Балык бәла китермәсен дисәң…

«Балык кап, боз өстендә ялтырап ят» дип тәкрарга яратсак та, ансат кына табыш алырга ниятләгән кайбер комсыз затларның авыртмас башларына ул балык дигәннәренең тимер тарак булып төшеп куюы бик тә ихтимал икән шул. Әгәр дә күңелеңә браконьерлык чире йоккан булса бигрәк тә. Сулыклардагы биологик байлыкларны саклау, браконьерлык эшчәнлегенә каршы кискен көрәш җәелдерү максатыннан Татарстан Президенты Указы белән 2016 елда Республика советы төзелгән иде.

Шуның нәтиҗәсендә законсыз төстә балык тотып, браконьерлык белән шөгыльләнеп, үз кесәсен калынайтучыларны ачыклау эше бермә-бер көчәйтелде. Нәтиҗәдә, быел  сулыклар буйлап рейдларга чыгу, моннан өч елдагыга караганда, 36 процентка, ә административ материаллар саны 23 процентка артты.  Тишле-тиешсез балык тотучыларга карата соәгы өч елда 381 җинаять эше кузгатылды, шуның 116 сы – быелның унбер аенда. Барысызаконсыз төстә куелган 72 балык тоту станы кулга төшерелгән, суд карары нигезендә шуларның 43е юк ителгән. Тишле-тиешсез урынга куелган 23 меңнән артык җәтмә тартып алынган. Соңгы өч елда браконьерлык эшчәнлегеннән килгән бар зыян гына да 460 миллион сум белән исәпләнә. Законсыз балык тотучыларның үзләренә карата да закон шактый кырыс: табигатькә китергән зыяныңның күләменә карап, җинаять җаваплылыгына тартылырга, 500 мең сумга кадәр штраф түләргә яисә 2 елга кадәр ирегеңнән мәхрүм ителергә мөмкинсең. Балык хисабына белер-белмәс баерга теләсәң, Пушкин әкиятендәге карчык сыман ярык тагаракка утырып калуың да бик ихтимал.

Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясенә тәфсилләп сөйләделәр.

                             Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: tatar-inform.ru

Добавить комментарий