Логотип Магариф уку
Цитата:

Дәрестән тыш чараларны татар телендә биреп буламы?

Казанның татар телендә белем бирүче Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә Татарстанның төрле районнарыннан ана теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Алар педагогик квалификацияне күтәрү курслары...




















Казанның татар телендә белем бирүче Ф.Г.Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә Татарстанның төрле районнарыннан ана теле һәм әдәбияты укытучылары җыелды. Алар педагогик квалификацияне күтәрү курслары кысасында «ФДББСны тормышка ашыру шартларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру» дип аталган семинарда катнашалар. Көн дәвамында гимназия укытучылары кунакларга заманча ачык дәресләр, мастер-класслар, дәрестән тыш чаралар күрсәтәләр. Курайда уйнарга өйрәтү мастер-классы аерым игътибарга лаек. Һәр катнашучы бер татар халык көен уйнарга өйрәнә алды. Шулай ук язучы Туфан Миңнуллинга багышланган  музее эшчәнлеге белән танышу булды. Музейда әдипнең шәхси әйберләре, истәлекле фотолары саклана.
Зөммәрәт Нәгыймова, 12 нче гимназия директоры:
— Бүгенге чараларны югары дәрәҗәдә оештырырга тырыштык. Укучыларның татарча аралашу осталыкларын, милли үзаңны һәм милләтебезгә кирәкле шәхесләр тәрбияләүдә башкарган эшебезне күрсәтәсебез  килә. Бүген сыйныфтан тыш чараларга күбрәк игътибар бирәчәкбез, һәм кыз баланы тәрбияләүдә мәктәпнең ролен күрсәтәбез.
Мәйсәрә Вәлиева, 12 нче гимназия директорының милли эшләр буенча урынбасары:
— Безнең гимназия Казан университеты белән килешү нигезендә белемнәрен күтәрүче укытучылар өчен стажировка мәйданы булып тора. Гимназиядә тәрбия эшләре һәм туган телдә белем бирү югары дәрәҗәдә оештырылган. Семинарлар вакытында туган телдә дәрес бирүгә басым ясыйбыз һәм шәһәр шартларында туган телдә фәннәрне укытып булуын күрсәтәбез. Бүген семинарда 40 укытучы катнаша. Мондый чаралар бездә якынча аена 1-2 мәртәбә уза.
Гүзәл Гыйниятуллина, Буа шәһәре Р.З.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле укытучысы:
— Әлбәттә, бу мәктәпкә килү очраклы гына булмады. Казан шәһәренең чын мәгънәсендә татар милләтенә, татар теленә дан җырлаучы, гореф-гадәтләрне саклаучы мәктәп кенә түгел, ә сихри мохит дип тә әйтәм. Курслардан бик күтәренке кәеф белән кайтып китәм.
Иркә Хәбибулхакова, Сарман районы Петровка завод урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
— Бүгенге очрашу күңелдә бик җылы хисләр калдырды. Чын татар мөхитендә белем бирүче коллективның эше белән танышуыма мин бик шат. Гимназя башкарган эшләр шаккатыргыч. Рәхмәт!
Р. Шәрифуллина, Чирмешән районында татар теле укытучысы:
— Бик җылы каршы алдылар. Безгә тәкъдим ителгән дәресләр, чаралар кызыклы һәм, иң мөһиме - татар сулышы, һавасы, мохит милли булуы бик куанычлы.
Апас районы татар теле укытучылары Сабирова Т., Солтанбекова Л., Шәйхетдинова А.:
— Бу гимназиягә без шатланып килдек, чөнки өч ел элек килгәч бик ошаган иде. Монда җылы мохит, белемле, затлы, милләтпәрвәр укытучылар эшли. Алга таба да зур уңышлар, исәнлек-саулык телибез.
Рифат КАЮМОВ

































Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ