Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәхретдин Канюкаев – Самара горурлыгы

Самарага тәүге тапкыр килүчедә шәһәрнең тарихи үзәге искитмәле тойгылар уятачак. Борынгы урамнар Мәскәүнең сәүдәгәрләр яшәгән өлешен хәтерләтсә, Ульянов-Ленин гаиләсе, «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗар...

Самарага тәүге тапкыр килүчедә шәһәрнең тарихи үзәге искитмәле тойгылар уятачак. Борынгы урамнар Мәскәүнең сәүдәгәрләр яшәгән өлешен хәтерләтсә, Ульянов-Ленин гаиләсе, «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» әкият-повесте авторы Алексей Толстой музее урнашкан тыкрыклар Ульяновскины искә төшерә. Хәер, Самараны Казаныбыз белән дә бәйләп карарга була. Алар икесе дә Идел буенда утырган өчен генә түгел. Бу ике каланы горур рухлы Самара татарлары якынайта.
Борынгы бабаларыбыз җирендә
Бөек елганың текә ярына урнашкан Самараның сап-сары ком түшәлгән пляжлары (губернатор Дмитрий Азаровның горурлыгы!) аша су өслегенә үк «тоташкан» иксез-чиксез далага күз ташласаң, отставкадагы полковник Идеал Галәветдинов язган сүзләр хәтердә яңара: «Бөек Тартария» дип йөртелгән Алтын Урданың шушы җирләрендә Туктамыш хан белән Аксак Тимер кылыч бәрешкән».
Хәзерге Самара җирләренең Казан ханлыгына кергән чорлары да, Казан губернасына буйсынган чаклары да булган. Совет елларында кала үзе дә, исемен алмаштырып, Куйбышев булып торды. Исемен шәһәрдән алсалар да, тарихи биналарны күз карасыдый саклаган кебек үк, күренекле революционерны да үз тарихларыннан сызып ташламаганнар. Валериан Куйбышев исемендәге борынгы һәм төзек җәяүлеләр урамыннан үткәндә, «Самараның горурлыгы. Шәһәрнең мактаулы гражданины» дигән стенд ерактан күзгә ташлана. Андагы мәшһүрләр арасыннан сине, беренче булып, «Самара кабель компаниясе» акционерлык җәмгыятенең директорлар шурасы рәисе, Самара университеты профессоры Әнвәр Кашаф улы Бульхин фотосурәте сәламли.

Борын-борыннан яшәгән халык булганга, биредәге татарларыбыз җиргә нык басып йөри. Алар арасында галимнәр, эшмәкәрләр, производство җитәкчеләре, гомумән, зыялылар күп. Бүгенге көндә бу өлкәдә исәп- ләнгән 130 мең татарның өчтән икесе шәһәрләрдә көн күрсә, калганнары ата-бабалары төпләнгән борынгы авылларын әлегә ташламый. Алар хәзергә кырык җидегә калып, өлкәнең ун районына карый. Шулар арасыннан милләттәшләребез аеруча тыгыз тупланган төбәк – Камышлы районы.
Авыл – Самара татарларының туган тел бишеге. Милли гореф-гадәтләрне саклаучылар буларак, бу өлкәдәге милләттәшләребез Бөтенроссия татар авыллары сабантуен үткәрүне үзләренең Гали авылында (русча Алькино) башлап җибәргәннәр. 29 июньдә узачак унынчы юбилей сабантуе кабат шушы якларга – Камышлыга әйләнеп кайтты. Аны төп оештыручы – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросы белән бергә, Самараның «Дуслык» төбәк иҗади иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы әгъзасы, меценат Фәхретдин Канюкаев. Егерме ел дәвамында фармацевтика өлкәсендә эшләп, «Татар- станның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» исеменә лаек булган киң күңелле, мул куллы милләттәшебез турында Самара татарлары белән аралашканда, күп рәхмәт сүзләре ишеттек. Аерата аның ятим балалар йортлары, инвалид балалар учреждениеләренә ярдәмен, балалар-үсмерләр арасында милли сәнгатьне үстерүгә юнәлтелгән эшләрен хуплап телгә алдылар. Менә без «Казанские ведомсти» газетасы мөхәррире Венера Якупова белән бергә Лилия һәм Фәхретдин Канюкаевларның урман уртасында урнашкан мәһабәт йортларында кунак булып утырабыз.
Мәчет булды, мәктәп кирәк
Фәхретдин Бәдретдинович коммерция һәм җәмәгать эшләре белән Мәскәүгә китәргә тиеш иде, шуңа күрә без алар яшәгән бистәгә иртәнге 9 да ук килеп җиттек. Кунак- ларны йорт каршында хуҗа үзе һәм аларның төпчеге – бик тә елгыр өч яшьлек Солтан каршы алды. Өч кызлары әле йокыдан кузгалмаган. Кухняда баш бала Алия һәм сөйкемле хуҗабикә ханым Лилия мәш килә.Әлбәттә, сүзебез очрашуның төп сәбәпчесе – Бөтенроссия авыл сабантуйларыннан башланды.
– Аның данлыклы Гали авылында узган беренчесенә Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов һәм ул чактагы губернатор килгән иде. Мин татарча көрәштә җиңүчегә «Toyota Corolla» автомобиле бүләк иттем, – дип сөйләп китте Фәхретдин әфәнде, шул вакыйганы сурәтләгән фоторәсемне дивардан күрсәтеп. – Унынчы сабантуйга егерме меңнән алып илле меңгә кадәр кунак җыелыр дип көтәбез.
Бу инде өлкәдә яшәүче милләттәшләребезнең биштән яки өчтән бере дигән сүз. Хуҗаның фикеренчә, Самара өлкәсендә яшәүчеләрнең саны рәсми мәгълүматлар белән туры килмәскә дә мөмкин. Катнаш никахлар бу мәсьәләдә аеруча зур зыян сала. Шәһәрдәге һәм авылдагы татар мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында Казан ягын каеручылар да байтак икән. Алар бар да – милли мохиттә яшәп, югары белем алырга теләүчеләр. Самара татарлары белемгә хирыс.
Ләкин, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдәге кебек, аларда да иң авырткан урын ул – туган тел мәсьәләсе. Бүгенге көндә шәһәрдә татар телендә белем бирүче бердәнбер мәктәп булып «Яктылык» мәктәбе тора. Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә кергән бу уку йорты анда укырга теләүчеләрнең барысын да кабул итеп бетерә алмый. Калада яшәүче башка мөселман халыклары да, мәсәлән, монда күпләп урнашкан казахлар үз балаларын заманында легендар шәхес – Хәридә Дашкина җитәкләгән шушы шөһрәтле мәктәптә укытырга телиләр. Конкурс бик зур булганлыктан, Канюкаевлар үзләренекен бирегә бирүдән тыелып калганнар.
– Әгәр без дүрт урын алсак, бу – милләттәшләр арасында ризасызлык тудырыр дип санадык, – ди Фәхретдин әфәнде. – Без өйдә татарча сөйләшәбез. Җәйге каникулларда кызларны телләр өйрәтә торган лагерьларга җибәрәбез. Тик әйләнә-тирә мохит: телевизор, компью- тер, түгәрәкләр – бар да рус телендә булгач, балаларны туган телдә аралашырга омтылалар дип әйтә алмыйм. Бөтен җирдәге кебек: бездә дә бер телдә әйткәнгә икенче телдә җавап бирәләр. Әлегә алар фатирыбыздан ерак булмаган гади мәктәптә укыйлар. Тагын бер татар мәктәбе ачу көн тәртибенә килеп басса да, аның өчен җир алу шактый четерекле мәсьәлә булып чыкты. Хәзер без шуны хәл итү артыннан йөрибез. Әгәр татар телендә белем бирә торган гимназия ача алсак, үземнекеләрне дә шунда бирәчәкмен. Безнең кебек, гаиләләрендә 4-5 бала үсә торган яшьтәшләр һәм дуслар арасында шулай фикерләүчеләр күбәеп бара. Чөнки бүгенге заманда балаларга, югары сыйфатлы белем белән бергә, әйбәт тәрбия бирү дә бик мөһим, һәм бу – мөмкин эш. Без аны «Яктылык» мәктәбе мисалында күреп торабыз.
Шушы җирләрнең борынгы хуҗалары булсалар да, татарларга мәгариф-мәгърифәт, дин өчен кишәрлек бирәбез дип ашкынып торучы юк. Алар озак вакытлар, яңа мәчет төзи алмыйча, 1891 елда Себер фабриканты Тимербулат Акчурин салдырган ике катлы кызыл кирпеч мәчеткә ризалашып яшәгәннәр. Анысы да, 1932 елда манарасы киселеп, 2005 елга кадәр балалар бакчасы булып торган. Самара аксакаллары 90 нчы елларда, зур каршылыклар үтеп, эре эшмәкәрләр ярдәмендә Җәмигъ мәчете җиткезеп керә алганнар. Борынгысының да манарасы күтәреп куелган. Менә хәзер, шул рәвешле, яңа мәктәпкә чират җиткән.
Өлкә чемпионы
Канюкаевлар йортының иң зур бүлмәсендә швед стенкасы һәм «йөгерү юлы» тренажеры тора.
– Мин балаларның сәламәт булуын телим, – ди Фәхретдин әфәнде. – Үзем яшьтән спортның зиһен баета торганы белән дә, тәнне чыныктыра торганы белән дә шөгыльләндем.
Чынлыкта аның спорт белән мавыгуы иң куәтле ир-атлар шөгыльләнә торганы – гер күтәрүдән башланган. Ул мавыктыргыч итеп сөйли:
– Бер тапкыр ярыш вакытында герне кемдер – 30, кемдер 40 тапкыр чөйгәннән соң, мин, кызып китеп, бу санны 51 гә җиткердем. Шундый шәп ярышканмын, иртәгәсе көнне аякка баса алмадым. Умыртка баганасына зыян салынган. Табиблар бер ел тәнне дәвалады, ә үземә, герне ташлап, шашкага һәм чаңгыга күчәргә туры килде.
Спортның акыл төре – шашка Самарада бик зур үсеш алган икән. Фәхретдин Канюкаев шашкачылар арасына килеп кергән һәм шашка буенча Россия чемпионатына юл салган. Ә инде рус шашкасы буенча өлкә чемпионы титулын яулаганнан соң, үзе Самараның төньяк округларында яшәүче балалар өчен Габдулла Тукай исемендәге шашка турниры оештырып җибәргән. Ел саен Россиянең төрле шәһәрләренә ярышларга баралар, быел аларны Сочи көтә икән. Иң кызыгы шул: балалар, шашка уйнау- дан тыш, сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән танышалар. Ни өчен Тукай? Моның да үз сере бар.
Фәхретдин әфәнде тумышы белән руслар – Мочалеевка, татарлар Мунчалы Өй дип атаган авыл егете. Урал тау итәгеннән ага торган Инеш һәм Мулла елгалары буена урнашкан бу сала, Самарадан 130 чакрымда булып, 1906 елда Уральскига юл тоткан Габдулла Тукай шунда тукталган. Соңрак ул бу хакта «Бугурслан өязенең Мунчалы Өй һәм Әсәкәй авылларында Мәкәрҗә ярминкәсенә баручы эре фабрикантлар һәм зур чалмалы муллалар җыела», – дип язып чыккан. Авыл халкы Габдулла Тукайның аларда булып китүе һәм язмаларында искә алуы белән авыл нык горурлана. Әлбәттә, бу горурлык Фәхретдин әфәнденең күңеленә дә кереп оялаган.
Мунчалы Өй тарихы – Россиядәге күпчелек татар авылларының тарихы ул. Хикмәт исем алыштыруда гына түгел. Фәхретдин әфәнденең ата ягыннан да, ана ягыннан да барлык ир туганнары Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әтисенең абыйсы Харис Мурхәбибов, ачтан шешенгән балалар өчен бер кесә орлык урлап, егерме биш елга Красноярск якларына төрмәгә озатылган. Ә сугыш ветераны Һади Мурхәбибовның кызы – Фәхретдиннең әнисе, электр белән эретеп ябыштыручы һөнәре алганнан соң, агае тоткын буларак төзешкән Красноярск ГЭСына эшкә җибәрелгән. Бу вакытта Фәхретдинның әтисе Бәдретдин Ерак Көнчыгышта хәрби хезмәттә булган. Дөнья күреп кайткан ике яшь йөрәк, туган авылларында очрашып, гаилә корып җибәргәннәр һәм өч ул үстергәннәр. Әтисенең үлгән абыйсы исеме кушылган Фәхретдингә мәктәп елларында ул чор өчен популяр булмаган исемне йөртү шактый кыен булган, билгеле.
– Үсә төшеп, бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддинның әтисе дә шундый исемдә булуын белгәч, күңел тынычланды, – ди, бу хакта сүз кузгалгач, әңгәмәдәшебез. Аннан соң мин аның гарәпчәдән «дин горурлыгы» дигән мәгънә аңлатканын белдем һәм хәзер үзем дә эчтән генә горурланып яшим.
Халыкта курку бар
Татарларга хас булганча, Самарада да беренче оешкан милли оешма, бүлгәләнеп, бүгенге көндә өчкә әйләнгән. Шуның асыл сәбәбен аңларга теләп, Фәхретдин Бәдретдиновичтан:
– Сез – «Туган тел» милли-мәдәни иҗтимагый оешмасының башта – вице-президенты, аннан президенты булган кеше. Нинди максат белән өр-яңа милли-мәдәни җәмәгать оешмасын – «Дуслык»ны һәм аның эчендә «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыятен оештырып җибәрдегез? – дигән сорау биргәч, бәхәсләшергә урын калдырмаслык җавап алынды.
– 130 мең татар яшәгән өлкәдә милли-мәдәни- иҗтимагый оешмалар күп булырга тиеш, көндәшлек алга илтә, – диде ул башта, шаяртыбрак. Аннан, җитдиләнеп, болай дип өстәде: – Төрле буынның дөньяга карашы төрле. Элекке халыкта курку яши. Безнең буын милли хәрәкәтнең киләчәген замана үзенчәлекләреннән чыгып күз алдына китерә. Бүген сүз сөйләргә түгел, проект әзерләргә һәм аны шул вакытта, шул урында хәл итәргә кирәк. Безгә бер яктан да финанс ярдәме юк. Акчаны үзебез эшләп табабыз һәм конкрет проектларны тормышка ашыруга тотабыз. Сабантуй үткәрүме ул, балалар йортына ярдәм яки иҗат фестивалеме. Сигез ел инде шәһәрдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.с.) туган көненә багышлап, Мәүлед бәйрәме уздырып киләбез. «Дуслык» эшендә меңнән артык кеше катнаша, һәм ул үзенең көндәшлек шартларында эшли алуын күрсәтте.
Шулай шул, дөнья коточкыч зур тизлектә әйләнә. Арбага бүген утырмасаң, иртәгә анда сиңа урын калмаска мөмкин. Фәхретдин Бәдретдинович хушлашыр алдыннан кулга китереп тоттырган «Подвиг огненных лет» китабы белән нәкъ шулай килеп чыккан.
– Мин үзебезнең авылдан Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында мәгълүмат тупларга кушып, Мочалеевкага үземнең ярдәмчеләрне җибәргән идем. Кемдер аларга ышанып, материал биргән, кемдер, сылтау табып, баш тарткан. Отставкадагы подполков- ник Идеал Галяветдинов, музейлар, архивларда казынып, хәрби комиссариат белән элемтәгә кереп, шул китапны авылдашларга тәкъдим иткәндә «вакыт тап- маучылар», күз яшьләре белән елап утырды. Хәзер аны тулылындырып кабат бастыруны сорыйлар. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына өлгертергә исәп.
Чын татар хатыны булу өчен нәрсә кирәк?
Безнең белән бәйрәм табынында утырып торган Лилия ханым, Фәхретдин Бәдретдинович Мәскәүгә чыгып киткәнче, авызыннан бер кәлимә сүз төшермәде. Гаиләнең өлкәннәре ураза тотканлыктан, юлаучыларга анда куелган милли нигъмәтләрдән авыз итүе шактый читен иде. Ярый, ниһаять, Лилия ачылып, безне әлеге кыенлыктан чыгарды. Ул:
– Безнең Фәхретдин хуҗалык эшләренә катышмый. Анысы белән мин җитәкчелек итәм, – диде. Дүрт баланы – Алия, Дания, Әминә, Адиләне – мәктәпкә, төрле түгәрәкләргә йөртүдән тыш, чын мөселман кызлары итеп тәрбияләү дә минем җаваплылыкка куелды. «Солтан тугач кына, мин бала белән шөгыльләнүгә вакыт бирә башладым. Ә кызлар – әниләре карамагында», – дип, бу хакта Фәхретдин әфәнде үзе дә искәртеп куйган иде инде. Күрәсең, ул Лилияне, төсе-бите, буе- сыны өчен генә сайлап алмаган. Йорт-җирнең ялт итеп торуына караганда, аның тормыш йөген тартуда Фәхретдингә тиң булуы күзгә ташланып тора. Фәхретдин Канюкаевның тагын бер үзенчәлеге турында: «Үз тирәсенә авылдашларын да тарта. Аларны эшле итә», – дип, алдан кисәтеп куйганнар иде. Шуны раслагандай, Лилия әйтеп куйды: «Мин аңа эшкә җибәрелгән идем». Югары икътисад белеме булган кыз биредә эш кенә түгел, үзенә лаек ир таба. Чын татар ире янында чын татар-мөселман хатыны булып яши Лилия.
Сөмбел ТАИШЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Татарлар булдыра торган халык! Автор: Фәрит

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ