Беренче сыйныфка баручы балаларга – бүләкләр

«Татмедиа» АҖендә эшләүче хезмәткәрләрнең беренче сыйныфка баручы балаларына уку кирәк-яраклары салынган портфельләр бүләк иттеләр.

Сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен әлеге дулкынландыргыч бәйрәм уңаеннан, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм генераль директоры Шамил Садыйков котлады.

– Әти-әниләрегез барысы да талантлы кешеләр. Сезнең дә киләчәктә зур уңышларга ирешәчәгегезгә шигем юк, – диде Шамил Мөхәммәт улы балаларга җиткергән теләкләрендә.

Әти-әниләрне чәй өстәле көтсә, балалар «Салават күпере» журналы редакциясендә кызыклы дәрес тыңладылар.

Ләйсән НИЗАМОВА

Добавить комментарий