Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар өчен «Әдәби карта» конкурсы дәвам итә!

Бәйгедә тәрбиячеләр, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре – безнең журнал укучыларыбыз катнаша ала. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә! Үзләренең төп укыту эшләреннән тыш иҗат белән шө...

Бәйгедә тәрбиячеләр, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре – безнең журнал укучыларыбыз катнаша ала. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә! Үзләренең төп укыту эшләреннән тыш иҗат белән шөгыльләнүче мөгаллимнәрне көтеп калабыз.


Печать


Иҗади эшләрнең темасы ирекле, аларның саны  чикләнми, күләме буенча 35-40 биттән артмаска тиеш. (Times New Roman шрифты белән 14 кегль,  1,5 интервал.) Эшләр авторларына кире кайтарылмый. Автор турында кыскача белешмә, фотография җибәрү шарт булып тора. Конкурс эшләре белән бергә, “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп” журналларының уртак комплектына (индексы: П2433) язылу турындагы квитанция күчермәсен дә теркәү сорала.


Яхшы эшләр  magarif-uku.ru сайтында “Әдәби карта” махсус проектында, иң кызыклы әсәрләрдән өзекләр “Мәгариф” һәм “Гаилә һәм мәктәп”  журналларында урын алачак. Биредә Татарстанның һәр районында яшәүче абунәчеләребезнең иҗади эшләре белән танышу мөмкинлеге була. Бәйге ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, көнкүреш техникасы белән бүләкләнәчәк. Җиңүчеләрне, мөхтәрәм кунак булып, тантаналы кичәгә чакырачакбыз. Авторларга матбугатта басылу турындагы лицензияле сертификат бирелә.


Эшләрне 30 ноябрьгә кадәр literkarta@mail.ru  электрон адресына юллагыз. Почта аша да мөмкин: 420066, Казан, Декабристлар урамы, 2нче йорт, а/т 47 (“Әдәби карта” конкурсына).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ