Логотип Магариф уку
Цитата:

Гыйлем таратучы булып истә калыр

Халкыбызда белемнәрен  яшь буынга җиткерү уе белән  янып яшәгән, гомерләрен шуңа багышлаган  фидакяр ул-кызлар байтак.  Кама Тамагы районының  Олы Салтык авылында туып үскән Ф...

Халкыбызда белемнәрен  яшь буынга җиткерү уе белән  янып яшәгән, гомерләрен шуңа багышлаган  фидакяр ул-кызлар байтак.  Кама Тамагы районының  Олы Салтык авылында туып үскән Фәрит ага Сафин да шундый шәхесләрнең берсе иде.
Тәтеш педагогия училищесында, аннары Казан дәүләт педагогия институтында физика-математика  фәннәре белгечлеге буенча  гыйлем алган егет, берничә еллар Олы Карамалы авылы мәктәбендә балаларга белем биргәннән соң, Казанга килә. Татарстан китап нәшриятында  дәреслекләр чыгаруда хезмәт куя, бераздан  мәгариф хезмәткәрләренең төп журналы «Совет мәктәбе»нә (хәзерге «Мәгариф») күчә, анда бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары буларак лаеклы ялга киткәнче эшли. Педагогларның  һәм  укучыларның яраткан авторы, киңәшчесе була ул.
Моннан ике ел элек, Фәрит Камил улы 90 яшьлеген билгеләп үткән көннәрдә,  юбилярга җылы сүзләр белән бергә, саулык-сәламәтлек һәм озын гомерләр теләгәннәр иде. Ә өлкән яшьтәге кешегә һәр туган көн  үзе бер гомергә тиң.  
 Кызганыч ки, тормыш юлын  халыкка  хезмәткә  багышлаган Фәрит ага  Сафин шушы көннәрдә мәңгелеккә арабыздан китте. Әмма олы шәхес онытылмас – китап киштәләребез аның күңел  җылысы салынган бай фәнни һәм гамәли хезмәтләр – журналлар  белән тулып тора,  бай мирас кала.  Киләсе буын вәкилләре дә аннан файдаланыр, гыйлем эстәр.
 Без исә, аның каләмдәшләре, барлык туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әлеге хәбәрдәге сүзләргә ихлас кушылабыз. Автор:

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ