Логотип Магариф уку
Цитата:

Г. Тукай урамы көне

Г. Тукай әдәби музеенда «Музейлар төне - 2020» Бөтенроссия акциясе икенче ел рәттән Казанның иң борынгы урамнарының берсе – татар халкы мәдәнияте турындагы гаҗәеп тарихны чагылдырган Габдулла Тукай ур...

Г. Тукай әдәби музеенда «Музейлар төне - 2020» Бөтенроссия акциясе икенче ел рәттән Казанның иң борынгы урамнарының берсе – татар халкы мәдәнияте турындагы гаҗәеп тарихны чагылдырган Габдулла Тукай урамына багышлана. Һәммәгезне дә онлайн режимда узачак «Г. Тукай урамы көне»нә чакырабыз.
18.00  «Бу ничек булды» проекты беренче тапкыр үткәрелгән «Г. Тукай урамы көне» белән таныштыра: Г.Тукай әдәби музее архивыннан фото һәм видео материаллар
19.00  #Тукай урамы көне, флешмоб. Бу чарада катнашу өчен Г. Тукай урамында төшерелгән яки урамның тарихы һәм Г. Тукай исемен мәңгеләштерү (бөек татар шагыйре исемен йөртүче урамнар күп кенә шәһәрләрдә бар) белән бәйле фотоны социаль челтәрләргә урнаштырырга, #деньулицыТукая, #Тукайурамыкөне хештегларын куярга онытмаска кирәк
20.00  «Екатерининскаядан Г. Тукай урамына кадәр», Г. Тукай урамы тарихы, йортлары һәм кешеләре турында интерактив альбом
21.00 «Йолдызлы экскурсия», Г. Тукай урамы буйлап шагыйрьләр Илсөяр Ихсанова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Салах, журналистлар Фаил Гыймадов, Зилә Мөбәрәкшина, мөхәррир Айсылу Галиева һәм Г.Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова белән видео экскурсия
https://instagram.com/muztukay
vk.com/club84864973

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ