Логотип Магариф уку
Цитата:

Бикә апа истәлегенә

Татарстан Язучылар Берлегенең Габдулла Тукай исемендәге әдәби клубында танылган шагыйрә һәм публицист Бикә Рәхимованың тууына 80 ел тулуга багышланган “Бакый сагыш” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде...

Татарстан Язучылар Берлегенең Габдулла Тукай исемендәге әдәби клубында танылган шагыйрә һәм публицист Бикә Рәхимованың тууына 80 ел тулуга багышланган “Бакый сагыш” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Тамаша залының халык белән шыгрым тулы булуы шигырь сөючеләрнең шагыйрә Бикә Рәхимованың үзен дә, аның иҗатын да һаман да йөрәк түрләрендә саклауларын хәтергә төшереп тора иде.

Әйе, Бикә апа арабыздан иртәрәк, әле бик озак еллар кадерле әни, дәү әни һәм каләмдәш булып яши торган чакта арабыздан китеп барды. Аның сәхнә диварыннан безгә текәлгән карашларыннан бирегә килгән дусларына рәхмәт хисләрен тоярга була иде. Ул исән чагында да игелекле җан булып гомер кичерде. Синең белән бер таныша калса, очрашканда-күрешкәндә синең дөньяда барлыгыңны белеп, хәлеңне сорашмый калмый иде. Бикә апаның миңа шигырь китапларын да бүләк итте. Берсе турында “Шәһри Казан” газетасына да язганым булды. Аның эчке кичерешләр дулкынында язылган тирән уйлы, хисле һәм фәлсәфи шигырьләре турында үз фикерләреңне язу өчен йөрәкне шактый кактырырга, уйланырга туры килә иде.

Кичә Римма Ибраһимова башкаруында аның без үсмер чактан ук тыңлап үскән “Без танышкан ай” дигән җыры белән башланып китте. Бу җыр апрель турында. Үсмер чагыбыздан беренче мәхәбәтне танырга өйрәткән җыр булып истә калган иде ул. Җыр дигәннән, республикабызның танылган артистлары Эмиль Җәләлетдинов, Мирсәет Сөнгатуллин, Гөлнара Габидуллина, Айдар Сөләйманов та аның шигырьләренә язылган байтак җырлар башкардылар. Язучылар берлеге рәисе, танылган драматург Данил Салихов, күренекле шагыйрьләр Рәдиф Гатауллин, Эльмира Шәрифуллина, Бикә апаның якташлары Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лия ханым Мәрдегалләмова, Әлки районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина ясаган чыгышлар да Бикә Рәхимованы гаятькешелекле шәхес итеп күз алдына китереп бастырдылар. Халык сәхнәдә аның Мәскәүдән әнисен искә алырга кайткан улы Алмаз Равилович Фәйзуллинның чыгышын да яратып, үз итеп кабул итте. Баксаң, Алмаз әнисенең туган көнендә – 10 апрельдә туган икән. Алмаздан соң беркавымнан, сәхнәгә Равил абыйның оныклары – Чулпан, Ильяс, Камил күтәрелде. Һәркайсы үзенең талантлы сабый икәнлеген күрсәтте. Ильяс –баянда, Чулпан фортепианода уйнады, ә Камил исә дәү әнисенең “Җайдак малай” дигән шигырен сөйләде. Югыйсә алар өчесе дә бакча яшендәге сабыйлар гына әле.

Бикә Рәхимованың Татарстанның халык артисткасы Дания Нуруллина башкарунда яңгыраган шигырьләре дә без - тамашачылар йөрәгенә нур өстенә нур булып ятты. Урының җәннәттә, гүрең нурлы булсын, Бикә апа!

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ