Логотип Магариф уку
Цитата:

Бишнәдә мәктәп кабаттан ачылды

2011 елда гөрләп эшләп торган Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбен башлангыч мәктәпкә калдырганнар иде. Укучыларны 10 км ераклыктагы күрше авылга – урта мәктәпкә автобус белән йөртә башладылар. Югары...

2011 елда гөрләп эшләп торган Бишнә төп гомуми белем бирү мәктәбен башлангыч мәктәпкә калдырганнар иде. Укучыларны 10 км ераклыктагы күрше авылга – урта мәктәпкә автобус белән йөртә башладылар. Югары сыйныф укытучылары каян эш тапсалар, шунда киттеләр. Укытучыларның да, укучыларның да, әти-әниләрнең дә күпме генә каршы торуларына да карамастан район җитәкчеләренең карары үзгәрмәде. Авыл уртасындгыа ике катлы мәктәп бинасы бушап калды. Башлангыч сыйныф укытучыларына эшләргә авыр һәм күңелсез булып калды. Мәктәпнең эчен, ишегалдын, бакчасын карап, чистартып торырга кирәк иде. Директор булып калгач, мин үзем дә нәрсәгә тотынырга да белми аптырадым.
Авылыбызда 1999 елдан бирле балалар бакчасы эшләми иде. Район башлыгы безгә балалар бакчасы ачарга рөхсәт биргәннән соң, август аенда ремонт эшләре башланды. Ике төркем балага бөтен унайлыклары булган балалар бакчасы 2012 елның март аенда үз ишекләрен ачты. Бакча ачылган көнне бик матур итеп бәйрәм ясадык. Безнең коллективка тәрбиячеләр, тәрбиячеләрнең ярдәмчеләре өстәлде – гаиләбез зурайды. Әти-әниләр безгә һәрвакыт ярдәм итеп торды: ике төркем өчен дә матур итеп балалар мәйданчыклары ясадык, территорияне матурлауда да көчләрен җәлләмәделәр. 2013 елда мәктәпне яна уку елына кабул итү комиссиясе, безнең хезмәтне югары бәяләп, август конференциясендә Мактау грамотасы һәм кыммәтле бүләк тапшырды.
Укытучылар, тәрбиячеләр белән киңәшкәннән соң, мәктәбебездә 2014 елның март балалар бакчасының өлкән группасында тәрбияләнүчеләр һәм I –VI сыйныф укучылары өчен, республика күләмендә туган якны өйрәнүгә багышланган иҗади һәм проект эшләр конкурсы оештырып карарга булдык. Бу эшкә югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Гөлсинә Юныс кызы Гарифуллина алынды. Укытучылар һәм аларның конкурста катнашучы балаларының хезмәтләреннән торган җыентык бастырдык. Эшләрен төрле секцияләргә булдек. Үзебез генә түгел, ярдәмчеләребез КФУның география кафедрасы мөдире И.Т.Гайсин, Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы мөдире Г.Р.Хәмитова, Казандагы олимпиада үзәге белгечләре безгә ярдәм итте. Беренче елны йөзгә якын конкурсант катнашты. Барысы да канәгать булып китте. Менә инде без узган уку елында конкурсны алтынчы тапкыр үткәрдек. Үзебезнең мәктәп балалары елдан-ел активлаша. Әти-әниләр дә ярдәм итәргә тырышалар.
2015 елда республикабыз программасына кереп, мәктәп территориясендә менә дигән спорт мәйданчыгы төзеттек. Аның ачылышына Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов та килде. Авыл кешеләре, әти-әниләр белән очтрашты, аларны борчыган сораулар белән танышты, мәктәбебез белән танышып чыкты. Үзе дә хезмәт юлын укытучы булып башлаган Илдар Ирекович шул чакта: «Мәктәбегезне ачарга кирәк, тугызъеллык мәктәп булып гөрләп эшләрлек мәктәп бит бу!», – дигән иде. Мин аптырашта калдым. «Ничек итеп ачып булыр икән соң аны?» – дип баш ватттым.
Берничә ел мәктәпнең түбәсеннән су акты. 1980 елда төзелгән мәктәп бинасы бит. Капиталь ремонт булганы юк, түбә тузган. 2017 елда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Вәли кызы Афанасьева янына барып гозеремне җиткереп карадым. Ул бервакытта да кеше сүзен аяк астына салып таптамый, тыңлый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Ышанасызмы, 2018 елга безнең мәктәп түбәсенә 2 млн. 185 мең сумлык капиталь ремонт ясалды. Безнең шатланганны күрсәгез икән!
2019 елның февраль аенда авыл җыенына районыбыз башлыгы Александр Васильевич Тыгин белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Вәли кызы Афанасьева килде. Шул очрашуда әти-әниләр авылыбызда кабаттан мәктәп ачарга кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыктылар. Балалар санының безнең авылда аз түгеллеген, күрше авылга йөртүче автобусның ватыклыгы турында да әйтелде. Җитәкчеләребез шунда безгә мәктәпне тугызъеллыкка үзгәртү турында сүз бирделәр. Февраль башында сөйләшелгән сүзнең нәтиҗәсе май аенда район башкарма комитеты карары белән расланды. Без моңа башта ышанмадык, ләкин бу дөрес булып чыкты!
Май аеннан мәктәбебезне үзгәртү буенча ремонт эшләренә тотындык. 8 ел тик торган кабинетларны ремонтлый башладык. Җәй буе күп хезмәт куйдык. Ремонт эше авыр булса да, беркем дә зарланмады: чөнки аларнын балалары, оныклары укыячак иде бит бу мәктәптә. Әти-әниләр кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр, читтә калмадылар. Балалары мәктәптә укымаган аылдашларыбыз да бу эштән битараф калмады. Авылыбыз башлыгы Илгиз Мәгъсүм улы Фәтхуллин инде кулыннан килгәнчә бар тырышлыгын куйды. Барыбызнын да хезмәтен мәктәпне кабул итү комиссиясе август аенда югары бәяләде. Кабинетларны ремонтлау гына түгел, аларны җиһазлыйсы да бар бит. Газпромтрансгаз Уфа» оешмасы генераль директоры Шамил Госман улы Шәриповка (аның әтисе тумышы белән безнең авылдан) укучылар өчен компьютерлар сорап хат яздык. Ышанасызмы, 10 көн дә узмады – Шамил Госманович Уфадан безгә компьютерлар һәм оргтехника кайтартты. Программаларын урнаштырып та киттеләр. Безнең өчен бу зур шатлык булды. Районыбыз бюджетыннан ике кабинетка интерактив такта, идәнгә линолеум, тимер ишекләрне финанслады. Күмәк фермер хуҗлыкгы җитәкчесе Рамил Камалиев өч сыйныфка интерактив такта бүләк итте.
Мәктәпне ачу тантанасына күп кенә кунаклар да килде. Алар арасында – Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Эльза Ренат кызы Кадникова, педагогика фәннәре докторы, КФУның география белән экологиядән белем бирү методикасы кафедрасы мөдире, профессор Илгизәр Тимергали улы Гайсин, Бишнә җирле үзидарәсе башлыгы Илгиз Мәгъсүм улы Фәтхуллин, иганәчеләребез, ветеран укытучылар, әти-әниләр, авылдашлар. Барысы да изге теләкләрен җиткерделәр, мәктәпкә алып килгән бүләкләрен тапшырдылар.
Шулай итеп, быелгы Белем бәйрәмен Бишнә авылы балалары үз мәктәпләрендә каршы алды. 51 укучы беренче сыйныф сәгатьләрен яңа ремонтлаган кабинетларда уздырды. Әйе, мәктәбе булган авылның киләчәге бар. Мәктәп шаулап тора икән, димәк, авыл яши. Төпле белем алып, киләчәктә тормышта югалып калмаслык, җәмгыятебезгә файда китерерлек, бүгенге тормышка яраклаша алырлык егетләр һәм кызлар тәрбияли алсак, без бик шат булыр идек. «Хәерле сәгатьтә!» дип кенә әйтәсе кала.
Гөлсинә ГАРИФУЛЛИНА, Яшел Үзән районының Бишнә төп мәктәбе директоры урынбасары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ