Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналының ноябрь саны дөнья күрде

Катип ага Вәлиевнең хәтере, зиһене һәркем сокланырлык. «Чү, ашыкма», – дип көне, сәгате белән сөйли торган кеше. «Азнакайнефть» идарәсенең производствоны автоматлаштыру цехында эшләп лаеклы ялга чыгуы...

Катип ага Вәлиевнең хәтере, зиһене һәркем сокланырлык. «Чү, ашыкма», – дип көне, сәгате белән сөйли торган кеше. «Азнакайнефть» идарәсенең производствоны автоматлаштыру цехында эшләп лаеклы ялга чыгуына да инде шактый гомер үткән. Инде өч баласының икесе 30ар ел эшләп лаеклы ялга чыккан. Штурвал нефтьчеләр династиясенең өченче буыны – оныклары кулында бүген. Вәлиевләр династиясе өчен тормышның ТӘРТИП белән баруының хикмәте буыннар бәйләнешендә, мөгаен. Журналыбызда үрнәк гаилә, хезмәт тәрбиясе, ата-бала мөнәсәбәтләре турында сөйләшкәндә, бу санда сүзне 92 яшьлек аксакалга бирәбез.1обл (3)Һәр анага баласы кадерле. Тик еш кына баланы яклап йөри-йөри чама хисләре онытыла, башкаларның хисләренә һәм хокукына тигән чикләр дә узыла. Казан шәһәрендә 4нче мәктәп-интернатта балалар арасында килеп чыккан юк кына низагтан башланган тавыш шулкадәр күпергән ки, түземнәре чиккә терәлгән әти-әниләр яклау һәм ярдәм сорап безнең редакциягә мөрәҗәгать итте. «Бердәнбер теләгебез – балаларны һәм мөгаллимнәрне тынычлыкта калдырсыннар»,– ди алар. Чөнки бер ана кеше мәктәп директорына 30 шикаять язып, аны эш урыныннан китәргә мәҗбүр иткән. Мөгаллимнәрне кем яклар? Бу хакта журналдагы язманы укып белә аласыз.


ЮХИДИ хезмәткәренә 10 яшь була аламы? Кайбыч районы Борындык авылы укучылары Европаны ни белән шаккаттырган? Грузиядә туристларны ничек кунак итәләр? Ничек шәҗәрә төзергә? Тимер аяклы кешегә нигә арысланнар тими? Киелми яткан артык киемнәрне кемгә тапшырырга?


Кызыкмы? Кызык шул! Бик күп кызыклы һәм файдалы язмаларны «Гаилә һәм мәктәп» журналының ноябрь саныннан укыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ