Логотип Магариф уку
Цитата:

Балык Бистәсендә фән докторлары белән конференция узды

Мәктәбебездә «Мәктәп – тел һәм милләтне инкыйраздан саклаучы» дигән фәнни- гамәли конференция булып узды. Эшлекле сөйләшүдә катнашу өчен филология фәннәре докторы, профессор, язучы Ләйлә Минһаҗева, фи...

Мәктәбебездә «Мәктәп – тел һәм милләтне инкыйраздан саклаучы» дигән фәнни- гамәли конференция булып узды. Эшлекле сөйләшүдә катнашу өчен филология фәннәре докторы, профессор, язучы Ләйлә Минһаҗева, филология фәннәре докторы, профессор,  язучы Фоат Галимуллин килгән иде.

Конференция ачылышында Югары Тегермәнлек урта мәктәбе директоры Рәдиф Сафиуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров катнашты.
Балык Бистәсе районы хакимиятенең туризм буенча баш белгече Эльмира Сибгатова әдәби туризмны үстерү юнәлешләре буенча чыгыш ясады. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Рамил  Имамов анимация юнәлеше турында мавыктыргыч, төпле мәгълүматлар бирде. Аның җитәкчелегендә эшләнгән «Шүрәле» һәм «Су анасы» анимацион фильмнары экран аша күрсәтелде.

Фоат Галимуллин, Ләйлә Минһаҗева «XXI гасырда татар теле һәм әдәбият укыту үзенчәлекләре», «Яңа гасырдагы татар теле укытучысы әзерләү концепциясе» хакында конференциядә катнашучыларга методик киңәшләрен җиткерделәр. «Балык Бистәсе районы элек-электән безнең татар әдәбиятына бик зур исемнәр биргән. Ниндидер бер орлыгы бар шушы Балык Бистәсе җирендә яшәүче милләттәшләребезнең, ниндидер бер зыялылык бар. Юкка гына андый талантлар үсеп чыкмый», – дип ассызыклады үз чыгышында Фоат ага Галимуллин. «Безнең милләт кадәр бай, дәрәҗәле милләтне әле эзләргә дә эзләргә. Минем кызым Назлыгөл Америкада булды, бүгенгесе көнне Германиядә магистратурада укый. Ул миңа бер генә җөмлә әйтте: «Мин татар телен белүем белән генә түгел, хәтта исемемнән дә рәхәт күрәм», – диде. Һәр кешенең күңелендә милләт, туган тел дигән хис ятарга тиеш», – дип сөйләде Ләйлә ханым Минһаҗева.

Чыннан да, гаиләдә салынган милли тәрбия, белем мәктәптә аңлы  юнәлештә дәвам иттерелә.
Раушания КӘБИРОВА,

Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ