Логотип Магариф уку
Цитата:

Буаның йөзьяшәр гыйлем учагы

Сүзебез – әлбәттә, Мулланур Вахитов исемен йөртүче Буа гимназиясе хакында. Гомер-гомергә татар мохите хөкем сөргән һәм әле дә, Буадагы башка мәктәпләрдән үзгә буларак, татар милли йөзен, татар рухын с...

Сүзебез – әлбәттә, Мулланур Вахитов исемен йөртүче Буа гимназиясе хакында. Гомер-гомергә татар мохите хөкем сөргән һәм әле дә, Буадагы башка мәктәпләрдән үзгә буларак, татар милли йөзен, татар рухын саклап калырга җан тартышкан гыйлем йорты ул. Тагын шунысы: өч елдан бу гимназия үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәчәк. Гимназия коллективы бу арада шушы юбилейга әзерлек белән бәйле куанычлы мәшәкатьләр белән яши. Тагын шунысы бар: әлеге гимназиягә безнең «Мәгариф» журналының актив авторларыннан берсе – Татарстанның атказанган укытучысы Ленар Бәдретдин улы Зиннәтуллин директорлык итә. 18 ел шушы вазифада инде ул. Гимназиянең үсеш баскычларын, тарихын аннан да төгәлрәк белүче юктыр, мөгаен. Чөнки коллективының бәләкәй генә уңышына үзенең күпме күңел җылысын салган, хезмәттәшләрен шул җиңүләргә әйдәп барган ул. Кичә юлыбыз Буа якларына килеп чыккач та, вакыт тарлыгына да карамастан, шушы гимназиягә сугылып чыгасы иттек.
Йөзьяшәр юбилеена хәзерләнүче гимназия белән танышуны да аның «Туган якны өйрәнү» музееннан башлавыбыз бик тә урынлы иде. Моннан чирек гасыр элек тарих укытучысы Рифгать Хәсән улы Галәтдинов тырышлыгы белән барлыкка килгән тарихи ядкарьләр мәгарәсе ул.
Ирек НИГЪМӘТИ фотолары
Бүгенге көндә 300 гә экспонат кына бар анда! Аларның күпчелеген борынгы акчалар, көнкүреш кирәк-яраклары, эш кораллары, кул эшләре, төрле елларда бу уку йортын тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларының фотолары. Шунда ук – Рифкать ага Галәтдинов үзе ясаган «Сөембикә манарасы» һәм «Икмәк – тиңсез хәзинә» дигән макетлары. Гимназияләре 1934 елдан биле аның исемен горур йөрткән халкыбызның милли герое Мулланур Вахитовка багышланган стенд та гаять тә бай эчтәлекле. Гимназия тарихына кагылышлы стенд янында да күпләр озаклап туктала. Музейдагы аерым бер стенд заманында шушы гыйлем йортын тәмамлаган язучылардан Әхмәт Рәшит, драматург Шәриф Хәсәенов, Равил Рахмани, Барлас Камалов,Фирдүс Дәүбаш, Данис Хәбибуллиннарның тормыш юлын һәм иҗатын колачлаган. Ә инде якташлары – күренекле рәсам, скульптор, график Баки Урманчега багышланган стенд – үзенә бер. Музейда аерым бер бүлек Буа районының сугыш һәм хезмәт каһарманнарына багышланган.

Таһир САБИРҖАНОВ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ