Балтач укучылары түшәмгә карап утыра

Шушы көннәрдә генә Балтач районы Урта Көшкәт урта мәктәбендә булып кайттык.

Өченче сыйныфлар укый торган кабинетка килеп кергәч тә күз нәрсәгә төште дип уйлыйсыз? Түшәмгә! Ял минутларында балалар Базарновның афтальмологик тренажерыннан файдалана икән. Әле кызыл, әле әфлисун, әле яшел сызыклар буйлап түшәмдә “йөргән” арада күзләр дә ял итә, күз авыруларына каршы профилактика да. Адәм баласының тирә-юньдәге мәгълүматның 80 проценттан артыгын күз аша кабул итүен искә төшерсәк, бу чыннан да файдалы гамәл.

 

Добавить комментарий