Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИ-2021 демоверсияләре чыга башлады

Рособрнадзор карамагындагы Федераль педагогик үлчәнешләр институты 2021 елгы БДИ буенча расланган демоверсияләр һәм башка документлар бастырып чыгара башлады.Сайтта математика, рус теле, чит телләр, ә...

Рособрнадзор карамагындагы Федераль педагогик үлчәнешләр институты 2021 елгы БДИ буенча расланган демоверсияләр һәм башка документлар бастырып чыгара башлады.
Сайтта математика, рус теле, чит телләр, әдәбият, җәмгыять белеме, тарих, биология, география, физика, химия, информатика буенча 2021 елда БДИның расланган демонстрацион вариантлары, шулай ук рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсен үткәрү өчен документлар инде урнаштырылган, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте.
Иң төп үзгәреш информатика буенча булыр дип көтелә – БДИны 2021 елда компьютерларда үткәрү планлаштырыла. Бу демоверсия әле тулысынча расланмаган.
Информатика буенча 2021 елгы БДИның расланган кодификаторын, спецификациясен һәм демонстрацион вариантын 2021 елның 1 декабренә кадәр бастырып чыгару планлаштырыла, дип ассызыклады Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ