Оренбург өлкәсендә (Абдулино) ике укучы малайның матур гамәле күпләрне гаҗәпкә калдырган.
Алар, такси тукталышыннан узып барганда, йөз мең акчасы булган хатын-кыз янчыгы тапканнар. Көтелмәгән табышны полициягә тапшырганнар. Бу вакытта полиция бүлегенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән һәм 100 мең акча югалтуы турында сөйләгән булган. Сигезенче сыйныф укучысы Александр Овсянников һәм өченче сыйныф укучысы Богдан Ермолаевны шәһәр администрациясенә чакырганнар һәм аларга рәхмәт хатлары тапшырганнар.