Логотип Магариф уку
Цитата:

Азов диңгезе кара диңгез белән очрашкан урында

Дөньяда пандемия игълан ителгәннән соң, быел диңгез буйларын күреп булмас инде дип уйлаган идек. Йөремсәк күңел түзәмени. Бу юлы автомобильгә балаларыбызны утырттык та иксез-чиксез илебезнең көньягына...

Дөньяда пандемия игълан ителгәннән соң, быел диңгез буйларын күреп булмас инде дип уйлаган идек. Йөремсәк күңел түзәмени. Бу юлы автомобильгә балаларыбызны утырттык та иксез-чиксез илебезнең көньягына таба чыгып киттек.

Тамань ярымутравының өч могҗизасы. Әллә унмы?
Медузалар туе. Һәр сәяхәткә Интернеттан азмы-күпме мәгълүмат алып кузгала торган гадәтебез бар. Бу юлы аннан Азов диңгезенең суы Кара диңгезнекенә караганда җылырак икәнен белдек тә навигаторны Краснодар краена көйләп куйдык. Менә ул без алтын сыман комында кызынып, майдай җылы сулы диңгезендә коенасы Голубицкая станицасы! Бу юлы киң пляж буендагы кунакханәдә тукталырга булдык. Ашкынып, комы кабырчыклар белән бизәлгән ярга чыксак, ни күрмәк кирәк: аны буеннан-буена медузалар басып алган. Монда ел саен ял итүчеләр аңлатты: соңгы елларда Россиянең куанычына әйләнгән Кы-рым күперен төзегәндә, Төньяк Кырым каналы ябылу сәбәпле, Азов диңгезенең тозлылыгы үзгәреп, суның температурасы күтәрелгән. Җылы суда рәхәтләнеп үрчегән шул койка кебек хәшәрәтләр. Бу хәл җирле халыкны, бигрәк тә кунакханә хуҗаларын борчуга салган, билгеле. Ял итүчеләр медуза «казанында» кайнарга бик ашыгып тормыйлар шул. Алай да диңгез буенда суга кермичә утырып булмый. Ирем –  малайны, мин кызны күтәрдек тә эчкәрәк кереп киттек. Анда ул чиркангыч җанварлар азрак күренә. Алай да тәнеңә тиеп китсә, кычыткан кебек, өтеп алуын көт тә тор. Ә менә монда ел да ял итүчеләрнең аларга әллә ни исләре китми. Хәтта балалары, кечерәк медузаларны кулларына алып, чиләккә салып уйныйлар. Корнерот дип аталган зурларына бик якын килмиләр, билгеле.
Галимнәр, мондый медузалар кеше тормышы өчен куркыныч түгел дип әйтәләр әйтүен. Тик бу урын барыбер ял итү өчен рәхәт түгел, дип матуррак урын эзләп киттек. Без андый җирне Ахтаниз култыгында таптык. Шаккатмалы хәл: су өстендә – лотос үзәнлеге. Болар монда гомер-гомергә яшәгән чәчәкләр түгел. Узган гасырның 80 нче елларында бер биолог аларны тәҗрибә өчен Һиндстаннан алып кайтып «утырткан». Исәбе Краснодар краеның барлык диңгез лиманнарын су лотослары белән каплатып алу булган. Гаҗәеп матур бит. Казак ерымы буйлап көймә белән һинд чәчәкләренә якынрак килсәң, аларның без күнеккәнчә су өстендә ятмыйча, юан ботакларда өскә күтәрелеп торуын күрәсең. Диаметрлары 10-15 сантиметрга җитә. Күзләрне камаштырып, июль уртасыннан август ахырына кадәр чәчәк атып утыралар икән. Берәүләре әле ачыла гына, икенчеләре инде коела. Кытайлар белән японнар лотосның тамырларын, орлыкларын, яфракларын, хәтта серкәчләрен ашыйлар, дип сөйләде безгә көймәле гидыбыз. Биредә исә лотос Кызыл китапка кертелгән. Бер чәчәкне генә өзсәң дә, зур күләмдә штраф салырга мөмкиннәр. Хәер, алай эшләргә кирәкмидер дә. Нигә дисәң, өзелгән чәчәкнең гомере бары тик 10-30 минут кына икән. Бу инде өеңә дә алып кайтып җиткерә алмыйсың дигән сүз.

Һинд мигранты. Җирле халык табигатьнең бу матур могҗизасын акча эшләү өчен файдалана. Көймә ялламасаң, лотос үзәнлегендә йөри алмыйсың. Мондый экзотиканы диңгезнең башка лиманнарын да күреп булмый. Аларда су тозлы. Ә Ахтанизның (мин аны төркиләр телендә Ак диңгез булгандыр дип исәпләдем) суы төчеләнсен өчен, биредә яшәгән казаклар 200 еллар элек бик нык тырышкан. Алар көрәк, кәтмән белән казып, озынлыгы 32 чакрым, тирәнлеге 20 метр булган канал казып, төче сулы Кубань елгасын Ахтаниз белән тоташтырганнар. Шулай итеп биредәге виноград куакларын, яшелчәләрне сугару өчен җитәрлек төче су запасы булдырылган. Бер уңайдан анда төче су җәнлекләре үрчегән. Лотос үзәнлеген тамаша кылып йөргәндә, без су күсесе (ондатра), су коңгызы, ташбака, еланнар, әлбәттә инде, акчарлак, каз-үрдәкләрне, пеликаннарны якыннан күзәттек.
Утыз Үле диңгез. Тамань ярымутравының тагын бер үзенчәлеге – ләм вулканнары. Аларны анда утызлап санарга була. Кайберләре янына туристлар файдаланырлык уңайлыклар тудырып куйганнар. Ләме бик йомшак, температурасы 25 градустан төшми, дәвалау үзлекләренә ия. Составында бром, углеводород, йод бар. Баксаң, бу сыйфатлары буенча алар бары тик Үле диңгез ләменнән генә калыша икән. Күпләр монда нәкъ менә ләмдә аунап  дәвалану өчен килә.
Чучка – кайда да чучка. Россиянең иң ерак  көньяк-көнбатыш ноктасы да шушы утрауга бәйле. Ул Ахиллеон борыныннан башланып унсигез чакрымга сузылган Чушка толымында. Көлмәгез, әгәр. Чыннан да диңгез эченә ком юлы булып кергән ул тасма толымга охшаган. Ә исемен аңа борын заманнарда бу төбәкләрдә яшәгән төрки халыклар кушкан. Ул заманнарда диңгез дулкыннары ком белән бергә мондагы күпсанлы дельфиннарны да ярга чыгарып ата торган булган. Җирле халык менә шуларны чучка дип атаган да инде. Совет чорында биредә нефть продуктлары, ашламалар озату өчен «Кавказ» дигән порт-бистә төзелеп, тирә-юньнең экологиясенә зур зыян салынган. Шуннан соң анда яшәүчеләр күпләп ярымутрауның башка төбәкләренә күчеп китә башлаганнар. Чучка борыныннан торып, Кырымны, Кырым күперен күзәтергә була.

Кая карама – борынгы  бабаларыбыз эзе
Менә, ниһаять, без ярымутрауның төп кала­сы – Таманьда. Азов диңгезе (борынгы исеме Азак диңгезе) белән Кара диңгез очрашкан урын бу. Нинди генә милләтләрнең яшәү җире булмаган ул төбәк. Тарихи чыганакларга караганда, борын заманнарда бу шәһәр урынында грек диңгезчеләре Гермонасса шәһәренә нигез салганнар. Аннан соң аларны визан­тиялеләр, хәзәрләр, госманлы төрекләре алыштырган. Безнең өчен иң кызыклы мәгълүмат: VII – IX гасырларда Азак диңгезенең шушы төбәкләрен Бөек Болгар дәүләте биләп торган. Кубрат хан хакимлек иткән чорда аның җирләре Тамань ярымутравына гына түгел, Кырым ярымутравына, хәзерге Кубань­ның зур өлешенә җәелгән. Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллинның татар һәм рус телләрендә нәшер ителгән «Кубрат хан» романында Бөек Болгарның башкаласы итеп Фанагория күрсәтелә. Ул кала болгарлар дәүләтен Визан­тия белән тоташтыра. Безгә моның тарихи чынбарлы­кка туры килүен раслау читен. Әмма кайсы гына топономик атама ко­лакка чагылса да, аның асылында төрки тел, татар теле ятканы сизелеп тора: Кызылташ култыгы, Бугаз кыегы, Камышборын һәм башкалар. Бу уңайдан рус әкиятләренә килеп кергән Тмутаракань каласының этимологиясе аеруча кы­зык. Күпләр аны таракан иле дип уйлый. Чынлыкта аның беренче исеме Таман-Тархан – Тuman (10 мең) Таrhан булган дип раслый филолог-этимологлар. Шуннан үзгәрә-үзгәрә (Тuman Таrhаn – Таматарха –Тмутаракань), ул борынгы рус кенәзлегенең башкала­сына әйләнгән.
Ярымутрау Госманлы төрекләре кулына күчкәч, XVI гасырдан калага кабат Тамань атамасы кайткан. Хәзер ул Азов, Кара диңгез буйларында, Кубаньда яшәүче казак сословиесенең үзәк шәһәре булып са­нала. Монда казакларның язучы Михаил Шолохов (дөрес, ул Дон казаклары турында яза) тасвирлаган мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре белән та­нышырга була. Тамань читендә ачык һавада дүрт урамлы Атаман туристлар комплексы корып куйган­нар. Аңа карап, казак станицасының тышкы кыяфә­тен дә, төзелеш технологиясен һәм материалларын да (мәсәлән, саман өйләрне) күз алдына китерергә мөмкин. Һәр ихатада безнең халык телендә «атлы казак» дип йөртелгән халыкның һөнәрләре белән танышырга була. Монда, балчыктан савыт-саба ясаучыларга караганда, хәрбиләр күбрәк. Атаман яки балыкчы, укытучы яки умартачы янына кунакка да кереп чыгарга була. Биек булмаган тау башына хәрби мемориал да корылган. Бу һәйкәл – Бөек Ватан су­гышындагы атаклы Тамань десанты каһарманнары истәлегенә куелган дип аңладык. Узган ел Атаманда булганда, «Казачий берег» дип аталган фестивальгә эләккән идек. Әйтергә кирәк, бу чараның татар Са­бан туеннан әллә ни аермасы юк.

Патшалар өстәленә барган тоз
Тамань белән Кырым арасы – кул сузымы гына. Су юлы белән нибары 4 чакрымлы Керчь култыгын кичеп, Керчь (кырым татар телендә Керич) ярымутравына чыксаң, тоз күлләре иленә эләгәсең. Мондагы алты күлнең берсе Кояшлык дип атала. Ярымутрауда яшәүче төрле халыклар – рус, Кырым татарлары, украин телләрендә аның уннан артык атамасы бар. Төсенә карап, Розовое дип тә йөртәләр. Ләм вулканы атканнан соң барлыкка килгән 75-100 сантиметр тирәнлектәге су чокырында бер күзәнәкле суүсемнәр һәм артемия кыслалары яши. Шул кыслалар су төсен үзгәртә икән. Көн үзәгендә ул аеруча җете күренә. Озынлыгы – 4 километр, киңлеге 3 километр чамасы булган бу күлнең тозлылык дәрәҗәсе  диңгезнекенә караганда 20 тапкырга артыграк. Аякта берәр кечкенә генә яра булса да, шундук әчеттерә башлый. Аның каравы һавасы бик әйбәт, суларга җиңел, рәхәт, ул минераллар белән туендырылганга күрә, организм өчен бик файдалы. Кырым күлләренең алсу тозы патша өстәлендә дә торган дип сөйлиләр. Булса да булыр, җил искәндә тозлы судан хәтта хуш исле миләүшә чәчәге исе килә. Әлеге тозлы күлләр, мондагы кыя борыннары, таулар белән бергә, Опус (опуск кырым татар теленнән һөдһөд кошы дигәнне аңлата) тыюлыгына керә.

Күңел кителү
Керчь ярымутравында тагын бер табигый тыюлык бар. Анысы– Азов яры буйлап 20 чакрымга сузылган Каралар тыюлыгы. Биредә союз таркалганга кадәр атом коралын сынаучы хәрби полигон һәм авиабаза урнашканлыктан, ул озак еллар ябык тора. Шун-лыктан андагы табигать борынгы кыргый хәлендә сакланып калган. Тик хәзерге туристлар аңа үз төзәтмәләрен кертә. Кая карама, кыргый ял итүчеләрдән калган чүп-чар, хәтта ертык палаткаларга кадәр аунап ята. Ябык чагында хәрбиләр генә кызына алганга күрә, Генерал пляжлары дип йөртелгән алтын сыман комлыкның хәле безнең көннәрдә менә шулай итеп бик мөшкелләнгән икән.
Мондый күренешкә без Тамань ярымутравында берничә тапкыр тап булып, күңел бик ачыргаланган иде инде. Сүз белән әйтеп аңлатып булмаслык ул әкияти урын – борын-борыннан Бугаз кыйгачлыгы дип аталган. Киң комлыклар, үтә күренмәле диңгез. Кешеләрдән ун метрлап кына ераклыкта дельфиннар күңел ача. Табигать могҗизасы, билләһи. Тик аның матурлыгы киләчәктә озак еллар күзне иркәләве шик тудыра. Эш шунда: бу җир Россиядә кайтсерфинг белән шөгыльләнү өчен иң уңай урын дип табылган. Кайтсерферлар фестивале вакытында – август аенда монда дөньяның төрле илләреннән җыелалар икән. Алар өчен берничә кемпинг кына бар, күпчелек «кыргыйларча» яшәргә мәҗбүр. Менә шулардан калган чүп-чар тау-тау өелеп ята. Күпме йөреп тә мондагы «оҗмах»ның чиста чагын күрмәдек. Кызганыч, әлбәттә.
Шуңа да карамастан балалар белән җыенып, ирекле сәфәргә чыгып китә алсагыз, сез – бәхетле. Мондый яллар, ил тарихыннан бик күп мәгълүмат биреп кенә калмый, ата-ананы балаларын якынайта, гаиләне берләштерә.
Гүзәл ӘХМӘТҖАНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ