ДӘРЕСЛЕКЛӘР БУЫНЫ АЛМАШКАНДА

Илсөя СӘГЪДИЕВА,
ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән мөгаллиме

Федераль дәүләт мәгариф стандартлары шартларында заман таләпләрен, бүгенге укучының кызыксынуларын һәм ихтыяҗларын күздә тоткан, укучыларда дөньяга һәм үзеңнең эшчәнлегеңә шәхси караш формалаштыруга юнәлтелгән яңа буын дәреслекләр төзелде.
Дәүләт аккредитациясе булган башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыруда кулланырга киңәш ителгән дәреслекләрнең федераль исемлегенә кергән башлангыч мәктәп дәреслекләренә «Просвещение» нәшрияты әсбаплары нигезендә күзәтү ясап алыйк.
Федераль дәүләт мәгариф стандартларында белем, күнекмә формалаштыру беренчел максат булудан туктап, баланың үзүсеше, укый белү осталыгын формалаштыру мөмкинлекләрен тәэмин итү алгы планга чыкты. Дәреслек стандарт таләпләрен гамәлгә ашыруда төп ярдәмче булып кала бирә. Теләсә нинди дәреслекнең актуальлеге һәм кирәклеге мәктәп елларында ук балаларның кырыс конкурентлык таләп иткән югары технологик дөньяда иркен ориентлашу; теләсә нинди ситуациягә җиңел яраклашу; икътисадый шартларны исәпкә алып, тормыш планнарын төзү һәм төзәтмәләр кертеп үзгәртү; максатларга ирешү юлында кыенлыклар һәм каршылыкларны җиңүдә ихтыяр көче күрсәтергә өйрәнү мөмкинлеген исәпкә алуы белән билгеләнә.
Башлангыч мәктәп өчен чыгарылган бүгенге дәреслекләр хәзерге заман баласы өчен төрле кагыйдәләр җыелмасыннан торган, чынбарлыктан аерылган, теориягә ориентлашкан кызыксыз, күңелсез, академик китап булудан туктады. Алар укучыларның мөстәкыйль рәвештә белем, осталык үзләштерүләренә, үз-үзләрен өзлексез үстерүләренә һәм камилләштерүләренә мөмкинлек тудыра.
Стандартларда таләп ителгән эшчәнлеккә корып укыту принцибын дәреслекләрдә гамәлгә ашыру баланың уку процессында уку эшчәнлеге субъекты буларак катнашуы; даими рәвештә мөстәкыйль эзләнүгә, проектлы эшчәнлеккә, модельләштерү процессына тартылуы; танып белүне мотивлаштыруда чагыла. Репродуктив бирем-күнегүләр киметелеп, дәреслек эчтәлеге нигезен проблемалы биремнәр, гамәли мәсьәләләр һәм тормыш ситуацияләрен чишү төзи. Үзлегеңнән белем үзләштерү (шәхси вакытыңны планлаштыру, уку даирәсен киңәйтү, төрле – шул исәптән электрон, цифрлы – информацияне мөстәкыйль эшкәртү, ирекле уку тәҗрибәсе туплау) мөмкинлекләре исәпкә алына. Дәреслекләр укучы шәхесенең мәктәпкәчә балачактан, гаилә тәрбиясеннән уңышлы күчешен тәэмин итә, алдагы сыйныфларда фәнне уңышлы үзләштерү өчен җирлек булдыра.
Бүгенге дәреслек бердәнбер мәгълүмат алу чыганагы түгел, ә бәлки әйдәп баручы инструмент буларак карала. Анда тема буенча башка чыганакларга – ачык информация тирәлеге, вакытлы матбугат, өй китапханәләре, энциклопедия, белешмәлекләр, виртуаль музей һ.б.ларга мөрәҗәгать итү карала. Дәреслекләр Интернетның төрле сервис челтәрен файдалана торган дистанцион технологияләр, электрон-интерактив уку әсбаплары, цифрлы ресурслар белән ныгытыла.
Яңа стандарт структурасында метапредметлы нәтиҗәләргә ирешүгә аерым таләпләр урнаштырылган. Барлык дәреслекләр дә әлеге таләпләрне үтәүгә максат алган.
Ачыклап үтик: метапредметлылык өстәмә материал кертүне аңлатмый. Метапредметлылык бер предмет кысаларыннан чыгып, берьюлы берничә өлкә (мәгълүмат, көнкүреш, хокук, рухи-әхлакый, сәнгать, сәнәгать, финанс һ.б.) белән нигезле бәйләнеш урнаштыруга нигезләнә.
Дәреслекләр укучыга берьюлы ике төр эчтәлек – «белем+ысул (гамәл)» үзләштерү мөмкинлеге бирә. Шулай ук предметара бәйләнеш (уку материалын төрле фәннәр күзлегеннән чыгып үзләштерү), интеграция (бер уку предметын икенче уку предметы белән тулыландыру) мөмкинлекләре карала. Шулай итеп, дәреслекләр метапредметлы дәрес оештыруга юнәлеш бирә.
Дәреслекләрдә универсаль уку гамәлләрен формалаштырырга мөмкинлек бирә торган күнегүләр системасы төзелгән.
Регулятив гамәлләр план буенча эшләргә юнәлеш күрсәтә; кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу, эшчәнлекне оештыру, беренчел менеджерлык күнекмәләрен булдыру мөмкинлеге бирә; танып белү эшчәнлеге белән идарә итәргә булыша; үз-үзеңне көйләү – үзрегуляция (гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау, үз вакытыңны үзең контрольгә алу һәм аның белән идарә итү, максатка кагылышсыз гамәлләрдән тыелу, үз-үзеңне тотышың белән аңлы рәвештә идарә итү, эмоциональ халәтеңне көйләү, яңа уку мәсьәләсен чишүгә керешкәнче, үз мөмкинлекләреңне мөстәкыйль бәяләү) системасын төзи.
Танып белү гамәлләре мәгълүмат эзләү методларын (шул исәптән компьютер чараларын) куллану; мәгълүматның төрле чыгынаклары – уку, матур әдәбият, фәнни-популяр, белешмә әдәбият белән эшләү күнекмәләренә ия булу; күрсәтмә-символик формада бирелгән мәгълүматны уку; модельләштерү, танышып, өйрәнеп, үзләштереп һәм эзләп укуны тәэмин итә.
Коммуникатив гамәлләр укытучы, сыйныфташлар, яшьтәшләр, әти-әни, туганнар белән хезмәттәшлекне оештыру һәм аны гамәлгә ашыру; үзара ярдәмләшү; рефлексия; эшлекле партнерлы аралашу; вербаль һәм вербаль булмаган аралашу чаралары белән эш итүне гамәлгә ашыра.
Дәреслекләрдә парларда, кечкенә төркемнәрдә эшләүне таләп иткән биремнәр рольләр бүлешә белү, хезмәттәшлек итү һәм үзара килештереп гамәлләр кыла белүне күз алдында тота. Шулай ук үзара тикшерүне күз алдында тоткан биремнәр саны да арткан. Бер предметның башка уку предметлары белән бәйләнешен ачуга һәм белемнәрне күчерү-куллануга юнәлтелгән биремнәр саны арткан.
Дәреслекләрнең мөһим үзенчәлеге булып аларда уку материалының төп һәм югары катлаулыктагы дәрәҗәләрдә аерым күрсәтелүе тора. Алар, укучыларның физиологик үзенчәлекләрен, кызыксынуларын, интеллектуаль мөмкинлекләрен исәпкә алып, индивидуаль хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәләр.
Төп игътибар белемнәрне үзгәртелгән шартларда куллануга, таныш булганнан яңа ситуациягә мөстәкыйль күчүгә юнәлтелгән. Мәсәлән, математика дәреслекләрендә уку материалын бирүдә математик объектларны чагыштыру, аларны квалификацияләү, тәкъдим ителгән ситуацияне анализлау һәм нәтиҗәләр чыгару, бер үк математик объектның төрле функцияләрен ачыклау һәм аның башка объектлар белән бәйләнешләрен урнаштыру, беренчел мөһим билгеләрне аерып алу һәм икенчел мөһим булмаганнарын төшереп калдыру, үзләштерелгән ысулларны һәм алынган белемнәрне башка шартларга күчерү буенча гамәлләргә өстенлек бирелгән.
Дәреслекләрдә, стандартлар таләбен үтәү максатыннан, белем алу осталыгының иң мөһим компонентларыннан берсе – укучыларның мәгълүмат белән эшләүләренә бик зур игътибар бирелә. Махсус биремнәр системасы дәреслекне һәм өстәмә эш / тикшерү дәфтәрләрен бәйли, шулай ук кирәкле мәгълүматны Интернет челтәреннән, энциклопедик, белешмәле, фәнни-популяр әдәбияттан эзләүне оештыра.
«Әйләнә-тирә дөнья» дәреслеге танып белү эшчәнлегенең башлангыч формалары белән коралланырга мөмкинлек бирә: модельләштерү, чагыштыру, тышкы сыйфатлары һәм билгеле үзлекләр нигезендә табигатьнең тере һәм тере булмаган объектларын классификация-
ләү; табигатьтә сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре урнаштыру (шул исәптән ту-
ган якның табигате һәм мәдәнияте материаллары нигезендә); объект һәм күренешләрне модельгә (схема, плакат, график, таблица, шартлы рәсем, план, диаграмма, формула һ.б.) күчерү; күзәтү нәтиҗәләрен текст рәвешендә формалаштыру.
«Сынлы сәнгать» дәреслегендә модельләрне әйләнә-тирәдәге предметларда тану, төрле формада проект һәм планнар (сызым, виртуаль модель һ.б.) эшләү карала.
«Технология» дәреслеге кысаларында план төзү һәм гамәлләр тәртибен ачыклау; кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу; процессны проектлау; төзелгән модельдән яңа белем (мәгълүмат) аерып чыгару; текст берәмлекләрен символ (тамга) белән билгеләү; энциклопедик материал белән эшләү гамәлләре формалаштырыла.
«Рус теле» дәреслекләрендә тамга-символик формада бирелгән мәгълүматны укырга, шартлы тамгаларда ориентлашырга өйрәнәләр; рәсем, таблица, диаграмма, схемалы текстлар, модельләр белән эшләү тәҗрибәсе алалар. (Шулай да дәреслекләрдә рәсми-эшлекле стильдәге текстларга – игълан, афиша, плакат, реклама, карта һ.б.ларга игътибарның азрак бирелүе күзгә ташлана.)
«Әдәби уку» дәреслекләрендә башлангыч сыйныф укучылары әдәби текст кына түгел, ә үз яшьләренә туры килгән фәнни, танып белү текстларына салынган мәгълүмат белән беренчел эш күнекмәләренә ия булалар.
Дәреслекләрдә укучының шәхес буларак формалашуына ярдәм итә торган кыйммәтләр системасы булдырылган. Текстларның эчтәлеге балаларның күптөрле мәдәният, милләт, дин шартларында дөньяны бербөтен һәм тулы итеп кабул итүенә; үз иленең милли кыйммәтләрен, традицияләрен, мәдәниятен белүенә; әйләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы, рефлексив үзбәя формалашуына; шәхесара мөнәсәбәтләрдә ориентлаша белүенә; үз-үзеңә һәм башкаларга зыян китермәслек гамәлләр кылу кебек сыйфатлар үстерүгә юнәлтелгән. Әдәп-әхлак тәрбиясе бирү өчен җирлек нык. Халык авыз иҗаты, классик әсәрләр белән беррәттән, бүгенге көндә иҗат итүче язучыларның бала күңеленә якын әсәрләре дә урын алган. Текстларның күбесе укучының тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп алынган.
Дәреслек укучының сыйныфташы, бер авылда, шәһәрдә, илдә яшәгән кешеләр белән генә аралашуына ориентлашмаган, китапка башка шәһәр һәм илләрдәге яшьтәшләренең тормышы турында әдәби, фәнни материаллар, текстлар кертелүе дә отышлы.
Яңа дәреслек эчтәлек планында гына түгел, ә структура ягыннан да үзгәреш кичерә. Дәреслек эчендә ориентлашуга (титул, «эчтәлек» битләре, сүзлек, сылтама, искәрмәләр белән эшләү, шартлы билгеләр буенча ориентлашу, максатлы рәвештә китап битләрен алга-артка ачу һ.б.) аерым игътибар бирелә.
Дәреслекләрнең полиграфик бизәлешенә зур игътибар бирелгән. Рәсемнәр, өйрәнәсе материалга ачыклык кертерлек итеп сайланган, алар, җанлы образ тудырып, материалны өйрәнүгә этәргеч бирә.
Яңа буын дәреслеге – белем алу процессында укучының үзе тарафыннан баетылган дәреслек булырга тиеш. Моннан берничә ел элек уку китапларының дәреслек-дәфтәр булып чыгарылуы максатка ярашлы иде, әлбәттә. Дәреслектә «буш битләр» дә калдырылып, моны укучы үз «ачышы» белән тутырырга мөмкинлек бар иде. Дәреслекләрдә һәр укучының мөмкинлекләре ачылырлык иҗади эшчәнлек мохите булдыру зарур. Шулай ук дәреслектә укучының шәхси белем алу программасы өчен урын калдырылуы (мәсәлән, укучы биремнәрне сайлап ала яисә үзе төзи) максатка ярашлы булыр иде. Әлегә укучының шәхси уңышлары үсешен күзәтергә мөмкинлек бирә торган бәяләү механизмы уйланып бетмәгән. Уку эшчәнлегенә сарыф ителгән вакыт, көчне бәяләү исәпкә алынмаган.
Дәреслекләрдә мәгънә барлыкка китерү гамәленә җирлек булдырылуы мөһим: уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру (башкача әйткәндә, укучы үз-үзенә: «Минем өчен бу теманың, эшнең, укуның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?» – дигән сорау куя һәм аңа җавап таба).
Нәкъ менә мәктәп еллары кеше сәламәтлегенең киләчәген формалаштыра. Дәреслекләрдә уку процесында катнашучыларның һәммәсендә үз сәламәтлеген үзе кайгырту, саклый, ныгыта белү ихтыяҗын уята торган мотив (этәргеч) булдыру системасы балаларның сәламәт һәм имин яшәү рәвеше формалашуына шактый йогынты ясар иде. Һәр белем бирү ошмасында сәламәтлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларның мәктәп тормышына җиңел кушылып китүен тәэмин итә торган киртәләрсез мохит булдыру шулай ук дәреслекләрдә дә чагылыш табарга тиеш.
Ә бүгенге үзизоляция шартлары заманча дәреслек төзүгә үзенең яңа таләпләрен куя. Хәзерге вазгыять шуны күрсәтте: киләчәк буын дәреслеге укучының бүгенге үсешен генә билгеләргә тиеш түгел, ә аның җәмгыять үсешеннән алда баруын тәэмин итәргә, һәр балага киләчәккә максатчан карарга ярдәм итәргә тиеш, ягъни дәреслекнең бүгенге көн ихтыяҗларыннан өстен, иртәгесе көн өчен актуаль, киләчәк еллар максатына ярашлы булуы зарур. Илдә һәм дөньяда барган вакыйгаларда ориентлашу; гадәттән тыш хәлләргә тиз арада яраклашу; тормышка, сәламәтлеккә куркыныч янаган гамәлләргә үз мөмкинлекләреңнән чыгып каршы торучанлык формалаштыру; сәламәтлек кыйммәтен булдыру дәреслекләрдә дә чагылыш табарга тиеш.
Дистанцион һәм өлешчә йөреп белем алу модельләре шартларында белем үзләштерү системасы балалар (шул исәптән ата-аналар), укытучылар өчен ачык һәм файдаланышта гади, аңлаешлы, онлайн-мәктәпнең гаиләләр белән тагын да тыгызрак элемтәдә булырга тиешлеген исбатлады. Уку-укыту комплексы эчендә дә, комплекс кысаларыннан да чыгарга һәм берьюлы берничә виртуаль пространствовада эшләргә мөмкинлек бирүче махсус мобиль навигация системасы, белем алуны оештырырга һәм идарә итәргә сәләтле «акыллы» механизм (конструктор) кирәклеге ачыкланды.
Дистанцион белем алу һәм цифрлы гасыр мохитендә электрон дәреслекләргә өстенлек бирелеп, алар төзелеше, эчтәлеге, оештырылуы, идарә ителүе ягыннан зур үзгәрешләр кичерәчәк, әлбәттә.

Добавить комментарий