Логотип Магариф уку
Цитата:

БДИда 100 балл җыючы укучылар саны артты

Узган уку елын республика буенча 430 меңнән артык укучы төгәлләде, шуларның 17 меңгә якыны – 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар. ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан укучыларының БДИ нәтиҗ...

Узган уку елын республика буенча 430 меңнән артык укучы төгәлләде, шуларның 17 меңгә якыны – 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар. ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Татарстан укучыларының БДИ нәтиҗәләре елдагыча Россия күрсәткечләреннән югарырак булуын ассызыклап үтсә дә, дистант укуның табигый-математик цикл фәннәр буенча белем сыйфатына тискәре йогынтысын да телгә алды.
– Профильле математика, химия, биология, информатика һәм ИКТ буенча нәтиҗәләр төште, – диде ул үзенең август киңәшмәсендәге чыгышында. – Әлеге фәннәр буенча минималь балл җыя алмаган укучылар бар. Мәсәлән, профильле математикадан имтихан сайлап, минималь балл җыя алмаган 13% укучының 5%ы Кайбычта, 6%ы Чирмешәндә һәм Теләче районында, 5%ы Казан һәм Әлмәт районнарындагы мәктәпләрне тәмамлаган.
Шул ук вакытта БДИ буенча 100 балл җыючы укучылар саны да арткан. Быел алар – 239.
Ләйсән НИЗАМОВА

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ