Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ел студенты» премиясенә гаризалар кабул ителә

Татарстанда «Ел студенты» еллык премиясе оештыру комитеты 15 ноябрьгә кадәр 18 конкурс номинациясе буенча кандидатлардан гаризалар кабул итә. Биредә теләге булган һәркем катнаша ала, ә конкурсантларга...

Татарстанда «Ел студенты» еллык премиясе оештыру комитеты 15 ноябрьгә кадәр 18 конкурс номинациясе буенча кандидатлардан гаризалар кабул итә. Биредә теләге булган һәркем катнаша ала, ә конкурсантларга уңайлы булсын өчен, быел теркәү процессы электрон платформага күчерелде. 
«Ел студенты» премиясе 2019 елда югары нәтиҗәләр күрсәткән аерым студентларга яки студентлар коллективларына биреләчәк. Төп номинация  - «Ел студенты» Гран-прие, гадәттәгечә, студент тормышының барлык юнәлешләрендә уңышка ирешкән  студентка биреләчәк.
Конкурсантлардан гаризалар 15 ноябрьгә кадәр studgrant.ru сайтында электрон рәвештә кабул ителә.  29 ноябрьгә кадәр экспертлар гаризаларга читтән торып бәя бирәчәк, ә 2 декабрьдән катнашучыларның ачык презентацияләре башланачак.
«Ел студенты» конкурсы 2020 елның 25 гыйнварында, Россия студентлары көнендә төгәлләнәчәк. Премиядә җиңүчеләрнең исемнәрен студентлар, оешма, предприятие һәм хакимият органнары җитәкчеләре катнашында узачак тантаналы чарада тәкъдим итәчәкләр.
Фото: mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ