Логотип Магариф уку
Цитата:

«Иделкәем һәм Кариев варислары» фестивале

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Иделкәем һәм Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестивале үз эшен тәмамлады. Ике көн дәвамын...

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Иделкәем һәм Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестивале үз эшен тәмамлады. Ике көн дәвамында Бавлы, Яшел Үзән, Арча, Зәй, Мамадыш, Нурлат, Менделеевск, Ютазы һәм Уфадан килгән коллективлар драма һәм курчак спектакльләре номинациясендә көч сынашты.
Фестиваль барышында республиканың районнарында һәр якның иң көчле балалар театраль коллективлары ачыкланды. Икенче турга ТР һәм тирә як төбәкләрдән 50 гә якын видеоязма җибәрелде.
Нәтиҗәдә фестивальнең «Курчак спектакле» номинациясендә Мамадыш районы «Сәләт» балалар курчак театрына, ә драма номинациясендә Менделеевск шәһәренең Ашраф Ахунов исемендәге халык театры коллективы лаек булды.
Шунысын әйтергә кирәк, Иң кечкенә артистка режиссер Ренат Әюпов битлек, ә Менделеевск коллективына Габдулла Кариев турында китап бүләк итте: «Кариев үз труппасын нульдән башлап барлыкка китергән. Сез дә шундый бөек эш белән шөгыльләнәсез - тылсым тудырасыз. Рәхмәт сезгә!».

Катнашучыларны Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең директор урынбасары Габдрахманов Гали, «Иделкәем & Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары төбәкара фестиваленең жюри әгъзалары рәисе, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының күп еллар дәверендәге куючы – режиссеры Дьяченко Людмила һәм артистларыбыз Фернат Насыйбуллин һәм Гөлназ Галимуллина бәяләде.
Г.Кариев театры фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ