Бүген балаларның тәрәзәдән егылып төшүен кисәтүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Конференциядә балаларның имгәнүенең һәм үлем-китеменең төп сәбәпләре ачыкланды.
Россиядә балалар белән булган 905 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 2018 нче елда 53 бала тәрәзәдән егылып төшкән, җидесе суда баткан, 19ы юл хәләкәтенә очраган.
— «Сузылган кул кагыйдәсе»н үтәмәү аркасында, без сау-сәламәт балаларны югалтабыз! – дип искәртә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина. – Бәла якынлашканда, без балаларга ярдәм кулы сузарга бурычлы. Шулай ук гади кагыйдәләрне үтәү мөһим: бу – җиде яшькә җитмәгән балаларны гомумән үзләрен генә калдырмаска, тәрәзәгә менергә булыша торган җиһазларны читкә алып куярга, тәрәзә челтәрләре бала авырлыгын чыдарга сәләтле түгел икәнне истән чыгармаска – балаларны даими кисәтеп торырга.
Психологик күзлектән караганда, ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе ДАССОның психологик хезмәте мөдире Лилия Горохова болай ди:
— Психик яшь белән бәйле рәвештә, балалар нәрсә булачагын алдан фаразлый алмый. Сабый балаларның баш миенең яртысы үсеш алмаганга күрә, танып-белү эшчәнлеген алып барганда, аларның яннарында булырга кирәк. «Алай эшләргә ярамый» дигән сөйләшү бер минутка гына җитә. Бала тормышы өчен җаваплылыкны үз өстенә ала алмый.
— Мин иң куркынычы турында сөйлиячәкмен. Бу елларда бала җәрәхәтләренең кискен артуы күзәтелә. Безнең клиникага баш мие травмасы, эчке органнарга зыян килү проблемасы белән мөрәҗәгать итәләр, – ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсенең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков. – Җитди имгәнүләр алган бала алга таба тулысынча сәламәт булып үсми. Киләчәктә ул йә инвалид булып үсәчәк, йә «мин бөтен кеше кебек түгел» дигән фикер белән яшиячәк. Тормышта иң зур кайгы – балаңның үлемен кичерү. Бу заманда бигрәк тә әти-әниләр тарафыннан җидти контроль кирәк.
Матбугат конференциясендә яңгыраган тагын бер кызыклы мәгълүмат: кеше 21 яше тулгач кына үзен тулысынча контрольдә тотарга сәләтле икән.