Логотип Магариф уку
Цитата:

Журнал геройлары — Габдиновлар гаиләсе

Журналның июль санында «Егетләр бүлмәсе беренче катта, вахтадан ерак түгел урнашканга, бар тавыш ишетелеп торган икән. «Ну, бу кызларның кирәген бирәм», – дип, очып килә идем, Зиләнең күзләрен күргәч,...

Журналның июль санында «Егетләр бүлмәсе беренче катта, вахтадан ерак түгел урнашканга, бар тавыш ишетелеп торган икән. «Ну, бу кызларның кирәген бирәм», – дип, очып килә идем, Зиләнең күзләрен күргәч, бөтен ачуларым юкка чыкты...» Казанның 116 лиицеенда рус балаларына татар телен өйрәтә торган педагог Зилә ханым һәм Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдиновларның гаилә тарихы, традицияләре белән танышабыз.


Җәйге каникуллар вакытында яшүсмерләрнең аерата туарылып китә. Шуңа күрә балаларга шөгыль табарга, буш вакытларын калдырмаска кирәк. Чөнки кая барып бәрелергә белмичә йөргән бала энергиясен начар юнәлештә кулланырга мөмкин. Бу хакта «Кечкенә хулиганнар» язмасында укыгыз.


Күкрәгендә Кызыл Байрак, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары ялтыраган Даян Мурзинны ни өчен Гитлерның шәхси дошманы дип йөрткәннәрен журналист Ирек Нигъмәти үзенең «Кара генерал – Даян Мурзин» язмасында ачыкларга тырышты.


Шулай ук журналның июль санында балалар белән кичләрен баш эшләтү өчен биремнәр һәм сканворд, укып юаныр өчен шигъри күчтәнәч тәкъдим ителә. «Табын» сәхифәсендә Баннофи Пай торты һәм токмачлы жульен пешерергә өйрәнәбез, ә «Остаханә»дә стрит-арт юнәлешен үзләштерәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ