Дистант десанты

Дистанцион укуның иң беренче атнасында Яндекста иң күп эзләнүләр, беләсезме, нинди сүзләр булган? Беренче урында – дистант уку, икенчедә – Zoom, өченчедә – WhatsApp. Башлангычта укучы балаларның ата-аналары өчен әле Uchi.ru, ЯКласс кебек кушымталар да актуаль, тик алары топ-өчлеккә кермәгән. Дистант десанты дими ни дисең инде, бөтен мәгариф әлеге ят төшенчәләргә турыдан-туры бәйле булды да калды бит!

Онлайн шатлык

Дистанцион укуга җиңел генә караучылар да, яңа төр белем алуның беренче атнасы узуга, башларына ябышты. Биремнәр кайсы элемтә чарасыннан гына килми дә кайларга гына китми: гомуми мәктәпкә, музыка мәктәбенә, сәнгать мәктәбенә! Хәер, бу – дистантның иң кыен ягы түгел әле. Читтән торып укуның сыйфаты, иң беренче чиратта, техник чараларның, интернетның тиешенчә эшләвенә бәйле. Ярый ла баланың замана технологияләрен куллана белүе смартфонда һәм компьютерда уеннар уйнап утыру белән генә чикләнмәсә. Шунысы да бар: үзизоляция игълан ителсә дә, әти-әниләре эшләүче балалар өйдә үзләре генә укырга мәҗбүр! Бу ягын да кайгыртып бетерә алмады шул хөкүмәтебез. Ярый, шәхсән үземнең җаем чыкты да, таҗлы вирустан качырып, балаларны авылга кайтардым. Ләкин анда да дәү әниләре көне буе эштә. Ә үзебез баланың үзен генә өйдә калдырмагыз дигән темага психологлар белән гәп куертабыз. Бүгенге хәл белән чагыштырганда, баланы ялгыз калдыру чүп проблемага әйләнеп калды: 11 яшьлек бала укуына да җитешсен, 4 яшьлек энесен дә карасын, өйдәге 90 яшьлек әби-бабайга да күз-колак булсын.

Европача стандартлар, евроремонт, европача киенү, европача фикерләү – бер мизгелдә болар күпләр өчен кыйммәтен югалтты. Теш яматырга да шәхси самолетларында Европага очучы байларыбыз, тота-каба, үзебезнең табиблар янына кайтты. Шәхес иреге дип, кагыйдәләргә төкереп бирмәүче европалылар, коронавирус пандемиясе котырганда, өйдә утырырга ияләшә алмыйча, корбаннар санын арттырды. Безнең халык та кайберәүләр тарафыннан үләт чиренә тиңләнгән пандемиянең булуына әле һаман ышанып җитмичә, арттырып сөйләү дип саный. Шулай гына булсачы!

Бүген безне, исәнлектән тыш, иң борчыган нәрсә – балаларның белем алуы. Дөньяда иң яхшысы саналган совет педагогикасын пыран-заран китереп, европаныкына яраклашырга тырышкан мәгарифебез, балаларны гына түгел, ата-аналарны да бик кыен хәлгә куйды. Ерактан торып уку – безнең өчен гадәти әйбер түгел. Өй эшләренең без уйлаганнан күбрәк булуы, күбебезнең мөгаллимне алыштырырлык белеме генә түгел, сабырлыгы да җитмәве аркасында, гомумән, каушап калдык. Мәктәпнең һәм укытучыларның ни дәрәҗәдә мөһимлеген аңлау өчен, күп вакыт кирәкми икән. Хәтта компьютердан аерып алып булмый торган балалар үзләре дә мәктәпне һәм сыйныфташларын ешрак телгә ала башлады. Бәлки, һәр гаилә, һәр укучы һәм һәр мөгаллим өчен бирелгән әлеге сынау дәүләт дәрәҗәсендәге аналитикларыбыз өчен уйланырга азык булыр. Алга китәбез дип томырылып чапкан чакта, максатыбыз булып тоелган идеаллар рухыбызга бик үк туры килми түгелме соң? Бу вазгыять укытучының дәрәҗәсен, ил халкының канына сеңгән традицион мәктәп системасының өстенлеген ачып салды бит. Мәктәпне тәмамлаганнан алып, пенсиягә чыкканчы кырык ел башкалабыздагы «Кварт» заводының лабораториясендә эшләгән апам аңа алмашка килүче яшьләрне күреп шакката иде. «Мин гап-гади совет мәктәбен бетергән башым белән исәпли алганны югары белемле дипломлы яшьләр, аңлатып биргәч тә, төшенми. Ниләр генә укыталар икән соң хәзер?» – дип үрсәләнә иде ул. Менә хәзер үзебез дә, уку-укытуның эченәрәк кереп карагач, башлангычта ук ник вуз программасы белән укыталар икән диярлек хәлгә төштек.

Яшәсен мәктәп!

Йолдызлар бушлай онлайн концертлар бирә, театр, музейлар, фильмнар – бар да компьютерда. Тик шунысы кызык: фатирга ябылганга кадәр кулыбыздан смартфонны тартып алып булмаса да, онлайн тормыштан кеше бик тиз туйды. Урамга, кешеләр арасына ашкына башлады халык. Өйдә утырудан арыганлык, балаларның киреләнүе, дәресләрне эшләп өлгермәү, интернет тотмавы кебек көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, киләчәкне күзалларга тырышып карыйк әле. Кешелек соңгы араларда IT-казанышлар, яңа технологияләрне үстерү юнәлешендә яши һәм эшли иде. Без менә шулай үзебезне цивилизациянең яңа чорына күчеп барабыз дип исәпләдек. Мондый шартларда читтән торып уку да гадәти әйбер кебек тоелды безгә. Тик бу рәвешле уйлауның ялгышлыгын аңлау өчен, бер атна вакыт җитте – онлайннан кызык тапмый башладык. Киләчәктә мәктәпләр бетерелеп, өйдә белем алу формасы гына калырга да мөмкин дип сөйләүче белгечләр әйткәнгә ымсынып карамыйбыз инде хәзер. Мәктәп – белем генә түгел, тәрбия алу урыны да икәнен кабат исебезгә төшердек.

Бер патша әйтмешли, бар да үтә, корона-вируска бәйле мәхшәр дә артта калыр. «Цифрлашу», «онлайн» дигән өлкәгә дәүләт тагын да күбрәк акчалар бүлеп бирер. Мәктәпнең әһәмияте, бәлки, тагын икенче планга күчәр. Виртуаль киңлекләрдә очрап торган «цифрлы мәгариф» тормышыбызга чынлап торып килеп керер… Менә шулай уйлаудан гына да тәннәр чемердәп китә. Балалар да, үзебез дә бер чирканчык алдык, чагыштырып карадык инде. Яшәсен мәктәп! Яшәсен укытучылар һәм тәрбиячеләр!

«Дистант – белем алуны оештыруның бер ысулы»

Алсу Мөхәммәтова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе:
– 6 апрельдән республикадагы барлык мәктәпләр дә дистант укыту формасына күчте. Бу – 30 мең укытучы һәм 430 мең укучы дигән сүз.

Россия күләмендә кулланучыларның берьюлы интернетка агылуына челтәрнең түзмәве, объектив яктан карасак, әлбәттә, көтелгән хәл иде. Бер кимчелекне дә игътибардан читтә калдырмадык. Инде хәзер барлык платформалар да җайлы гына эшләп китте дип әйтә алабыз. Электрон укытуны оештыру чынлап та мөмкин булмаганнар белән кейс-технологияләр кулланабыз. Һәрхәлдә, республикада бер генә бала да белем алу мөмкинлегеннән мәхрүм түгел. Сүз уңаеннан, Президент аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 9, 10 һәм 11 нче сыйныф укучыларына ел азагына кадәр бушлай куллану өчен 2000 планшет бирү турында карар кабул итте.

Дистантка җитди карамаучылар аңларга тиеш: ул – уен түгел, ә белем бирүне оештыруның бер ысулы. Укытучылар алдында зур бурыч тора: укучылар ФГОС таләпләренә туры китереп, еллык программаны тулысынча үзләштереп бетерергә тиеш. Шунысына да ачыклык кертик: укулар гадәттәгечә май азагында төгәлләнеп, яңа уку елы 1 сентябрьдә башланып китәчәк.

Бу уку елында ВПРларны үткәрмәскә хәл иттек, ләкин укытучылар барыбер балаларның белем дәрәҗәсен тикшерергә, контроль ясарга бурычлы. Контроль эшләрнең графигын, нинди форматта узачагын мөгаллим үзе хәл итеп, балаларга һәм ата-аналарга хәбәр итәчәк.

Заманча белем алу, бурычларга, шартларга карап, төрле формаларны берләштерергә тиеш. Бүгенге вазгыятьтә балалар дистант формасында укырга мәҗбүр. Ләкин әлеге форматка тулысынча күчү турында сүз дә юк, чөнки укучы язмышында мөгаллимнең ролен, җанлы аралашуның әһәмиятен барыбыз да яхшы аңлый.

СанПиН кагыйдәләре буенча, компьютер каршында утыруның гомуми вакыты балалар өчен түбәндәгечә чикләнә:
• 1-2 сыйныф – 20 минут
• 4 сыйныф – 25 минут
• 5-6 сыйныф – 30 минут
• 7-11 сыйныф – 35 минут

СанПиН кагыйдәләре буенча, көн саен өй эшләренә бирелгән вакыт түбәндә билгеләнгәннән артмаска тиеш:
• 2-3 сыйныф – 1,5 сәгать
• 4-5 сыйныф – 2 сәгать
• 6-8 сыйныф – 2,5 сәгать
• 9-11 сыйныф – 3,5 сәгать

«Балага мөстәкыйльлек бирдем»

Гөлназ Миньязова, «Болгар радиосы» алып баручысы, ике бала әнисе:

– Дистанцион укуга бөтенләй әзер түгел идек. Укытучылар да, аларга күрсәтмәләр бирүче җитәкчеләре дә, әти-әниләр һәм балалар турында сүз дә юк –
беребез дә юньләп белмәгән эшкә алындык. Шуңа күрә фикерләр дә аерылды. Төрле платформаларны сынап карадык: Учи.ру, Zoom, Google Класс һ.б. Олы улым белән әллә ни кыенлыклар килеп чыкмады: укытучылары, сыйныфташлары белән үзе аралашып, мөстәкыйль рәвештә укуына керешеп китә алды.

Ә менә башлангыч сыйныфта гына укучы кызым белән беренче көннәрдә хәйран мәш килдек. Барлык дәреслекләрне укытучылары электрон форматта юллады, аларны күчереп алу өчен әллә ничә төрле программа кирәк иде. Кыскасы, балалар өчен түгел, әти-әниләр өчен күп техник бурычлар куелды. Тәүге мәлдә кичке биштән төнге унга кадәр бөтен эшем шул булды. Башта Zoom аша укып карадык, аның көче җитми башлагач, Google Класска күчтек. Хәзер шушы ике платформада уку җайланды. Минем өчен икенче кыенлык – эшкә йөрүем булды. Балалар минем белән дә дистанцион рәвештә аралашты, өй эшләрен миңа читтән торып юлладылар.

Бер нәрсәгә төшендем: балага бераз ирек бирергә кирәк. Тизрәк тә, дөресрәк тә була дип, бар эшне үз өстеңә алсаң, әти-әнигә салына башлыйлар. Төрле кушымталарны да телефоныңа үзең күчереп ал, өй эшен эшлә, фотога төшер, электрон почтага юлла дип, һәр адымын өйрәтеп һәм күзәтеп торам. Контроль кирәк, ләкин күп нәрсәне аларның үзенә эшләргә мөмкинлек бирәм. Алар – бүгенге шартларга бик тиз яраклаша торган буын.

Ләйсән НИЗАМОВА

Добавить комментарий