Ике ай элек Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан беренче онлайн-мәдрәсә булдырылган иде. Биредә көн саен мең шәкерт Ислам дине нигезләрен татар телендә үзләштерә.
Ике ай дәвамында онлайн дини белем алучыларның саны 31 меңгә җиткән, 228 кеше, тулы курсны тәмамлап, махсус сертификатка ия булган.
Курсларны күбрәк 55 яшьтән өлкәнрәкләр тыңлый икән. Географиясе дә шактый киң. Күпчелеге Татарстаннан (15624 кеше), аннан Башкортостан, Мәскәү, Сембер якларыннан белем алучылар бар. Чит илләргә килгәндә, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия, Австралия, Кыргызстан, Америка, Германия, Азәрбайҗан, Ирландия, Финляндия, Канада, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Мисырда яшәүчеләр теркәлгән.
Онлайн-мәдрәсәдә укучыларны беренче чиратта «Татарларда Ислам тарихы» һәм тәфсир дәресләре кызыксындырган.
Белешмә: Татар онлайн-мәдрәсәсе – заманча уникаль гыйлем мәйданчыгы. Онлайн-мәдрәсә мәчетләре булмаган яисә мәчет каршындагы курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче яки вакыты кысынкы булган милләттәшләребезгә башлангыч дини белем алырга ярдәм итә. Яңа проект Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында гамәлгә ашырыла.