Логотип Магариф уку
Цитата:

Чаллыда яңа мәктәпләр ачыла

Яр Чаллы шәһәренең 65 нче микрорайонында 42 нче мәктәп ачылырга әзерләнә. Соңгы елларда бу - автокалада төзелә торган дүртенче мәгариф учреждениесе. Мәгариф тармагы эше турында матбугат конференциясен...

Яр Чаллы шәһәренең 65 нче микрорайонында 42 нче мәктәп ачылырга әзерләнә. Соңгы елларда бу - автокалада төзелә торган дүртенче мәгариф учреждениесе.
Мәгариф тармагы эше турында матбугат конференциясендә журналистларга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин сөйләгәннәр. Бу хакта Чаллының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Барлык мәктәпләр дә яңа микрорайоннарда ачылган, анда укучылар шактый күп. Әлеге мәктәпләрнең барысы да тулы, хәтта микрорайоннарны мәктәпләр белән тәэмин итү буенча куелган бурычлар да тулысынча үтәлгән», - дип белдерде Рамил Хәлимов.
Мәктәпләрдән тыш, яңа микрорайоннарда балалар бакчалары да төзелә. Соңгы биш елда шәһәрдә өстәмә 17 яңа балалар бакчасы төзелде: «Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итү бурычын тулысынча үтәдек. «Демография» милли проекты нигезендә, безнең алда ясле яшендәгеләрне -1,5 яшьтән өч яшькә кадәрле нәниләрне урыннар белән тәэмин итү бурычы тора» , - дип билгеләп үтте спикер.
Фото: nabchelny.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ