучының 48 е, 23 җитәкченең 12 се ир-ат. Бу инде бер яктан аңлашыла да кебек. Нефть төбәге булгач, күпчелек ир-егет нефть тармагында хезмәт куя. Алай да мәктәпкә ир-егетләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Соңгы вакытта 4 егетебез максатчан программа буенча югары педагогик уку йортларында белем ала. Укуларын тәмамлагач, аларны үзебездә көтәбез. «Земский учитель» федераль программасы буенча гариза биргән идек. 2021 елга ике укытучыбыз үтте. Димәк, ике гаилә торак шартларын яхшыртачак дигән сүз. Минемчә, ир-егетләрне мәктәпкә китерү өчен кирәк булган төп шарт – аның гаиләсе шөкер кылырлык югары хезмәт хакы алуын тәэмин итәрлек мөмкинлекләр тудырып була. Мәктәптә укытыла торган сәгатьләрдән тыш, түгәрәкләр биреп, өстәмә хезмәт күрсәтү юлын табарга, грантларда катнашырга мөмкин. Безнең бөтен мәктәпләр дә «Татнефть» АҖ грантларына гариза бирделәр. Фе-
дераль грант отучыларыбыз да бар. Әйтик, 2019 елда демографик милли проект буенча яңа балалар бакчасы төзү мөмкинлеге алган идек. Узган ел шул хисапка 21 нче бакча ачылды. Әлеге коллектив, район мәгариф идарәсе белән берлектә, федераль проектта катнашып, 1 млн сумлык грант отты. Хәзер анда әти-әниләр өчен консультация үзәге ачылды. Биредә атна саен балалар бакчалары мөдирләре белән семинарлар уздырабыз. Әлмәт, Ютазы, Сарман районнарының бакча мөдирләре белән берлектә төбәк семинарлары да шушында уза. Әле күптән түгел генә Әлмәт, Баулы педагогларын кабул иттек. Район прокуроры катнашында узган соңгы семинарларның берсе, мәсәлән, имин булмаган гаиләләрне иртә ачыклауга багышланды.

Узган ел өч балалар бакчасында һәм бер мәктәптә республика
программасы буенча капиталь ремонт үтте. Кәкре Елга авылында
балалар бакчасы «Татнефть» ярдәме белән төзекләндерелде. 10 нчы
«Алтынчәч» балалар бакчасы коллективы ремонттан соң җилкенеп, тагын да иҗадирак эшләүгә күчте һәм, «Туган телдә эшләүче иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгесендә җиңеп, 500 меңлек грантка ия булды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Туган телдә белем бирүче иң яхшы укытучы» бәйгесендә дүрт педагогыбыз грант отты. 123 меңлек грант отучы мәктәбебез дә бар. Анысы – татар телендә белем бирүче Актүбәнең 3 нче гомуми урта мәктәбе.

 

Укучыга бер миллион

– Мәктәпләр элек-электән зур көндәшлектә яшиләр иде. «Мәгариф» журналында эшләгәч, без уку йортлары арасында гына түгел, укытучылар арасында да көндәшлекнең көчле булуын күзәтеп торабыз. Үзләренең сыйфатлы дәрес эшкәртмәләрен матбугатка чыгарып, башкалар белән уртак-
лашырга теләмәү – хәзер гадәти күренеш. Сездә бу яктан эшләр ничегрәк тора?

– Азнакайда «Перезагрузка» проекты уңышлы эшли. Без «Минем мәктәп кенә алдынгы булырга тиеш!» дигән фикерне өнәмибез. Чөнки ахыр чиктә барыбыз да район күрсәткечләрен яхшырту өчен тырышабыз бит. Узган ел укучыларның төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында безнекеләр 37 җиңү яулаган икән – бу уртак мактаныч түгелме? «Перезагрузка» ничек эшли, диярсез. Гади генә әйткәндә, бездә яхшы нәтиҗә күрсәтүче мәктәп бу мәсьәләдә үзеннән кайтышларга ярдәм итә. Мәсәлән, ел саен унар медалисты булган 4 нче мәктәп БДИ күрсәткечләре түбәнрәк булган икенче бер мәктәп белән кулга-кул тотынып эшли икән, моннан барыбыз да чын-чынлап отабыз гына. Лидер мәктәп семинарлар уздыра, алдынгы укытучылар дәресләргә керә, балалар белән консультацияләр уздыра, ягъни шефка алган мәктәпнең күрсәткечләрен яхшырту өчен бөтенесе бер булып тырыша. Мисал өчен, бер укытучы профильле математикадан ел саен яхшы күрсәткечләр бирә, ди. Без ул педагог янына БДИга әзерләнә торган барлык укучыларны консультациягә җыябыз. Бу – үзеннән-үзе район буенча БДИ нәтиҗәләрендә дә чагыла. Узган ел, мисал өчен, 128 бала төрле фәннәрдән 80 нән югарырак балл туплады. Раил Сабирҗанов биология-химиядән 98–99 балл, Тымытыктан Алсу Әхмәтгәрәева рус теленнән 100 балл җыйды. Күрсәткечләрнең, алдагы ел белән чагыштырганда, югарырак булу шатландыра, билгеле. Шулай да республика күрсәткечләре белән янәшә куйганда, кайбер фәннәрдән азрак чигенеш булды.

Шунысына сөенәбез: пандемиягә бәйле беренче катлаулы чорда укытуны оештыруда тоткарлыклар булмады. Бу эштә район җитәкчелеге дә, нефтьчеләр дә читтә калмады. Булыштылар. Хәтта өйләрендә ике ноутбук булган җитәкчеләр, берсен алып килеп, мәктәпләргә бүләк иттеләр. Шундыйларның саны 41 гә җитте. Җәмгысы гаиләләргә 183 гаджет тапшырдык. Шөкер, районда бөтен нәрсәгә комплекслы карау бар. Ахыр чиктә бөтенесе берсе берсенә бәйләнгән бит. Бездә һәр мәктәпның шефы бар. Әйтик, «Нефтемаш» заводы 2 нче мәктәпкә, ә «Азнакайнефть» идарәсе берничә мәктәпкә беркетелгән. Алар ремонт вакытларында буяу, агач материаллар белән булышалар, уку өчен кирәкле җиһазлар алганда ярдәм күрсәтәләр, Яңа ел алдыннан мәктәп биналарын бизәүдә катнашалар. Квартал саен шефлар белән очрашу, эшләнгән эшкә хисап тоту һәм район башлыгы исеменнән аларга Рәхмәт хатлары тапшыруны гадәткә керттек. Район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин зур кайгыртучанлык күрсәтеп, бу хезмәттәшлекне үз контролендә тота.

– Кайбер шәһәр, район җитәкчеләре шәхси грантлар белән дә укытучылар һәм укучыларны сөендерәләр.

– Бездә район башлыгының грантлары бик күп. Марсель Зөфәровичның Азнакайда эшләү чорында 332 медалист аның грантына ия булган. Олимпиадаларда җиңүчеләр, аларны әзерләгән укытучылар да шундый ук игътибардан читтә калмый. Былтыр ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан район башлыгы «100 педагогка –
100 премия» конкурсы игълан итеп, җиңүчеләргә сертификатлар тапшырды. Мин менә моны безнең районны башкалардан аерып торган тагын бер сыйфат дип әйтер идем.Соңгы вакытларда администрация эшчәнлегендәге тагын бер үзенчәлеккә гаҗәпләнеп тә, шатланып та карыйм: район башлыгының бер генә эшлекле дүшәмбесе дә (атналык планёрка) балалардан башка үтми. Кемдер олимпиададан җиңеп кайткан, кемдер конкурста алга чыккан… Узган ел шундый очрашуларның иң истә калганы Бөтенроссия «Большая перемена» конкурсы белән бәйле булды, дип әйтә алам. Азнакайның 3 нче мәктәбендә белем алучы 11 нче сыйныф укучысы – «WorldSkills» чемпионатының Татарстан җыелма командасы әгъзасы –Альбина Әхмәтова, әлеге конкурста җиңеп, миллион сум откан дүрт баланың берсе иде. Кызны әлеге бәйгегә укытучысы Рөстәм Раил улы Сәетов әзерләде.

– Сәләт сатып алынмый, талант талап алынмый, диләр шул. Аларны бары тик Азнакайдагы кебек үстереп кенә буладыр.

– Сәләтле балалар дигәннән, районда төрле юнәлештә уңыш казанган балаларга «Чулпан» премиясе тапшыру – озак еллардан бирле дәвам итүче матур традицияләрнең берсе. Алар арасында уку алдынгыларын да, спортчыларны да, җырчы-музыкантларны да, экологларны да, яшь журналистларны да күрә алабыз. Бу премиянең матди ягын спонсорлар күтәрә.

Маганов клонлаштыру ягында

– Азнакайда спонсорларга кытлык булмаска тиеш инде. Юкка гына районның язмышы җитмеш елдан артык кара алтын белән бәйләнмәгән бит.

– Сүз дә юк, «Татнефть» АҖ ярдәмен һәрдаим тоеп яшибез. «Татнефть» АҖ экология өлкәсендә яңа инновацион проектка нигез салгач, Мәлбагыш, Победа авыллары мәктәпләрендә һәм Актүбә бистәсенең 2 нче мәктәбендә үсемлекләрне клонлаштыру буенча заманча лабораториясе булган биология кабинеты эшли башлады. Мәктәпкә янкорма итеп эшләнгән әлеге лаборатория фәнни-тикшеренү институтларыныкына биргесез. Яшь биологлар «IN VITRO» технологиясен кулланып, микроклонлаштыру ярдәмендә биоматериалдан алынган үсентеләр үстерү белән шөгыльләнәләр. Биредә фәнни-тикшеренү һәм гамәли эшчәнлек өчен бөтен шартлар да тудырылган. Аны бары интерактив такталар, махсус өстәлләр, лаборатор эшләр өчен кирәк җиһазлар – электрон стереоскопик микроскоплары булган лаборатория рәвешендә генә күз алдына китерсәгез, ялгышасыз. Ул парогенераторлары, стерилизаторлары, киптерү шкафы, дистиллятор, электрон үлчәүләре, җылыткычлары һ.б. булган тулы бер комплексны тәшкил итә. Әлеге лабораториядә эшләүче ак халатлы егетләр, кызларны 9–10 нчы сыйныф укучылары гына димәссең. Алар киләчәктә үзләре үстергән үсентеләр ярдәмендә Азнакай районын экзотик яшеллеккә төрер дигән өмет белән яшибез. Шул ук вакытта әлеге агачларны «Татнефть» тә сатып алырга вәгъдә итә. Бусы инде мәктәпләрнең исәп-хисап счётына акча керә, һәм алар үзләренең матди-техник базасын ныгыта алачак, дигән сүз. Бүгенге көндә биредә каен, сирень, кара бөрлегән, канәфер, усак һ.б. күп кенә үсемлекләр туклыклы җирлектә (средада) шытым биреп яталар. Аннан аларны туфракка җайлашыр өчен теплицага, ә алга таба питомникларга күчерәчәкләр. Победа мәктәбендә исә бөҗәкләр үрчетәләр. Биредә бик зур колба-аквариум урнаштырдылар. Әлегә бөҗәкләрнең Америкадан кайтканын көтәбез. «Татнефть»нең генераль директоры Наил Өлфәтович Маганов бу лабораторияләрнең эшчәнлеге белән үзе кызыксынып, безне атна саен аларның эшчәнлек рейтингы белән таныштырып тора. Әлегә безнең Мәлбагыш, Актүбә мәктәпләре алда бара. Көньяк-көнчыгыш төбәктә бу юнәлештә лидер булулары белән укучыларыбыз да, без дә горурланабыз. Билгеле, Мәлбагышта химия-биология, аграрий, урман хуҗалыгы юнәлешләре өстенлек итсә, дөресрәк тә булыр иде кебек. Нефть төбәге булсак та, без беренче чиратта җир кешеләре. Шуңа күрә дә һәр мәктәптә җиләк-җимеш, яшелчә, салат, редиска, кара бөрлегән үстерелә бит.

Һәр җитәкчегә – бер бала

– Азнакай өчен хас булган кызыклы проектларны барлаганда «Җәмәгать тәрбиячеләре»нә тукталмасак, дөрес булмас кебек. Яхшы укыган, тәрбияле, сәләтле бала белән эшләве педагогларга рәхәт, билгеле. Әмма тормыш булгач, берәүгә дә сер түгел, арада балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучылары да, матди яктан авыр хәлдә калучылар да, имин булмаган гаиләдә үсүчеләр дә очрап тора бит…

– «Җәмәгать тәрбиячеләре» менә шул чынбарлыкны исәпкә алып барлыкка китерелде дә инде. Аның эшчәнлеген район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, моңа кадәр 20 елдан артык мәгариф идарәсен җитәкләгән Дамир Рашатович Гыйләҗев үз күзәтүендә тота. Җәмәгать тәрбиячесе сыйфатында карате яисә ат спорты мәктәбе тренеры да, район җитәкчеләре дә булырга мөмкин. Бездә район башлыгының да, социаль мәсьәләләр буенча урынбасарның да, прокурорның да һәрберсенә аерым беркетелгән шундый балалар бар. Җитәкчеләребез барысы да җиңел сөяклеләр: йөгерәләр дә, чаңгыда да чыгалар, хоккей, волейбол да уйныйлар. Иң мөһиме: кая барсалар, нәрсә белән шөгыльләнсәләр дә үзләре белән әлеге балаларны алып йөриләр. Әйтик, Актүбәдә бер кыз баланы ялгыш юлга басудан коткару өчен мәҗбүриләп диярлек ат спорты мәктәбенә яздырганнар иде. Бара торгач, шеф-тренеры ярдәмендә спортның шул төренә ул «башы-
аягы» белән чумды. Хәзер инде ярышлардан кайтып керми дисәк тә була.

Без ата-аналар белән эшләүгә игътибар бирергә тырышабыз. Барыбызга да билгеле, психологик яктан шактый катлаулы чорда яшибез. Шуны истә тотып, 7 нче мәктәптә «Гармония» психологик хезмәте оештырып җибәрдек. Ул бик кирәкле эш булып чыкты. Бу – түләүсез хезмәт. Анда әти-әниләр алдан язылып, баласы белән бергә билгеләнгән вакытта психологлар, педагоглар белән очрашалар. Шул ук вакытта психологлар, үзләре дә мәктәпләргә чыгып, «Психологик десант»лар оештыра. БДИга әзерлек чорында алар ярдәмендә тренинглар уздыру да гадәти хәл. Тормышның зур тизлектә баруы, гаджетларның тәэсире һәм башка сәбәпләр аркасында ата-ана белән бала арасында психологик аңлашу кыенлаша бара. Менә шундый киеренкелекне йомшартуда гап-
гади чишмә дә үз ролен үти, дисәк ышанырсызмы? Бездә һәр мәктәпнең үз чишмәсе – үз кизләве бар. Мәсәлән, мин эшләгән 7 нче мәктәпнеке «Каенкай чишмәсе» иде. Менә шунда укучылар, укытучылар, әти-әниләре белән бергәләп оештырылган экологик өмә үзе бер бәйрәмгә әйләнә. Пешекчеләр олы казаннарда ботка пешерә, чәй кайната. Бер елны шундый өмә вакытында чишмә буендагы каенлыкка 78 сыерчык оясы урнаштырып кайткан идек. Чишмә бәйрәмен һәр мәктәп үзенчә оештыра, тик максаты бер – балаларны табигатькә, ата-аналарны балаларга якынайту.

 

Расиха ФАИЗОВА
Фото: Юлия КАЛИНИНА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.