Башкортстанда … боз кузгалды

Язлар җиткәч, бозлар һәркайда кузгала инде ул диярсез. Хак инде анысы. Тик бу очракта сүзебез ут күршебез булган Башкортстанда татар-башкорт багланышлары, милли телләр мәсьәләләре тирәсендәге рухи җанлану хакында.

Шунысын да искәртик, Башкортстанда миллионнан артык татар яши, бу – Җир йәзендәге һәр алтынчы татар дигән сүз. Шуның ачык дәлиле буларак, бүген Башкортстан башкаласы – Уфада Татарстан көннәре башлана. Мондый масштабтагы чараның инде 31 ел үткәрелгәне булмаган: 1988 елда Уфада татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре буларак уздырылган булган. Быелгысы күпкә колачлырак буласы: ул Башкортстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә 500 дән артык кешедән торган делегация катнаша.

Күптөрле чаралар уздыру күздә тотыла. Әмма иң көтелгәне: Уфадагы «Нур» театры каршындагы мәйданда сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны гәүдәләндергән 8 метр биеклектәге һәйкәл ачылачак. Бу – Башкорт җирендә Тукаебызга куелган беренче һәйкәл әле. Шулай ук иртәгә Уфада Башкортстан милли музее фондындагы татар милли кимнәре һәм декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре күргәзмәсе ачылырга тиеш.

Тугандаш ике халыкның үзара тагын да якынаюын раслагандай Казанда 11 апрельдә II Бөтенроссия «Дуслык күпере» татар-башкорт җыр фестивале булып үтте. Ә инде 29 апрельдә әлеге концерт Уфа тамашачылары хозурына тәкъдим ителәчәк.

Г.Кариев театры да Уфага, Шаран һәм Туймазыга 21 апрельдән биш көнлек иҗади гастрольгә җыена. Алар Башкортстан халкына үз репертуарындагы иң әйбәт биш премьера спектаклен алып барачак.

Башкортстанда бу көннәрдә милли телләр мәсьәләсендә җанлану сизелә. Әйтик, Уфада башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының I корылтае үтте. Аның эшендә 800 ләп делегат катнашты. Алар арасында Татарстаннан да вәкилләр бар иде. Шунысы үзенчәлекле: аның пленар утырышында Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров халык алдында беренче тапкыр башкорт телендә чыгыш ясады.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтай утырышында да бу атнада Әлфәрис Байчурин дигән депутат башкорт телендә чыгыш ясаган. Башкортстан парламенты тарихында башкортча чыгышның әле беренче тапкыр яңгыравы икән.

Татарстаннан үрнәк алып, Башкортстанда да якындагы биш елда башкорт, рус, инглиз телләрен тирәнтен өйрәтүче 12 полилингваль гимназия ачылырга тиеш.

Башкортстанда милли мәгариф идарәсе дә төзеләчәк икән. Яңа идарә милли тел белеме һәм филологик белем бирү мәсьәләләре белән урта мәктәптә һәм урта һөнәри белем бирү өлкәсендә генә түгел, югары белем бирү югарылыгында да шөгыльләнергә җыеначак, ди.

Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: Тәбрис Яруллинның facebook челтәрендәге сәхифәсеннән алынды

Добавить комментарий