Барысы да үзебездән тора

Казандагы 103нче рус-татар урта мәктәбе директорының милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Нәфисә Зыятдинова телефоннан: «Театр түгәрәге 8 Мартка спектакль куярга әзерләнә», – дип шылтыраткач, гаҗәпләнүемнең чиге булмады. Аннары, үзем дә сизмәстән: «Спектакль куяр өчен туган телне яхшы белергә кирәк. Сезнең рус-татар мәктәбендә каян килсен андый балалар?»- дип куйдым. «Килеп карагыз», — дип өстәде Нәфисә ханым. Шикләремне тарату өчен, әлеге мәктәпкә юл алдым.

— Төрле милләт балалары укыган мәктәп булгач, бездә мәктәптән тыш чараларның ике телдә алып барылуы элек-электән килә, — дип каршы алды мине Нәфисә Вәлиәхмәт кызы. – Әмма, бәхетебезгә күрә, бездә мәктәбебезнең милли йөзен саклап килүче әкияткә тиң могҗизалар мәгарәсе бар. Аның рәсми исеме «Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллин музее» дип атала. Туган телебездәге барлык милли чаралар шушы музейда үткәрелә безнең. Фәнис абыйдан башлап, барлык әдипләрнең туган көннәре дисезме, әдәби кичәләр, бәйрәм концертларымы – барысы да биредә уза… Хәтта галимнәребез республика күләмендәге фәнни-гамәли конференцияләр уздырырга да бирегә килә. Татар балаларының шушында бер генә сәгать Тукай, Җәлил, Фәнис Яруллинның шигъриятен тыңлаганнан соң, үзләрендә милли, рухи яңарыш кичерүләрен үз-үзләренең тотышларыннан ук сизәсең. Ничектер, туган телебезгә карата хөрмәт уята ул дәресләр. Мәктәпкә уку елы башында педагог-оештыручы Ильвина Павлова килгәч, мәктәп тормышы күзгә күренеп үзгәрде. Хәзер балалар Ильвина апаларын дәрестән соң эзләп йөриләр.

Ильвина Николаевнаны, чынлап та, дәресләрдән бушаган сыйныфларның берсеннән эзләп таптым. Бер төркем балалар белән нәрсә турындадыр гәп корып утырган чакларына туры килгәч, шактый гына көтеп торырга туры килде.

-Бирегә Казан театр училищесын тәмамлагач килдем, — диде миңа күрешкәннән соң театр түгәрәге җитәкчесе. Менә сез кергәндә 8 Март бәйрәменә өлкәннәр төркеме белән Галиәсгар Камалның «Бүләк өчен» дигән әсәрен репетицияли идек. Әле бәләкәйләр төркеме белән сәхнәгә нәниләргә Тукаебызның «Кәҗә белән сарык» әсәрен дә менгезәчәкбез. «Бүләк өчен» спектаклен бәйрәм көннәрендә әти-әниләргә күрсәтәчәкбез.

Шундый күренекле сәнгать йортыннан килеп, мәктәп тормышын кисәк җанландырып җибәргән бу тынгысыз кызның шушындый эшкә алынуына үзем дә шатланып җибәрдем. Барыбер, рус фамилияле кызның татарча майда йөзгән кебек белүе сәерсендерде.

— Ә татар телен ничек шулай яхшы беләсез? – дип куйдым аңа шуңа күрә.

-Минем әнием татар, — диде исе китми генә Ильвина. — Шуңа күрә татар телен әнидән өйрәнеп, яратып үстем. Монда балалардан бер минут та аерыласым килми. Әле алда тагын тантаналы минутлар — Шигырь, Җиңү бәйрәмнәре көтеп тора. Барысы да үзебездән тора.

Дөрес әйтә Ильвина. Кеше күңеленә яхшылык орлыкларын сабый чактан салып калдырырга кирәк. Туган илне ярату, әти-әнине хөрмәт итү туган телне өйрәнүдән башлана.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий