Логотип Магариф уку
Цитата:

«Барыбыз да бишек җырлары тыңлап үскән»

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда хатын-кызларга күрсәтелә торган теләктәшлек чалалары турында сөйләде. Президент ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында җәмгыятьтә хатын-кызның ролен ассызыклап үтте. «Хатын...

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда хатын-кызларга күрсәтелә торган теләктәшлек чалалары турында сөйләде. Президент ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында җәмгыятьтә хатын-кызның ролен ассызыклап үтте. 
«Хатын-кыз – һәр ир-ат өчен дөнья яме, гаиләнең терәге һәм якты чыганагы, милләтне яшәтүче, саклаучы, үстерүче. Туган телебезне юкка гына ана теле дип әйтмиләр, без барыбыз да бишек җырлары тыңлап үскән.  Бу һәрчак шулай булсын иде», - диде Президент.
Миңнеханов хатын-кызлар барлык теләкләрен тормышка ашыру, һөнәри осталыкка ирешеп, эш урынында танылу өчен мөмкинлекләр тудырырга кирәклеген әйтте. Мондый шартларның берсе — балалар бакчаларында 3 яшькәчә сабыйлар өчен урыннар булдыру. Президент киләсе ике елда  республикада 49 яңа балалар бакчасы төзергә планлаштырылуын әйтте. Быел  Татарстан территориясендә 4 мең урынга исәпләнгән 22 балалар бакчасы эшли башлады инде.
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ