Буа урамнары ни сөйли?

Бөтендөнья татар когрессының Буа каласында үтәсе күчмә утырышына дип килгәч, шәһәрнең мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре буйлап йөрттеләр үзебезне. Борынгы шәһәр урамнары буйлап йөрү, Буага тәүге тапкыр аяк басан кеше буларак, шәхсән миңа шушы төбәкнең тарихы, аның тарихи объектлары белән танышу өчен менә дигән форсат иде бу. Театр гардеробтан башланса, авыл яки шәһәр – үзендәге урам исемнәренән. Гаептән булмасын: без – татарлар урамнарыбызга исем бирүдә кирәгеннән артык «толерант» инде. Җәһәннәм читендәге әллә кайсы халык вәкиленең исемен урамнарыбызга кушу дигәндә безгә җиткерүче юктыр анысы! Татар милләтеннән булган, үз төбәгебездән чыккан күренекле шәхесләрнең исемен бирдертмәс өчен җан тартышабыз, әле исемен биргән очракта да я шәһәр читендәге, я инде ике-өч йортлы тар тыкрыкка… Татар мәркәзе саналган Казанда бу нәкъ шулай! Бәлки Буа мишәрләренең бу нисбәттән милли горурлыклары Казан татарларыннан югарырактыр!?

Кала белән таныштыруны Буаның Мәдәни үзәгеннән башладылар: анысы – Космовский урамында. Чираттагы тукталышыбыз –«Ак каен» балалар бакчасы белән татар гимназиясе урнашкан урам немец кызы Роза Люксембург исемендә икән. Өченче тукталышыбыз булган Буа драма һәм сатира театры исә тагын да кәттәрәк немец исемен йөрткән урамда ук булып чыкты: Карл Маркс дип әйтүе генә ни тора! Буа түрәләре фикеренчә, татар халкының йөзек кашына торырдай якташлары бертуган Шәрәфләр, Борһан Шаһиди, Гомәр Гали, Гомәр Толымбайларны әлеге алман теоретиклары дәрәҗәсенә куярлык түгел, ахры. Соңгыларының Буа җирлеге өчен «файдалары» да күбрәк булгандыр, күрәсең. Шулай булмаса, Маркс, Люксембург исемнәренә шушы көнгәчә мөкиббән китеп йөрмәсләр иде. Хикмәт бу өч исемдә генә түгел икән әле.

Буа каласында 155 урам бар, диделәр. Тик аларның күбесе Буага бөтенләй нисбәте булмаган чит ил һәм башка төбәк, бүтән милләт кешеләре исемендә: Карл Либкнет, Нахимов, Варейкис, Суворов, Щорс, Энгельс, Жофес, Гарнизов, Самочкин… Хәтта Арефов, Хмельницкий, Бебель, Комаров исемнәрен йөрткәннәре икешәр: исемнәрен урамнарга гына бирү җитмәгән – алар исемендәге тыкрыклары да бар булып чыкты…

Бу көннәрдә «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизын урыннарда тикшерү бара. Стратегиядәге дүрт юнәлешнең берсе – «Татар тормышын оештыру» дип атала. Татар яшәгән төбәкләрдә татар рухы хөкем сөргән, татар исемнәрен йөрткән урам-биналар белән хозурланып һәм горурланып яшисе иде дә бит! Буадагыча, чит ил революционерлары исеменә мөкиббән китеп, күпме яшәргә була инде. Әлеге кала үзе дә рус телендә Буинск урынына Буа дип атала алмас идемени!? Бу шулай ук күпчлек татарлар яшәгән Сарман, Биектау, Азнакай, Аксубай, Арча, Балтач, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Чистайга да кагыла. Русларга әйтергә кыен дип тә аклана алмыйбыз, шулай да, аларның татарча исемнәренә -ск, -ово ише кушымчалары өстәп, русчага әйләндергән булабыз. Татар җирендә яшәп, чит ил кешеләре исемнәренә мөкиббән китеп, чит тел кануннары белән эш йөрт инде.

Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий