Логотип Магариф уку
Цитата:

Депутат балалар өчен бушлай юл йөрүне тәкъдим итә

«Известия» хәбәр итүенчә,Мәгариф комитеты рәисе урынбасары Максим Зайцев Дәүләт Думасына 16 яшькә кадәрге балалар өчен бушлай юл йөрү тәкъдим иткән. Җитәкче үз тәкъдимен күптән түгел билетсыз балаларн...

«Известия» хәбәр итүенчә,Мәгариф комитеты рәисе урынбасары Максим Зайцев Дәүләт Думасына 16 яшькә кадәрге балалар өчен бушлай юл йөрү тәкъдим иткән. Җитәкче үз тәкъдимен күптән түгел билетсыз балаларны җәмәгать транспортыннан төшерүне тыюга чыккан карардан чыгып ясавын әйтә. Мондый канун урынына, 16 яшькә кадәр балалар һәм яшүсмерләр өчен бушлай йөрүне гамәлгә кертү уңайлырак  булыр иде дип саный Зайцев.
Бу тәкъдимгә күпчелек Дума партияләре уңай карашта , «Бердәм Россия» вәкилләре ул Дәүләт Думасына кертелгәч, закон проектына бәя бирергә вәгъдә иткән. Шулай да  Зайцев тәкъдиме  кайбер экспертларга ошамаган. Алар җәмгыять өчен яңалык файда китермәс дип саный. Әйтик, НИУ ВШЭ транспорт һәм транспорт сәясәте институты директоры, Транспорт министрлыгының иҗтимагый советы рәисе Михаил Блинкин тәкъдимне «абсолют популизм» һәм «адрессыз ташлама» дип атаган.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Чыганак: МЕЛ порталы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ