«Без бер сменалы, тулы көнле мәктәп яклы»

Казанның 181 нче күппрофильле мәктәбе яныннан узып йөргәндә, диварындагы эмблемага – ачык китап һәм Җир шарын кочып алган сабый сурәтенә игътибар итми калмыйсың. Ә инде мәктәп ишек алдындагы чәчәк түтәленә дә нәкъ шушы сурәтне «күчереп ясаганнарын» күргәч, күптәнге танышыңны очраткандай елмаеп куясың. Бина эченә кергәч тә, «шаккаттыргычлар» байтак икән. Әле күптән түгел биредә булган Идел буе шәһәрләренең мэрлары да мәктәп буйлап сибелгән «сөйләшә», хәтта «имтихан ала» торган заманча интерактив стендларны күреп шаккатып киткәннәр. 25,5 мең кв.м мәйданны биләгән мәктәптә адашмыйча гына йөрсәң, моның белән генә дә бетми әле күз төшәрлек, истә калырлык әйберләр. Хәер, адашып калган очракта да диварларның төсе үзенә күрә бер юл күрсәткеч. Әйтик, әфлисун төсле диварлар янына килеп чыксаң, ул – ашханә тирәсе, зәңгәр диварлар – бассейн яны, яшеле – башлангыч мәктәп зонасы…

Мәктәп директоры Динә Альберт кызы АБДУЛЛИНА белән булган әңгәмәбез шушы үзенчәлекле уку йортының тормышы, коллектив алдында торган бурычлар хакында барды.

Беренче чыгарылыш – киләсе елга

– Динә Альбертовна, бүгенге көндә ата-ананың баласы өчен уку йортын сайлап алу мөмкинлеге шактый зур. Мондый шартларда мәктәпләргә үз кыйбласын билгеләү җиңел түгелдер. Күппрофильлелек сезнең очракта мәктәпкә, коллективка нинди бурычлар йөкли?

– Чыннан да, янәшәдә генә диярлек математик, инженерлык лицейлары эшләгәндә, яңа мәктәпләргә үз йөзен булдыруны җиңел дип әйтеп булмый. Мәктәбебез ялан кебек. Проект буенча 1224 балага исәпләнгән бинада бүгенге көндә 1720 укучы белем ала. Без үзебез өчен өстенлекле итеп физика-математика, химия-биология, лингвистика юнәлешләрен сайладык. Алга таба уку планы кысаларында профильлекне тагын да тирәнәйтербез дип уйлыйм. Башлангыч сыйныфларда «Перспектива» программасы буенча укысак, V сыйныфтан һәр укучы өчен профиль билгелибез. Бу юнәлештәге эшне укучылар, аларның әти-әниләре белән берлектә IV сыйныфның соңгы чирегендә үк башлыйбыз. Иртә профильләштерүнең үз өстенлекләре бар. Әйтик, әти-әни баласын киләчәктә медицина өлкәсендә күрә икән, химия һәм биологиягә игътибар итмичә булмый. Бу – бала алга таба үзе сайлаган фәннәр буенча оештырылган олимпиадаларны калдырмаска тырышачак дигән сүз. Укытуның нәтиҗәлелеген, әлбәттә, имтиханнар күрсәтә. Яңа мәктәп буларак, узган уку елында беренче тапкыр төп дәүләт имтиханы (ТДИ) бирдек. Нәтиҗәләр начар түгел. Имтихан алдыннан аның нинди җитди сынау икәнлеге хакында укучыларның һәркайсы белән шәхсән үзем олыларча күзгә-күз карап, сөйләшеп чыктым. Һәрберсенә: «Син моны булдырачаксың!», – дип, ышанычымны белдердем. Быел ике X сыйныфыбыз бар. Икенче елга беренче чыгарылыш – тәүге карлыгачларыбызны очыртачакбыз.

– Профильләштерү, ягъни укучыларны теге яки бу һөнәргә юнәлтү максатында кайсы югары уку йортлары белән эшләүгә өстенлек бирәсез?

– Инженерлык юнәлешен җәелдерүне күздә тотканга, агымдагы уку елыннан башлап, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КАИ), Казан милли тикшеренү технологик университеты (КХТИ) җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып бардык. Физика һәм математика профильләрен сайлавыбызның нәтиҗәсе киләчәктә булырга тиеш бит. «Профессор класслары» да булдырырга телибез. Күптән түгел әлеге вузлар белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Юнәлешле эшләүдә азмы-күпме тәҗрибәбез бар инде. Узган уку елында Гадел хөкем академиясе белән тыгыз элемтә урнаштырдык. Безнең укучылар академиядә уза торган дәрестән тыш чараларда хөкемдарлык белән якыннан таныша. КАИ, КХТИ профессурасы белән дә шундый ук шартларда эшләргә ниятлибез. Ата-аналар һәм укучыларның теләкләрен искә алып, медицина өлкәсенә игътибар бирүне дә күз уңында тотабыз. Ике химия кабинетының берсен медицина юнәлешендә җиһазлыйсыбыз килә.

Түбәтәй чигүче канадалылар

– Сезнең мәктәптә укучыларның нинди чит телләр сайлау мөмкинлеге бар?

– Икенче чит тел укытуны 2017 елны V сыйныфлардан кертеп җибәргән идек. Инглиз теле – төп, ә алман теле икенче тел булып бара. Кечке-
нәдән өйрәнсәң, телнең җиңел үзләштерелүен барыбыз да белә. ФДББС-
ның яңа шартлары быелдан бөтен сыйныфларда икенче чит тел кертү мөмкинлеге бирә. Практиканы Америкада узган инглиз теле укытучыларыбыз телне камил беләләр. Казанда WorldSkills дөнья чемпионаты барган көннәрдә Канада делегациясен каршылавыбыз безнең өчен зур тәҗрибә булды. Җиде инглиз теле укытучысы мәктәп буенча өчәр, дүртәр, бишәр экскурсовод әзерләде. Бу эш җиңел булды дип әйтеп булмый, чөнки канадалыларның сөйләме Америкадагыдан аерылып тора. Очрашу концепциясен төзегәнче, бу эш уңышлы чыкмас кебек тоелган иде. Чынлыкта бик җиңел аралаштык, хәтта кунакларыбызның да ис-акыллары китте. Мөсафирлар, берничә төркемгә бүленеп, мастер-классларда катнашты. Хохлома бизәге төшереп карадылар, татар теле кабинетында татарчага өйрәнергә тырыштылар, түбәтәй тектеләр.

– Алай булгач, мәктәптә мода күрсәтә торган подиум да бардыр дигән уй туа башта.

– Шулай дип әйтсәк тә була. Чыннан да, «Мода театры»быз бар. WorldSkillsка гына түгел, аннан алдарак «Большая перемена»га әзерләнгәндә дә, тегү-кисү юнәлешендә максатчан эшләдек. Былтыр без махсус тема буенча джинс тукымадан эшчеләр өчен киемнәр тектек. Ә WorldSkills уңаеннан, зур декорацияләр ясап, креатив тупланма эшләдек. Нәтиҗә куандырды: районда – I, шәһәр буенча III урын яуладык.

Тегүчедән…  директорга

– Сезнең турыда: «Үзенә кирәкле бөтен әйберне үзе тегә», – диләр. Тегү хоббимы?

– Казанның 51 нче мәктәбен тәмамлаганнан соң, мин тегүчеләр әзерли торган 42 нче көллияткә укырга кердем һәм аннан иң югары –
5 нче разрядлы тегүче булып чыктым. Беренче белгечлегем буенча КХТИны тәмамлаган инженер-технолог булсам да, параллель рәвештә укытучылыкка да укыдым. Педагогик эшчәнлекне башта лицейда, Балалар иҗат үзәгендә өстәмә белем бирү педагогы буларак, аннан соң 2002 елда яңа ачылган
174 нче мәктәптә технология укытучысы булып башладым. Бер елдан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр. Педагог буларак беренче унъеллык шул мәктәптә үтте. «Бәләкәч» программасы гамәлгә куелгач, миңа 68 нче балалар бакчасын яңабаштан эшләтеп җибәрергә һәм алты ел нәниләр белән эшләргә туры килде.

Төзүчеләр белән эшләү тәҗрибәсе шул чактан ук булгангамы, көннәрнең берендә: «Динә Альбертовна, иртәгә яңа ачылачак мәктәпкә барасыз, әти-әниләрне, балаларны кабул итә башлыйсыз», – диделәр. Каршы килеп маташырга вакыт бирелмәде.

Табигатьнең яз кояшыннан изрәгән мәле – апрель ахыры иде. Төпсез карашы белән дөньяга баккан өч катлы соры бина каршына килеп бастым. Ни ишеге, ни тәрәзәсе юк. Вакыт чикле, төзүчеләргә объектны соңартмый тапшырырга кирәк. Алардан соң мәктәп эчендәге эшне җайга салу, белем-тәрбия бирү процессын эшләтеп җибәрү безгә кала.

– Бу – үз тормышы, үз традицияләре белән яшәп яткан әзер мәктәпкә килү генә түгел инде.

– Билгеле инде, яңа тупланган коллектив белән мәктәпне ачып, эшләтеп җибәрү көч тә, сабырлык та сорый. Дөресен генә әйткәндә, без төзелеш шартларында ачылдык. Яңа фатирга күчкәч, кая кадак кагарга белмичә аптырап калган халәтне күз алдына китерәсезме? Баштагы мәлдә урындык белән партадан кала бер-
нинди җиһаз да юк иде. Аларын да августның соңгы көненә кадәр үзебез ташыдык. Ни Wi-Fi, ни компьютер дигәндәй… Комплектлаштыруда кыенлыклар булмады түгел. Предмет лабораторияләре бер елдан соң гына кайтты. Беренче елны ук укытучыларга заманча дәресләр оештыруга кирәкле мультимедиа чаралары туплансын өчен, тиешле органнар каршында йөз суы аз түгелмәде.

– Теләсә кайсы мәктәпнең ныклыгын анда тупланган педколлектив билгели. Мәктәп әкренләп үз традицияләрен булдырамы инде?

– Гәрчә үзем беркемне атап чакырмасам да, коллектив туплау кыен булмады. Беләсезме ни өчен? Укытучыларның бер кадәресе – кайчандыр минем белән эшләгән кешеләр. Үзләре ишетеп мөрәҗәгать иттеләр. Аннан килүчеләр турында: «Бу укытучы ниндирәк, сездән ни өчен китте? – дип, бер генә директорга да шалтыратмадым, чөнки җитәкченең фикере субъектив булырга мөмкин. Хәзер инде коллектив тупланып, без аякка бастык дип әйтә алам. Ирләре эш урынын алыштыру сәбәпле, ике укытучының Мәскәүгә күченеп китүен исәпләмәгәндә, әлегә безнең мәктәптән аерылучы юк. Киресенчә, күбәя-үсә генә барабыз. Укытучыларга таләбем шул: һәркем үз эш урынында карар кабул итә белергә тиеш. Аларның фикерен тыңлыйм, шуннан соң бергәләп уртак нәтиҗәгә киләбез. Мин сыйфат яклы.

Элеккеге тәҗрибәгә таянмыйча эшләп булмый. Мәктәптә канга сеңгән матур традицияләрне яңарттык, яңа җирдә алар яңача төсмер алды. Нәрсәгә генә тотынсаң да, җаныңны биреп эшләргә кирәк. Кыенлыкларга карамастан, укытучы – остаз, укытучы – дус, укытучы ярдәмче, киңәшче булса гына, балаларны уңышка илтә ала. Безнең укытучылар менә шуны яхшы аңлый. Моны балалар да, әти-әниләр дә сизеп-тоеп тора. Укытучыларыбызның берсен мактап, икенчесен аерып калдыра торган түгел. Безнекеләр тәҗрибә белән алдыра. Бер генә мисал: башлангыч сыйныфларда киләсе уку елы өчен урыннар бүленеп беткән инде.

Фотода: химия дәресе. Фото мәктәп архивыннан.

Һәркемнең үз отышы

– Динә Альбертовна, укучылар саны артуга карамастан, әле булса укытуны бер сменада гына алып барасыз. Моңа ничек ирешәсез?

– Икенче смена куркынычы безгә дә яный-янавын. V – X сыйныфларда 27 – 28 бала булса, башлангычларда укучылар саны 30 дан алып 36 га
кадәр җитә. Бу күп. Быел мәктәп коллективына тагын 500 дән артык бала килеп кушылды. Бинада мәйдан җитәрлек, икенче сменаны булдырмас өчен кабинетлар санын арттырабыз, ягъни моның өчен пыяла панельләр белән бүлеп, өстәмә класслар ясыйбыз. Кирәкле регламент эшләре инде башкарылды. Кабинетлар төзү, лабораторияләрнең матди-техник база-
сын яхшырту өчен финанс ярдәме алдык. Әле менә физика лабораториясен ныгытасы бар. Бер сменалы мәктәп ул – укуның уңышын тәэмин итә торган фактор.

Бала дәрестән соң ни белән шөгыльләним дисә, шул бар бездә. 60 тан артык түгәрәк эшли, шуларның шактые түләүсез. Мәктәпнең инфраструктурасы бай: ике бассейн, ике спортзал, футбол кыры, баскетбол мәйданчыгы… Без, нигездә, читкә йөрмибез диярлек. Бер дигән кино залыбыз, тавыш яздыру студиябез бар. Синхрон йөзү мәктәбе эшли. Тренерыбыз – спорт мастеры Оксана Махоткина үз эшенә бик җитди карый. Моннан элек Совет районы администрациясе башлыгының: «Районда бадминтон спорты юк», – дигән фикерен эләктереп, бадминтон үзәге төзедек. Ул чакта бу уен шулкадәр популярлык казаныр дип башка да килмәгән иде. Тренерлардан да уңдык. Универсиадага бадминтон буенча Татарстан командасын әзерләргә дип килгән спорт мастерлары – ирле-хатынлы Инна һәм Андрей Воробьевлар хәзер бездә эшли. Көннең икенче яртысында спортзал умарта күче кебек гөжләп тора. Сәламәтлек өчен дә файдасы зур: күз, кул, хәрәкәт координациясе – барысы да бар… Балаларыбыз мәктәп кысасында шөгыльләнә башлыйлар, аннан аларны әкренләп республика җыелма командасына сайлап алалар. Баш тренер үзебездә булгач, спортның бу төре буенча без лидерлар дип әйтә алам. Бездәге бадминтон үзәгенә башка мәктәпләрдән дә йөриләр. Дәрестән соң калып шөгыльләнү кулайрак дип, күп укучылар бирегә күчеп үк килде. Элек Залесный бистәсендә булган синхрон йөзү белән дә шундый ук хәл. Нәкъ спорт мәктәбендәге кебек: иртән дәресләргә кадәр бер тренировка, дәресләрдән соң тагын күнегүләр. Аның каравы әти-әниләренең күңеле тыныч, дәресләрдән соң балаларын шәһәрнең бер башыннан икенчесенә түгәрәккә йөртәселәре юк. Нәтиҗәләр дә сөендерә: әйтик, синхрон йөзү белән шөгыльләнүче Агния Тулупова хәзердән үк Татарстан җыелма командасына кабул ителде. Мәктәбебезнең Тулпар урамында урнашуы үзе үк кайбер балаларга ипподромга да юл күрсәтеп тора. Ат спорты белән шөгыльләнүчеләребез дә шактый.

181 нче мәктәптә тупланган тәҗрибәдән чыгып, безнең педагогик коллектив бер сменалы, тулы көнле мәктәп яклы дип әйтә алам. Монда бар да ота: мәктәп тә, балалар да, әти-әниләр дә.

Расиха ФАИЗОВА

Фото: Юлия Калинина

Добавить комментарий