Логотип Магариф уку
Цитата:

Ф. Мөхәммәтшин туган тел укытучысына мактаулы исем бирде

Казан Кремлендә мактаулы исемнәр тапшыру тантанасы булып узды. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 49 кешегә дәүләт бүләген тапшырды. Казанның Киров районында урнашкан 4 нче гимназия-интернаты ту...

Казан Кремлендә мактаулы исемнәр тапшыру тантанасы булып узды. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 49 кешегә дәүләт бүләген тапшырды. Казанның Киров районында урнашкан 4 нче гимназия-интернаты туган теле укытучысы Рәмзия Садыйкова «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы исеменә лаек булды.


Фото: gossov.tatarstan.ru Фото: gossov.tatarstan.ru

Рәмзия Габидулла кызы  инде күп еллар «Мәгариф» журналының актив авторы булып тора. Аның белән элемтәгә кердек.


«Бу исемне алуыма мин бик шат, шушы мактаулы исемне биргән җитәкчеләргә дә бик рәхмәтлемен. Яшьләребезне тәрбияләүдә халкыбызга хезмәт итү юлында күп көч куйган укытучыларга, әлбәттә,  хәзер дәүләт тарафыннан игътибар бирелә башлады. Укучыларга, мәсәлән, бик күп грантлар да бирелә. Рәсәй күләмендәге Милли мәгариф проекты (ПНПО), «Укытучы-тикшерүче», «Укытучы-методист», «Укытучы-остаз», «Укытучы-мастер» дигән грантлар бар. Мин ПНПО грантын ике тапкыр алдым, «Лучший учитель» грантын дюрт тапкыр оттым. Соңгы өч елда «Укытучы остаз» грантына ия булып, үзебезнең гимназиядә яшь укытучылар белән үз педагогик тәҗрибәмне уртаклашам. Бүгенге көндә мин Киров районының яшь укытучылары белән эшлим. Миңа мактаулы исем бирелүнең сәбәпләре шушы дип уйлыйм», - дип уртаклашты укытучы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ