Логотип Магариф уку
Цитата:

Географларда – «урак өсте»

География – балаларның иң кызыклы һәм мавыктыргыч фәннәреннән берсе инде ул. Дөнья буйлап сәяхәт итеп, чит-ят төбәкләрнең үзенчәлекле табигать һәйкәлләре, тереклек ияләре, географик объектлары белән я...

География – балаларның иң кызыклы һәм мавыктыргыч фәннәреннән берсе инде ул. Дөнья буйлап сәяхәт итеп, чит-ят төбәкләрнең үзенчәлекле табигать һәйкәлләре, тереклек ияләре, географик объектлары белән якыннан танышып, хозурлануга ни җитә соң!?
Тик бердәм дәүләт имтиханнары гамәләгә кертелгәч, моңарчы күпләрнең яраткан дәресе булган география фәнен Россия мәгариф системасында бөтенләй санга сукмый башладылар. Шулай булмаса, быел республикабызның нибары 191 унберенче сыйныф укучысы гына бердәм дәүләт имтиханы тапшыру өчен география фәнен сайлар идемени?! Ун районда исә бер генә укучының да географиядән БДИ тапшырмавын ничек аңлатасың!? Югыйсә, Рус география җәмгыятенең Татарстандагы төбәк бүлеге каршындагы географик белем бирү комиссиясе кадәр җиң сызганып эшләгән, географик һәм экологик белемне пропагандалауны күздә тоткан төрледән-төрле чаралар уздырган берәр комиссия республикабызда тагын бармы икән? Бүген әлеге комиссиянең КФУның беренче проректоры, социология фәннәре докторы, профессор Рияз Гатаулла улы Минзарипов рәислегендә узган чираттагы утырышында республикабыз географлары тарафыннан быел никадәр үтемле чаралар үткәрелүенә шаккатып һәм сокланып утырдым. Менә аларның сентябрь-октябрь айларында уздырылганнардан кайберләре генә: «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дигән интеллектуаль уеныныә төбәк этабы, Россия географлары һәм җәмгыятьбелеме укытучылары ассоциациясенең X еллык фәнни ассамблеясе, Рус география җәмгыятенең яшьләр клублары слеты, «География – балаларга» исемле Бөтенроссия акциясе, Географик диктант уздыру, «Туган ягыбыз экологиясе» дигән темага проектлар конкурсы дисеңме? ..Ел төгәлләнергә нибары ай ярым вакыт калып бара, тик республикабыз географлары өчен ел азагына кадәр әле кызу «урак өсте» булачак. Ник дисәгез: дистәгә якын республикакүләм һәм төбәкара географик һәм экологик чара уздыру планлаштырыла. Әйтик, 29 ноябрьдә Алексеевскидагы 2 нче урта мәктәптә «Экология, җиһан һәм без» дигән темага фәнни-гамәли конференция, 30 ноябрьдә Казандагы 14 нче урта мәктәптә «Мәктәптә һәм югары уку йортларында экологик һәм географик белем бирүнең актуаль проблемалары» дигән Бөтенроссия фәнни конференциясе, 6 декабрьдә Теләче районы Шәдке урта мәктәбендә «Тирә-ягыбызда – экология» дип исемләнгән укучыларның һәм студентларның тикшеренү һәм проект эшчәнлекләре конференциясе узачак. 13 декабрьдә Буадагы М.Вахитов исемендәге гимназиядә, 18 декабрьдә Казандагы Советлар Союзы Герое Б.Кузнецов исемендәге кадет интернат мәктәбендә, 20 декабрьдә Сарман районы Җәлил бистәсе гимназиясендә эколгик һәм географик темаларны колачлаган республикакүләм крнференцияләр үтәчәк диделәр.
Таһир САБИРҖАНОВ

Рөстәм ФӘРХУЛЛИН фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ