Чынга ашмаган хыял бәхете

Чаллыда яшәүче Зинфера Имамованың кечкенәдән үк күңел түрендә йөрткән ике хыялының берсе дә тормышка ашмаган. Әмма бүгенге көндә ул үзен бик бәхетле саный.

Ак халатлы, әмма табиб түгел

«Үз-үземне белгәннән бирле ак калпак, ак халат киясем, ап-актан гына эшләп йөрисем килде. Халатны киям үзе, әмма медицинада түгел», – ди ул, кечкенә чактагы омтылышлары хакында искә төшереп. Урта мәктәпнең сигезенче сыйныфын тәмамлаган кыз укырга Уфа медицина училищесына барып керә. Әмма, ният изге булса да, тормышка ашарга язмаган булган, күрәсең. Әнисе, авырып киткәч, башка берәүне дә якын китермичә, Зинферасын чакыртып кайтара. Әнисенең авыруы сагынудан гына булганмы, шөкер, терелә. Әмма поезд киткән: дәресләрне күп калдырганга, кызны уку йортыннан чыгаралар. Икенче елны тагын сәфәргә тәвәккәлли кыз һәм әнисенә: «Инәй, бу юлы ераккарак китәм, тиз генә кайтара алмаслык җиргә», – ди дә моңа кадәр күз күрмәгән Чаллыга юл тота. Башта биредәге һөнәр училищесында ипи пешерү серләренә өйрәнә, аннан соң Свердловскиның азык-төлек техникумында читтән торып технолог белеме ала.

Хезмәт кенәгәсендә эшкә керү турында бер генә язма. Калганнары рәхмәт тә бүләкләү хакында. Училищедан соң ук эшкә урнашкан Чаллы ипи пешерү комбинатыннан кая да булса китү турындагы уй аның башына да кереп карамаган. Хәтта хезмәт хаклары түбәнәебрәк торган елларда да. Ә инде моннан 30 елдан артык элек, комбинат белән идарә итүгә Рафаэль Юнысов җитәкчелегендәге яңа команда килгәч, эшләр бөтенләй уңайга киткән. Предприятие «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте итеп үзгәртелгән. Өч дистә елдан артык вакыт эчендә төрле җитәкчеләр кулы астында, төрле цехларда хезмәт куйган Зинфера ханым: «Шуннан бирле «Чаллы икмәге» бер кризисны да белмәде, чөнки яңа техника кайтты, яңа технологияләр керде, күп төрдәге яңа продукция җитештерелә башлады, – дип сөйли. – Рафаэль Сөләйманович аларны сату базарын киңәйтү буенча уңышлы эшли. Без пешергән икмәк кенә түгел, чәк-чәк, мармелад, зефир кебек берничә дистәдәге табын күрке – тәм-том Кама аръягының барлык районнарына барып җитә. Депутат җитәкченең Дәүләт Советында җирле җитештерүчеләр турында кайгыртып ясаган чыгышлары безне продукция сыйфатын югары дәрәҗәдә сакларга рухландыра».

Хәзер күп хезмәт заманча техника ярдәмендә башкарыла. Шулай да кеше хезмәтенең әһәмиятен беркем дә инкарь итә алмый. Күмәч җитештерү цехының уңган пешерүчесе Зинфера Имамованың оештыру сәләтенә дә ия булуын күреп алган элеккеге цех директоры Надежда Михайловна Бабина көннәрдән бер көнне аңа болай ди: «Кушканны эшләү чорын уздың инде син, башкаларны өйрәтә аласың». Берәү дә җитәкче булып тумый. Яңа белгечләрнең коллектив эшен оста оештыруына комбинатта әледән-әле үткәрелә торган тренинглар ярдәм итә. «Бездә бит, нигездә, хатын-кыз эшли.

Ә аның уңай яклары да, уңайсызлыклары да бар. Әмма барыбызны бер йодрык итә торган уртак чаралар күп. Моңа спорт ярышлары да, юбилейлар да, октябрь аеның өченче якшәмбесендә үтә торган азык-төлек сәнәгате хезмәткәрләре көне дә керә. Коллективыбыз тату, бердәм, бер гаилә кебек», – дип, бүгенгесенә шөкрана итә катлы камыр цехында мастер-технолог булып эшләүче героебыз – ак калпак, ак халатлы эшнең бер медицина белән генә чикләнмәвен үз язмышы аша танып белгән Башкортстан кызы.

Яшьтәмени хикмәт?

Элек «пятачок»лар модада булган. Бер урында җыелган яшьләр шунда биегән, җырлаган, уеннар уйнаган. Егетләр кызлар белән аралашкан, танышкан. Зинфераның «пятачок»та ду китереп биеп йөргән чаклары яшьләр арасында композитор Азат Хөсәенов җырлары танылган чорга туры килгән. «Кич буе аның җырларына кушылып биегәннән соң, Данил мине озата кайтты. Менә шуннан бирле аерылышкан юк. Энҗе туйга якынлашып киләбез», – дип елмая Зинфера ханым, сүз икенче хыялының ничек «җимерелүенә» килеп төртелгәч.

«Кияүгә чыкканчы: «Ирем үземнән өлкәнрәк булсын иде» дип хыялландым. Моңа әтәй белән инәйнең үрнәге сәбәпче булгандыр, мөгаен. 27 яшьлек әтәем Габбаска кияүгә чыкканда, инәем Заһидәгә 16 яшь кенә булган. Әтәй гомер буе инәйне аркасыннан сөеп, назлап торды. Үзара, исемнәрен әйтешмичә, «син, синкәем» дип кенә сөйләшәләр иде». Шундый мәхәббәттә ун бала тапкан Габбас белән Заһидәнең сигезенче баласы ул Зинфера. Өлкәнрәк егеткә кияүгә чыгу турындагы теләге чынга ашмаса да, Данил белән корган тормышлары төп нигездә күргәннән бер карыш та ким түгел. Хәер, монысы да шул нәсел ныклыгына барып тоташа бит. «Икесе дә бик уңганнар иде. Тырыш булмасаң, ун баланы ничек аякка бастырмак кирәк, – дип көлә Зинфера, Юбайкүл буенда үткән балачагын искә төшереп утырганда. – Гади колхозчы гына булса да, әтәй, мәрхүм, яңалыкка бик хирыс иде. Егермеләп умарта тоттылар. Уфага барган саен, берәр яңалык алып кайта иде. Башкалар авылда викториянең нәрсә икәнен белмәгән чакта ук, ул җиләк безнең бакчада үсте. Әтәй эшкә киткәнче табак тутырып җыеп калдырса, кичкә без, бала-чага, 5-6 чиләк карлыган җыеп куябыз. Үзебездән артканы – сатуга».

Хәзер инде моны, хуплап, үзмәшгульлек диярләр иде. Эшмәкәрлек чаткылары дисәң дә була. Безнең халыкка хас сыйфат ул – хөкүмәткә ышанып тормыйча, җиргә берегеп, үз көнеңне үзең күрергә омтылу. Имамовларның бүгенге көнкүрмеше шуның бер үрнәге ләбаса. Өч бүлмәле шәһәр фатирын үзләре күршесендәге бистәнең ярым ташландык өенә алыштырып, шуның янында, әбиләр әйтмешли, гүрнәчәдәй йорт салып куйган ир белән хатын турында башкача фикерли дә алмыйсың.

«Акча юк дип зарлана хәзер яшьләр. Теләгең булса, җаен табасың», – дип сүзгә кушыла героинямның җәмәгате Данил әфәнде. Ул үзе гомере буе машина руле артында. Юлда тәвәккәллексез булмый. Тормыш дигән олы юлда да шулай ук. Күпкатлы йорттагы бер дигән фатирны сатып, иске йортка кереп утыргач, бөтен таныш-белешләре шакката Имамовларга. Тик Данилның Чаллыда яшәүче дүрт бертуганы гына түгел! Беләләр, чөнки абый-җиңгә бер-бер эшкә тотыналар икән, аның нәтиҗәсен алдан күзаллаган булалар инде. Болар шәһәр үзәгендә үз җирләрендә үз йортлары белән яшәргә карар кылганнар, димәк. «Ул олы эшне туганнарсыз башкарып чыга алмас идек. Төзелешнең иң авыр өлешләрен, өмә ясап, бергә күтәрдек», – ди Зинфера апа, туганлык бәһасенең бергәлектә булуына басым ясап.

Чәчәккә күмелеп утырган ул йортта без дә булдык һәм мондагы чисталыкка, тәртипкә ис-акылыбыз китте. Зинфера ханым һәм Данил әфәнденең мул табынында утырганда, гел бер сорау башта әйләнде. Тәм-том арасында эшләгән кешенең яратып ашаган ризыгы нәрсә икән? «Өстәлемдә ярып пешергән ярмалы бәрәңге, яраткан кара ипием булса, башка сый-нигъмәтләргә исем китми», – ди хуҗабикә. Шулай да пирог, бәлеш, өчпочмаклар пешереп, якыннарын, бигрәк тә бианасын сыйларга ярата икән үзе.

Гади генә хезмәт кешеләре була торып, мул, матур тормышка ирешү турында аның үз фәлсәфәсе: «Тулай торакта, малосемейкада нәрсәдер көтеп ятучыларга шаккатам. Без дәүләттән көтеп тормадык шул, әти-әниләрдән дә өмет итмәдек. Бер эштән дә чирканмадык. Бары шул гына. Теләгән, тырышкан кешегә акча эшләү юллары күп бит ул. Уртак тормыш корып җибәрүгә үк, мая туплый башладык. Башкорт балы алып килеп саттык. Беләсез инде, аны халык ябырылып ала. Иткә дип сыер сатып алсак, аның яртысын күрше-күләнгә урнаштыра идек. Алар экологик чиста авыл ите ашый, безгә аз-маз «бонусы» кала. Шөкер, улларыбыз Айрат белән Алмаз, безнең тырышлыкка карап, көн итәргә маһир булып үстеләр. Әле беркөн Данил белән сөйләшеп утырдык. Без беренче «копейка»ны утыздан өскә чыккач кына алган идек, ә безнең япь-яшь малайларыбыз затлы машиналарда элдерә».

«Башкортларның кайсы җырламый икән?» – ди Зинфера ханым. Шуңа күрә аның бәхет формуласын без дә җыр юллары аша чыгарып карыйк әле: җаның-тәнең биреп, эшләр эшең булса, эштән сине сагынып көтәр кешең булса, иң зур бәхет менә шул ул дөньяларда!

Ландыш НӘСЫЙХОВА

Добавить комментарий