Логотип Магариф уку
Цитата:

 Бәйгегә йомгак ясадык

 Узган елның ноябрендә үк старт алган, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге һәм “Ак калфак” ханымнары белән берлектә   оештырылган “Әниләр һәм нәниләр” дип исемләнгә...

 Узган елның ноябрендә үк старт алган, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлеге җитәкчелеге һәм “Ак калфак” ханымнары белән берлектә   оештырылган “Әниләр һәм нәниләр” дип исемләнгән проектка бүген 64 нче “Сөембикә” балалар бакчасында нәтиҗә ясалды. Хәер, пандемия булу сәбәпле дөньякүләм уздырылган бәйгедә катнашучыларның барысына да илнең төрле почмакларына электрон дипломнар юлланган иде. Алар өчен махсус музыкаль бүләк тә каралган иде. Якташыбыз Марат Фәйрушин башкаруында “Әнкәй мине таңда уят әле” дигән җыр язмасын   бүләк иткән идек.
Ә инде мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң актив катнашучылар буларак  “Сөембикә” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне, тәрбиячеләрне һәм аларны әзерләүче педагогларны тәбрикләү өчен “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Ибраһим кызы Галиуллина вакыт табып махсус үзе килде. Ул проект эшендә актив катнашкан балалардан Карина һәм Ринат Проковьевларга, Абдуллина Ясминә, Шәмсетдинова Наилә, Борисова Милана, Төхфәтуллин Самир, Борисов Артём, Ханова Камалия, Каюмов Камил, Галәветдинов Раилгә, тәрбиячеләргә исемле дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Киләчәктә дә туган телебез – татар телендә оештырылган бәйгеләрдә актив катнашырга чакырды. Шулай ук  бәйрәм тантанасына җыелган әниләрне язның беренче бәйрәме – 8 нче Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде.
Проект өчен әзерләнгән балалар чыгышы һич актуальлеген җуймый, кадерле әниләребезгә, көмеш кунган чал чәчле әбиләребезгә дан, туган телебез – татар теленә мәдхия җырлый. Исеме дә, максаты да үзгә “Әниләр һәм нәниләр”. Әнкәйләргә булган хөрмәтебез, әлбәттә, бәйрәм вакытында гына түгел, һәрбер көннәре, һәрбер сәгатьләре матур мизгелләрдән торсын, балаларның елмаюлы карашлары, матур сүзләре тормышларын бизәсен. Дөньяны яктыртучы да, бәйрәмчә, язларча итә белүче дә сез бит, кадерле әниләр, чал чәчле әбиләр, ханымнар-туташлар, апалар-сеңелләр!
Нурзия МИРХАЗОВА,

Түбән Камадагы 64 нче балалар бакчасы мөдире

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ