Бәхет өчен «Хәят» кирәк!

Үз очрашуларына мине берничә мәртәбә дәшкән булсалар да, ел дәвамында бер генә мәртәбә дә «Хәят» хатын-кызлар клубының матур һәм интеллектуаль кичәләренә эләгә алганым булмады. Казаннан кул сузым ераклыгында гына булган Саба якларына әле кайтып җитеп булмый, әле «вакыт юк» ише сылтау комачау итә. Ә аннары социаль челтәрләр аша берсеннән-берсе затлы, канәгать һәм шат йөзле танышларымны, аларның бердәмлеген, янып торган күзләрен күреп ымсынып куям: «Эх, барасы булган икән!» Бүген күпләрнең аралашуы онлайнга күчкән заманда «Хәят»лылар башка юлдан атлый: тырыш гаиләләрне бер мәйданга туплап, алар белән интеллектуаль уеннар үткәрә, балалар өчен мавыктыргыч бәйгеләр оештыра, кул эшләре ярминкәләрен киңәйтә. «Хәят» тормыш дигәнне аңлата. Бу исем болай гына сайланмагандыр дип уйлыйм, чөнки әлеге клуб хатын-кызларга иң элек шәхес буларак ачылырга ярдәм итә, әни кешенең тормышын йорт-җир белән генә бәйләмичә, яңа төсмерләр белән баета.

 

Тамар тамчы ташны тишәр

Авыл гаиләләрен берләштерүче әлеге клубның әнисе – Гөлнара ханым Фәтхрахманова. Ул үзе тумышы белән Мордовия якларыннан. Берничә ел Мәскәүдә «Россия тимер юллары» компаниясе дирекциясендә юрист булып эшләгән. Ыгы-зыгылы зур шәһәр, эшләп тә чүпләп бетерә алмаслык эш, никадәр генә перспективалар вәгъдә итсәләр дә, милли җанлы хатын-кызны үз кубызына биетә алмый. Гөлнара, аннан китеп, хәйрия проектлары белән шөгыльләнә башлый һәм булачак тормыш иптәше белән дә шунда таныша.

– Иремнең миңа ничек тәкъдим ясаганын аңламыйча да калдым, – дип искә ала Гөлнара. – Икенче мәртәбә генә күрешүебез иде. Минем велосипедым ватылганны күреп, ул аны төзәтергә кереште һәм уены-чыны белән бергә мине үзенә кияүгә алырга теләвен белдерде. Кулы эш белә торган егеткә нигә бармаска әле дип уйладым мин шул чакта һәм әти-әнисе белән таныштыруын төп шарт итеп куйдым. Алданмадым. Булачак каенанам белән каенатамны беренче күрүдән үк ошаттым. Әтисе – сугыш чоры баласы, әнисе сугыштан соңгы авыр елларда туган. Аларның тормыш тәҗрибәсе миңа күп нәрсәгә өйрәнергә, игелекле, тәртипле балалар тәрбияләп үстерергә ярдәм итәчәк дип фикерләдем.

Биш елдан соң Гөлнара гаиләсе белән иренең туган ягы Сабага кайта. Ире белән бергәләп үз бизнесларын башлыйлар – чәчтарашханә ачып җибәрәләр. Клиентлар кабул итә башлап аралаша торгач, Гөлнара үзе төсле фикерли, кул эшләре белән шөгыльләнә, алдынгы карашлы туташ-ханымнар белән танышып китә, алардан ишетеп белгән төрле мастер-классларга йөри башлый. Менә шул чакта аның башына хатын-кызлар өчен махсус клуб булдыру идеясе килә, тик ул чагында аны күтәреп алучы булмый. Бу фикер хакимияттәгеләргә барып ишетелгәч тә, «нәрсәгә ул безгә клуб, районда бию төркемнәре, ансамбльләр бар, башкасы кирәкми» дип кырт кисәләр.

– Минем берничек тә моның белән килешәсем килмәде, – ди Гөлнара. – Күреп торам бит: районда талантлы хатын-кызлар бик күп, әмма алар үзләрен күрсәтергә оялалар. Ә минем шулкадәр аларга ачылып китәргә ярдәм итәсем килде. Декрет ялы, пенсия яше – хатын-кызлар өчен яңадан туу чоры ул. Бу вакытта алар үзләрен башкача хис итә башлый, күренми калган талантларын ачалар. Тик күбесе аны бүтәннәргә күрсәтергә кыймый, үз эшләрен бәяләүче булмас дип уйлый. Ә ул чор – заманча яңа проектлар – «перезагрузка» ясар өчен менә дигән мөмкинлек! Узган елның ахырында районда социаль эшмәкәрлек буенча үткән җыелышларның берсендә Казаннан килгән бер спикерның чыгышын тыңлаганнан соң, күңелемдә йөрткән идеямне кичекмәстән тормышка ашырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдем. Шуннан соң уртак максатларыбыз, теләкләребез булган кызлар белән шалтыратышып, клуб концепциясен төзедек һәм анда узачак чараларны планлаштырдык. Дөрес, ул чагында күпләр безне аңламады, авыл җирендә эш калдырып, күңел ачып йөрүне дөрес түгел дип исәпләде. Арабызда Гүзәл Шәрифуллина дигән кызыбыз бар. Аның районда белмәгән кешесе юк, оештыру, кеше белән сөйләшә белү сәләте көчле. Әгәр идеяләр миннән булса, аларны күтәреп алып башкаларга ирештерүче Гүзәл булыр. Клубның: «Мин иң элек – ир хатыны, аннары – әни, ә буш вакытымда – әйләнә-тирәне бераз булса да яхшыртучыларның берсе» дигән төп идеологиясен башкаларга җиткерү җиңел булмады.

Тамар тамчы ташны тишәр дигән мәкаль бар. Гөлнара ханымның башлап йөргән эше турында да шулай дип әйтергә була. Идеясен куәтләп алучылар күп булмаса да, ул туктап калмый, үзе әйтмешли, «газ педаленә басып» йөрүен дәвам итә һәм быелның башында «Хәят» проектын оештыручылар «Уйла» дип атала торган беренче интеллектуаль проект башлап җибәрәләр. Охшашлыгы буенча ул берникадәр «Что? Где? Когда?» уенын хәтерләтә. Аның барышында гаиләләр бер-берсе белән фикерләү сәләте буенча көч сынаша. Әлеге проектны клубның ракетасы дип атасам, ялгыш булмас. Ник дигәндә, нәкъ тә менә беренче уеннан соң район башлыгы Рәис Миңнеханов «Хәят» үсешенә ярдәм итәргә вәгъдә бирә. «Әниләр һәм балалар тормышына бәйле булган нәрсәләр минем өчен бик мөһим, проектны үстерергә кирәк», – дигән ул.

Без, без, без идек, без унике кыз идек!

Бүген «Хәят» проектларын үз канаты астына алган тырыш туташ-ханымнар саны да төгәл унике! Алар оештыручы да, актив катнашучы да һәм башкаларны клуб әгъзасы булырга өндәүче дә.

– Безнең планнар, чыннан да, масштаблы, – ди Гөлнара ханым. – Велосипед уйлап чыгару белән шөгыльләнмибез, һәр оештыручы хатын-кыз үзе көчле булган өлкәдә активлык күрсәтә. Эльвира Галимуллина, мәсәлән, үзләренең гаилә бизнесы булган бакчачылык үзәгендә мастер-класслар һәм очрашулар үткәрә, Гүзәл Шәрифуллина ифтарлар, сабантуйлар уздыру белән шөгыльләнә, Гүзәл Садыйкова фермерлык, дөрес туклану юнәлешен үстерә, Нурсилә Хәлиуллина, тәрбияче буларак, балаларга кызыклы чаралар оештыра. Миләүшә, Эльмира, Айсылу, Лилия, Резедә һәм башка кызлар – һәркайсы үз эшендә профессионал. Безне уртак фикерләр, идеяләр бәйләгәнгә күрә берләштек тә инде, башка төбәкләрдә һәм илләрдә кулланыла торган уңышлы инструментларны кулланып, проектларыбызны тагын да үстерәсебез килә.

«Хәят»лыларның балалар өчен дә бик кызыклы проекты бар. Алар аны «Тәти» дип атаганнар. Максаты – баланы бишектән үк милли җанлы итеп тәрбияләп үстерү. Әлеге проектның остазы – Әлмәт районындагы Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее җитәкчесе Диләрә ханым Гыймранова. Ул – үзенең бөтен тормышын күренекле татар эшлеклесе, баланы гаиләдә, мәктәптә һәм җәмгыятьтә тәрбияләү мәсьәләләрен күтәргән күренекле галимнең хезмәтләрен саклауга багышлаган кеше. «Тәти»нең фундаментына да без әнә шул гыйлемнәрне салу кирәк дип санадык һәм ул эшне Диләрә ханымнан да яхшырак башкаручы булмас дип уйладык», – дип сөйли Гөлнара Фәтхрахманова. Балалар клубы базасында алар актерлык осталыгы, кулинар мәктәп юнәлеш-ләрен үстерергә ниятлиләр.

«Хәят» проекты үзе исә хатын-кыз проблемаларын уртага салып сөйләшүне һәм аларны чишү юлларын эзләүне күз уңында тота. Аның кысаларында төрле белгечләр катнашында «Килен белән кайнаның дус яшәү серләре», «Хатын-кыз сәламәтлеге» һ.б. җитди темаларга лекцияләр укылган.

Күптән түгел социаль челтәрләрдә күпләрне кызыксындырган тагын бер проект – «Хуҗа эзлим» кул эшләре ярминкәсен үткәрү дә «Хәят» кызлары инициативасы белән башкарылган.

– Клубның оештыру комитеты әгзаларының күбесе – күп балалы әниләр, һәм аларның һәркайсы иҗат итәргә ярата. Баштарак без бу ярминкәдә үз эшләребезне генә күрсәтергә уйлаган идек. Бу турыда хәбәр иткәч, күрше-тирә районнарда яшәүче кул эшләре осталарыннан да «Хуҗа эзлим»дә катнашасылары килү теләге килеп иреште. Нәтиҗәдә әлеге чара ярминкә булудан туктап, зур фестиваль форматына әйләнде дә куйды! Атна буе без чардакларда, әбиләрнең сандыкларында актарындык, музейларны айкадык – фестиваль кунаклары үзләрен узган гасырның 60 нчы елларына кайтып килгәндәй хис итсеннәр өчен тырыштык. Шул заманга хас киемнәрдән киенеп чыктык, бөтен атрибутиканы, җиһазларны да шул елларны хәтерләтердәй итеп урнаштырдык. Саба аграр көллияте безнең бу идеяне тагы да куәтләп җибәрде: алар ярдәме белән «1964 елның җанлы фотолары» театраль инсталляциясен куйдык. Бу ел – безнең республикада тарих елы, шуңа күрә без тарихи атмосфера тудырырга теләдек тә. Тарих бит ул үткәннәр генә түгел, тарих ул – безнең барлыгыбыз.

Авылча «перезагрузка» ник кирәк?

«Хәят» клубы, чыннан да, райондагы күп хатын-кызларга «перезагрузка» ясагандыр. Тирә-яклар да алар үткәргән чараларга үзләре теләп килерлек булгач, димәк, ихтыяҗ читтә дә бар. Авыл җирендә яшәүче гүзәл затларның йорт-җир эшләреннән, көндәлек мәшәкатьләрдән бераз гына булса да арынып, үзләрен башкача хис итәселәре килү теләген яхшы аңлыйм. Үзем дә, бала ялында озак утырган кеше буларак, башкалар белән аралашуга, иҗади мохиткә сусаган идем. Шөкер, шәһәр җирендә күңел басардай урыннар күп – шул ук хатын-кызлар клубларының да ниндиләре генә юк, мастер-класслар, очрашулар, тренинглар һәрдаим үткәрелеп тора. Декрет ялында үз өстемдә күп эшләргә, өстәмә ике белем алырга мөмкинлегем булды, шуңа да Гөлнара ханымның авыл хатын-кызларына «перезагрузка» ясардай проект булдыруына чын күңелемнән сөенәм. Үзе дә әнә нәрсә ди:

– Хатын-кыз – ул гаилә учагын саклаучы, ирен илһамландырып торучы, аңа көч өстәүче, өйдә гармония һәм җылылык тудыручы, балаларны тәрбияләүче. Бу кадәр хезмәткә күпме уңай энергия кирәк бит! Шул энергияне якыннарына бирер өчен, ул аны үзе дә кайдан да булса алырга тиеш! Без үткәрә торган чаралар хатын-кызга бераз гына булса да ял итәргә, канатларын җәеп җибәрергә мөмкинлек бирә дә инде. Нәтиҗәдә, ул елмая, аның кәефе күтәрелә, алга таба эшләргә теләге барлыкка килә. Шул рәвешле илһамланып, яңа көч-дәрт алып, ул өенә кайта һәм гаиләсен бәхетле итә.

Сөйләр, язар сүз күп. Гөлнара ханымның идеяләр капчыгын күпме бушатсаң да бушый торган түгел! Алда тагын бик күп кызыклы проектлар тормышка ашарга тора. Миңа кызыклы тоелганы – күршеләрне бәйли торганы. «Кызганыч, хәзер янәшә яшәгән күпләр өстәлләрне киң итеп җәяр урынга капка-коймаларны мөмкин булганча биек ясый, – дип дәвам итә сүзен Гөлнара Фәтхрахманова. – Күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җылытып җибәрәсе иде! Шуңа да алда планлаштырылган фестивальләрдә урамнар өчен бәйгеләр үткәрергә ниятлибез. Моның өчен хәзер иганәчеләр эзләү эше белән мәшгульбез. Бу чарага халыкның игътибарын мөмкин булганча күбрәк җәлеп итәсебез килә».

Гади генә идеядән кабынып киткән хатын-кызлар клубы бүген әнә шундый планнар белән яши. Атлый-атлый инде хәйран юллар үткәннәр. Хәзер проектны тагы да күләмлерәк итү турында фикерлиләр, тик моның өчен өстәмә финанслар кирәк. Гөлнара ханымның бирешә торганнардан түгеллеген сүзләреннән түгел, башкарган хезмәтенә карап та әйтергә була. Башланган эш – беткән эш, ди безнең халык. Бетсен дип әйтүем түгел, барыр юлларында киртәләр булмавын телим!

Галия ХӘБИБРАХМАНОВА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.