Логотип Магариф уку
Цитата:

Елак булма, Фатыймам!

«Татарстан» радиосының даими тыңлаучылары кайчандыр эфирдан драматург Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» әсәре буенча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары башкаруында яңгыраган шул исе...

«Татарстан» радиосының даими тыңлаучылары кайчандыр эфирдан драматург Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» әсәре буенча Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары башкаруында яңгыраган шул исемдәге радиоспектакльне, аның сугыш кырында туган илне яклап һәлак булган Басыйрның сөйгәненә багышлап язган “Елак булма, Фатыймам, батыр бул!” – дигән җыры белән тәмамлануын яхшы хәтерли торганнардыр. Шушы уңайдан сезгә бик тә “кайнар” яңалык җиткерәбез: Буа драма театры Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашуы уңаеннан, үз тамашачысына үзенчәлекле бүләк әзерләргә җыена. Ул да булса, күренекле татар классигы Мирсәй Әмирнең әле генә әйтеп узган мәгълүм әсәре буенча куелачак “Тормыш җыры” спектакле.
Буалыларның әлеге әсәрне сәхнәләштерергә алынулары язучының атаклы драмасын шушы районның Адав Толымбай авылында 1946 елда иҗат итүенә дә бәйле булып чыкты. Шуңа күрә спектакльнең төп геройлары да шул авылда яшәүчеләр арасыннан сайлап алынган. Алар – колхоз бригадиры Фатыйма Вильданова (бригадир кыз Фатыйма) һәм Мансур Сәлахов (Басыйр). Бу көннәрдә актерлар спектакльне репетицияләү белән мәшгуль. Уңышлар сезгә!
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ