Логотип Магариф уку
Цитата:

Биектаудан Рудкинс Асса Брендон шаккатырды

Бу көннәрдә   Биектауның Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче  урта гомуми белем бирү мәктәбендә булып кайттык. Тәнәфес вакытында әлеге иркен, якты заманча мәктәптә укучы  балалар белә...

Бу көннәрдә   Биектауның Галимҗан Баруди исемендәге 4 нче  урта гомуми белем бирү мәктәбендә булып кайттык.
Тәнәфес вакытында әлеге иркен, якты заманча мәктәптә укучы  балалар белән аралашырга да җай чыкты.  4 нче спорт (футбол) сыйныфында  укучы Рудкинс Асса Брендон исә ялындырып тормады: “Татар теле ул – минем анам теле”, – дип,  татарча шигырь  дә сөйләп бирде.     Мәктәпкә укырга кергәч, ул  музыка коралында уйнарга да өйрәнгән, татарча спектакльләрдә бик теләп катнаша икән.  Энесе Тони да шушы мәктәптә 2 нче сыйныфта  укый, ди.
 Укытучысы – Алия Әлфрит кызы Хәкимова да:  “Брендон – кечкенәдән   җыр-моңга тартылган бала.   Дусларына  беренче булып  ярдәмгә ашыгучы да ул.  Аңарда  логик фикерләү бик көчле ", – дип  мактый интернациональ гаиләдә үсүче егетне.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ