География фәнен укучыларга ничек яраттырырга?

География фәнен күпләр җиңел предметларның берсе дип саный: математика яки физикадагы кебек төрле формула, теоремалар белән баш та катырасы, рус теле яки татар телендәгедәй сүз я җөмлә төзелешенә бәйле кагыйдәләр дә ятлап утырасы юк. Урта сыйныфлардагы күпчелек бала геграфия дәресләренә яратып та йөргән төсле. Шуңа да IX сыйныф укучылары арасында төп дәүләт имтиханнары тапшыру өчен география фәнен сайлаучылар саны да шактый гына үзе. Тик республикабызның география укытучыларын гына бу артык сөендерми. Ник дигәндә, ул укучылардан күбесе, физика, химия, биология, информатика кебек фәннәргә тешләре үтмәгәнгә географияне җиңелләрдән санап, аңардан сайлап алынышлы имтихан тапшырырга ниятли. Киләчәк тормышында географиянең кирәкмәсен белә торып. IMG_0339Шулай булмаса, XI сыйныфта БДИ тапшыручылар арасында география фәнен сайлап алучылар саны 2 процентка да тулыр-тулмас кына булмас иде. Бер Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә география фәненә карата шундый үксетүле караш. Әле 2010 елда гына ил буенча 22 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы географиядән БДИ тапшырган булса, узган уку елында андыйларның саны 16 мең тирәсе генә булган. Әле географиядән бердәм дәүләт имтиханы тапшырганнарының да 7,3 проценты хәтта минималь – 37 баллны да жыя алмаган. География фәненең яшьләр арасында абруе төшүенең сәбәбе көн кебек ачык: хәтта киләчәктә география укытучысы булырга ниятләгән абитуриентлар өчен дә географиядән БДИ тапшырып торуның бернинди хаҗәте юк. География фәненә дәүләткүләм ихтыяҗ булдырмый торып, хәлнең тиз генә уңай якка үзгәрәчәгенә өмет тә итеп булмый. Әлеге четерекле мәсьәлә КФУның география һәм экология белеме бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы галимнәрен дә нык борчый, әлбәттә. Кулдан килгәнчә, тырышкан, эзләнгән дә булалар үзләре. Республикабызнең география укытучылары катнашында әледән-әле фәнни-методик семинарлар уздыруны гадәткә кертте алар. Бүген аның чираттагысы үтте. Ул «Географиядән Бөтенроссия тикшерү эше структурасын булдыруга һәм биремнәрне сайлап алуга карата методик таләпләр» дигән темага багышланды.IMG_0343

Аның эшендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Белем бирүнең сыйфаты мониторингы буенча республика үзәге, Идарә итү, икътисад һәм финанс институты галимнәре һәм белгечләре катнашты. Төп доклад белән Мәскәү кунагы – Россия мәгариф академиясенең белем бирү үсеше стратегиясе институты фәнни хезмәткәре Элеонора Амбарцумова чыгыш ясады. IMG_0334Семинар барышында белем бирү оешмаларында укучыларның финанс грамоталылыгын күтәрү, Татарстан мәктәпләрендә географик белем бирү системасы, 2017/2018 уку елында Татарстанда географиядән Бөтенроссия тикшерү эшен уздыру нәтиҗәләре һәм быелгы уку елына бурычлар, география укытучыларын әзерләүгә заман таләпләре мәсьәләләре хакында да эшлекле сөйләшү булды.IMG_0347

Добавить комментарий