Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөек шәхесләр Әдһәм Тенишев кебек була

Татар халкы шәхесләргә бай: дөнья күләмендә танылган язучылар, сәнгать әһелләре, спортчылар, каһарманнар, генераллар... Күпсанлы татар кешеләре арасында горурланырлык олпат галимнәр дә байтак, әлбәттә...

Татар халкы шәхесләргә бай: дөнья күләмендә танылган язучылар, сәнгать әһелләре, спортчылар, каһарманнар, генераллар... Күпсанлы татар кешеләре арасында горурланырлык олпат галимнәр дә байтак, әлбәттә. Бу язмада сүзебез шундыйларның берсе – күренекле галим Әдһәм  Тенишев турында.
     Әдһәм Рәхим улы  – борынгы һәм хәзерге төрки телләр белгече, Көнчыгыш халыкларының тел, әдәбиятлары, этнография һәм тарихлары турында күпсанлы әһәмиятле хезмәтләр авторы, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясенең Тел гыйлеме институтындагы урал-алтай телләре бүлеге мөдире, СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты, Россия табигать фәннәре академиясенең һәм Халыкара информатика  академиясенең академигы, Төрек лингвистик җәмгыятенең, Фин-угор  җәмгыятенең әгъза-корреспонденты, Россия тюркологлары комитетының рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы.
      Әдһәм Тенишев 1921 нче елның 24 апрелендә Пензада татар зыялылары гаиләсендә дөньяга килә. Тенишевлар нәселе элекке данлыклы морзалардан башлана. XIX гасырда – XX йөз башында бу нәсел  татар халкына күренекле зыялыларын биргән: язучылар Заһир Бигиев, Гафур Коләхмәтов, галим һәм дини реформатор Муса Бигиев, табиб Усман Тенишев, юрист Якуб Тенишев, рус-япон сугышы каһарманы, офицер Измаил Тенишев, педагог Айшә Тенишева һәм Рәхим Тенишев.

     Ватан сугышыннан соң Әдһәм Тенишев Ленинград университетының Көнчыгыш факультетында шәрык дөньясы белгечлеген үзләштерә. Аның киң кырлы галим булып китүендә ул чагында анда эшләгән бөек гыйлем ияләре В.Алексеев, И.Крачковский, В.Жирмунский, С.Малов, Н.Дмитриев, А.Кононов, В.Струве, И.Орбели һәм И.Петрушевскийның роле зур була.
     Ленинградта аспирантура тәмамлап, диссертация яклаганнан соң, бу яшь галимне Мәскәүгә СССР Фәннәр академиясендәге Тел белеме институтының  төрки телләр секторына гыйльми хезмәткәр итеп эшкә алалар.Хезмәт биографиясендәге  иң кызыклы һәм нәтиҗәле чоры – аның, СССР-Кытай хөкүмәтләренең үзара килешүе нигезендә, өч ел буе Кытайда эшләве.
     Кытайның көнбатыш өлешендәге ерак районнарда өч тапкыр озак вакытлы экспедициядә булып, уйгур, салар, сарыг-югур халыкларының телләрен өйрәнә. Бик сирәк очрый торган әлеге халыкларның телләре, халык авыз иҗаты, тарихы һәм этнография буенча материаллар туплый ул.  Соңыннан  галим аларны үзенең хезмәтләрендә  куллана.
        Кытайда чагында Әдһәм Тенишев студентларга төрки телләр буенча лекцияләр укый, семинар дәресләре уздыра, кытай телендә «Төрки телләрне өйрәнүгә кереш», «Төрек теле грамматикасы» дигән китапларын бастырып чыгара. Академик Тенишевнең татар теле белән кардәш төрки телләр, төрки халыкларның этнографияләре, халык авыз иҗатлары, тарихларына караган гыйльми хезмәтләре бик күп. Без аларның кайберләрен – аеруча әһәмиятлеләрен генә атап китәрбез.
      Әдһәм Рәхим улы коллегалары белән берлектә 6 томлы монументаль фәнни хезмәт – «Төрки телләрнең тарихи грамматикасы»н яза һәм бастырып чыгара. 1977 елда «Дөнья телләре» сериясеннән 50 басма табаклы «Төрки телләр» дигән коллектив хезмәт басылып чыга. Бөтендөнья төрки телләр фәнендә бу энциклопедик басманың тиңе юк: монда 40 ка якын борынгы һәм хәзерге төрки тел тасвирланган.
      Галим төрки телләрнең монгол, Урал, Көнбатыш Европа телләре белән багланышларын тикшерә, Тибет телләре белән кызыксына (амбо дигән тибет сөйләшен өйрәнә). Монгол телләреннән хәбәрдар кеше буларак, ул «Монгол телләренең чагыштырма-тарихи грамматикасы»ның проектын төзүдә катнаша. 1990 елдан ул М.Горький исемендәге әдәбият институтында нәшер ителгән «Евразия халыклары эпосы» сериясенең җитәкчесе була. Аның редакциясендә кыргыз, карачай-балкар, карел-фин һәм бурят эпосларының ике телле басмалары дөнья күрә.
      Академик үзенең ана телен дә игътибардан читтә калдырмый. Ул, татар теле тарихы мәсьәләләрен тикшереп, нигезле нәтиҗә ясый: аныңча, татар әдәби теле ул  ХIII–ХVIII гасырларда караханид-уйгур, хорезм-төрки, угыз-төрки, болгар, чагатай телләре һәм татар теленең үз җирлегендә формалашкан тел.
      Әдһәм Тенишевнең мәшһүрлеге, зур галим булуы өстенә, бик кешелекле шәхес булуында. Ул ифрат итагатьле, тыйнак, зыялы, бик тә ярдәмчел, кече күңелле зат иде. Аны нинди генә күркәм сыйфатлар белән тасвирласаң да, аз булыр кебек. Якыннан белгән кешеләр аны соклану, сагыну хисләре белән искә ала. Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясендә эшләгән абруйлы татар галиме булганлыктан, аңа, төрле ярдәм сорап, милли республикалардан, әлбәттә, Татарстаннан, Башкортстаннан да күп кешеләр – нигездә, тел-әдәбият әһелләре мөрәҗәгать итә. Һәм Әдһәм ага аларның берсенең дә гозерен игътибарсыз калдырмый, кирәк чакта ярдәм кулын суза.
     80 нче еллар башында,  мин докторлык диссертациясе  яклар алдыннан «киртәгә» очрадым. Диссертациям рус һәм татар телләрен чагыштырып өйрәнү темасына язылганлыктан, илнең югары уку йортларында әлеге тема буенча диссиртация яклатучы гыйльми совет булмады. «Мондый фәнни хезмәтне хөкүмәт карамагындагы Югары аттестация комиссиясе оештырган махсус советта гына якларга мөмкин», – диделәр... Нәрсә эшләргә? Шунда юлыма  шәфкатьле Әдһәм ага очрады, ярдәм кулын сузды, «киртә»ләр калмады,   фәнни эшемне уңышлы якладым. Ул вакытлардан соң күп сулар акты, күп еллар үтте. Ә без төрле  калаларда, ул – Мәскәүдә, мин Казанда яшәсәк тә,  телефоннан сөйләшеп,  вакыт-вакыт очрашып хәлләребезне белешеп тордык. Сөйләшкәндә гаиләмнең хәлләрен сораштырмый калмый иде. Сөйләшүе бик тә йомшак, ягымлы, әдәпле. Бәлки, кемгәдер гаҗәп тоелыр, әмма хак сүз: ул миңа «Рүзәл җаным» дип эндәшә торган иде.
               Әдһәм Рәхим улы берничә ел Казан педагогика университетындагы мин җитәкләгән диссертацияләр яклау советының әгъзасы булды, Мәскәүдән  килеп аның эшендә актив катнашты. Башкалабызга бик яратып килә иде ул. «Монда мина татарлар арасында, үзебезнең ерак әби-бабаларыбыз ватанында булу, татарча сөйләшү  бик рәхәт», – дип әйтә торган иде. Мәскәүдә яшәсә дә, телне бозмыйча гел татарча аралашты.
          Яман чир белән авыртып киткәч тә, карамастан,  зур ихтыяр көченә ия кеше буларак, авыр хәлдә булуын башкаларга сиздермәде. 80 яшьләренә кадәр диярлек кышларын тимераякта бозга шуарга йөрде, җәйләрен Кыргызстандагы Ыссык күле тирәсендәге табигать кочагына сәяхәт кылырга яратты. Кешеләр белән аралашучан, уен-көлке яратучан, ачык, киң күңелле шәхес иде. Ул заманның чын кешеләре, бөек шәхесләре менә шундый була: алар  галимлекләре белән  масаеп йөрмиләр, халыкчан булып калалар. Әдһәм Рәхим улы  нәкъ менә шундый шәхес иде.
     Татар халкының данлыклы улы Әдһәм Тенишевнең исеме фән, мәдәният тарихына алтын хәрефләр белән язылыр. Без исә, аның меңләгән тарафдарлары, бу мәшһүр шәхеснең якты истәлегенә һәрвакыт турылыклы булып калырбыз.
 
 Рүзәл Юсупов,

 Татарстан Фәннәр

академиясе академигы

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ