Югары белемле татар теле укытучыларына ихтыяҗ юк

Педагогик кадрлар әзерләү – Татарстан мәгариф системасының иң актуаль проблемаларының берсе. Бигрәк тә милли кадрлар мәсьәләсе. Шуңа да Татарстан Президенты Р.Миңнеханов 2017 елдагы еллык Юлламасында ук инде шул җәһәттән милли педагогия институты төзү зарурлыгын бар кискенлеге белән әйткән иде. Хәлбүки, бу мәсьәлә Татарстан өчен артык яңалык та түгел. Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы Декларация кабул ителгәннән соң, милли университет булдырырга талпынып карадык. 1995 елда аның проекты да эшләнгән иде үзе. Тик төрле сәбәпләр аркасында ул тумас борын җан тәслим булды. 2017 елның көзендә туган телебезгә карата килеп туган җәбер-золым, барыннан да бигрәк, телебез сакчылары булган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының җанын кыйнады. Чөнки хәзер туган телне бары тик IX сыйныфка кадәр генә укытырга мөмкин. Тугызынчыдан соң аны укыту Россия законы нигезендә тыела! Бу – рус булмаган милләтләргә, шул исәптән, без – татарларга да ни белән яный соң? Моннан соң алар бер генә юл белән дә югары белемле ана теле укытучысы һөнәрен үзләштерә алмаячак дигән сүз. Чөнки тугыз класс белем белән бернинди педагогик вузга да кабул итмиләр. Димәк, якын елларда Россиядә милли телләргә карата вазгыять уңай якка үзгәрмәсә, тагын бер 30 елдан соң, (ягъни бу көннәрдә «иҗат ителеп» яткан «Татар халкының үсеш стратегиясе»ндә күздә тотылган 2050 елда инде) татар теле һәм әдәбияты укытучысы дигән һөнәрнең Кызыл китапка ук кертелүе бик ихтимал. Ана теле укытучысы булмау – Россия төбәкләрендә гомер итүче татарларга таныш күренеш инде анысы. Һәм мондый аяныч хәлнең «тәүге карлыгачлар»ы инде бүген үк үзебезнең Татарстан мисалында да тоемлана. Чебенне фил итеп күрсәтергә чамалыйсың, дип гаеп ташларга ашыкмагыз әле. Югыйсә, әле бер ел элек кенә Татарстандагы 2800 татар теле һәм әдәбияты укытучысы кыскартылуга эләкте я алар үз белгечлеген алыштырырга мәҗбүр булды. Югарыда әйтелгән фикеремне дәлилләү өчен 2018 һәм 2019 елларга караган ике документка игътибарыгызны юнәлтәм.

Беренчесе – 2018 елдагы хәбәр. «Казан федераль университетында Татарстанның милли белем бирү системасына педагогик кадрлар әзерләү буенча биш юнәлеш ачылды. Барлык биш юнәлештә дә белем бирү татар телендә алып барылачак.

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә Татарстанның милли белем бирү системасына педагогик кадрлар берничә юнәлештә әзерләнәчәк.

Беренче юнәлеш – татар теле, татар әдәбияты һәм башлангыч белем бирү. 25 урын каралган. Уку вакыты – 6 ел. Читтән торып белем алу формасы. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан җәмгыять белеме, рус теле һәм татар теле кирәк булачак.

Икенче юнәлеш – татар теле, татар әдәбияты һәм мәктәпкәчә белем бирү. 25 урын каралган. Уку вакыты – 6 ел. Читтән торып белем алу формасы. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан җәмгыять белеме, рус теле һәм татар теле кирәк булачак.

Өченче юнәлеш –  музыка һәм өстәмә белем бирү. 25 урын каралган. Уку вакыты – 5 ел. Көндезге бүлектә белем алу формасы.

Дүртенче юнәлеш – математика һәм информатика. 25 урын каралган. Уку вакыты – 5 ел. Көндезге бүлектә белем алу формасы. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан – җәмгыять белеме, рус теле һәм математиканың профиль формасы кирәк булачак.

Бишенче юнәлеш – тарих һәм җәмгыять белеме. 25 урын каралган. Уку вакыты – 5 ел. Көндезге бүлектә белем алу формасы. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан җәмгыять белеме, рус теле һәм тарих кирәк булачак.

Көндезге бүлекнең барлык юнәлешләрендә дә яхшы укыган студентларга 15 мең сум күләмендә стипендия түләнәчәк. Абитуриентларга татар телен белү мәҗбүри».

Инде икенче документ 2019 елның 22 февраленә караган «Татар-информ» хәбәре: «КФУда Татарстанның милли белем бирү системасына

педагогик кадрлар әзерләү буенча 2019 елның яңа уку елына Татарстан бюджетыннан 150 бюджет урыны бүленеп бирелде. Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов хәбәр итте. «2019 елның җәенә көндезге уку бүлегенә дүрт юнәлешкә белгечләр алырга телибез, барлыгы 150 студент кабул ителәчәк. Болар: математика һәм информатика, математика һәм физика, биология һәм химия, инглиз теле һәм икенче чит тел (төрек теле). Татарстан Республикасы һәрберсенә 25 бюджет урынын бүлеп бирәчәк

Моннан тыш, читтән торып уку бүлегенә Татарстан бюджеты хисабына мәктәпкәчә яшьтәге тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары белгечлекләренә 50 кеше алыначак», – диде ул».

Хәзер ике документны чагыштырып карыйк. Узган ел милли педагогик кадрлар әзерләү максатыннан 125 кеше студент итеп кабул ителсә, быел 150 бюджет урыны бүлеп бирү күздә тотыла. Узган ел биш юнәлештә кабул ителсәләр, быел алар дүрткә генә калачак икән. Узган елдагыча читтән торып укып югары педагогик белем алырга теләүче татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә студентлар кабул итү булмаячак дигән сүз. Юкәдә икән чикләвек, диюләре шушыдыр инде! Бөтен Татарстан өчен елга 25 татар теле һәм әдәбияты укытучысы укытып чыгару да хәзер артык кыйбатка төшә, ахры. Ә бит әле 2000 елларда гына бер Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты ел саен көндезге бүлегеннән генә дә 150 ләп татар теле һәм әдәбияты укытучысы укытып чыгара иде. Шуның өстенә Татар дәүләт гуманитар-педагогика, Алабуга һәм Чаллы дәүләт педагогика университетлары да әле күпме татар телчеләрен хәзерләп бирә иде бит!

Инде 2019/2020 уку елына укытучылар укытып чыгару өчен КФУда күпме бюджет урыннары бүленеп бирелүен дә әйтеп үтик:

БАКАЛАВРИАТка

Биология (педагогик белем) – 25 урын (+5 контракт)

Тарих (педагогик белем) – 20 урын (+40 контракт)

Математика (педагогик белем) – 25 урын (+5 контракт)

Физика (педагогик белем) – 25 урын (+5 контракт)

Химия (педагогик белем) – 25 урын (+10 контракт)

Юриспруденция (педагогик белем) – 10 урын (15 контракт)

Филология (педагогик белем) – 260 урын (+330 контракт)

География (педагогик белем) – 20 урын (+5 контракт)

КФУның Алабуга филиалы (педагогик белем) – 325 урын (+230 контракт)

Барысы – 735 бюджет урыны (+645 контракт)

МАГИСТРАТУРАга

253 бюджет урыны һәм 292 контракт урыны

 

 

Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий