Илназ Минвәлиев: «Империя төзү өчен көчле тыл кирәк»

Татарстанның атказанган артисты Илназ Минвәлиев – халык күңелендә «Рамай», «Тәфтиләү», «Тамчы гөл», «Кызларым-кызкайларым» кебек җырлары белән урын алган җырчы. Халыкчан иҗаты белән генә түгел, бормалы тормыш юлы, ир белән хатын арасындагы һәм балалар тәрбиясендәге үзенчәлекле фикерләре белән дә җәлеп итә ул. Бездә кунакта – өч ул үстерүче Динара һәм Илназ Минвәлиевләр гаиләсе.

Уен да – эш

Моннан егерме еллап элек Хәмдүнә Тимергалиева төркемендә яшь җырчы Илназ Минвәлиевнең исеме сәхнәдән яңгырый башлаганчы, егеткә тормышта хәйран гына кыйналырга туры килә.

– Безнең өчен уен да эш булды, – дип, сүзне балачак хатирәләрен барлаудан башлады Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туып-үскән Илназ. Аның әти- әнисе бик хисле кешеләр булырга тиеш кебек тә бит. Әтисе ягыннан барлык туган-тумача – баянчылар, җырчылар. Әнисе Разыя апа, идәнгә җиткән чем кара толымнарын иңенә салып, җырлап, биеп җибәрсә, туң йөрәкләр күңелендә дә ут кабызырлык. Әмма балалары өчен икесенең дә талканы – коры, кулы каты була аларның.

Өйдә өлкәнме-төпчекме, кызмы-малаймы – аерып торыш юк. Егетләр дә сыер сава, ашарга пешерә, идән юа, бердәнбер сеңелләре Гөлназ да абыйлары белән рәттән утын яра, ферма эшендә булыша. Ләкин тавык та чүпләп бетермәс эшләр арасында җан аткан дуслары – атлар янына барырга җай таба Илназ. Аның кебекләр турында ат җене кагылган диләр. Мәктәптән туры ат абзарына китеп, шпагат җебеннән йөгән ясап, атны урлап, болын- кырга – иркенлеккә чаба үсмер. Күршенең атын да урлаштыра ул. Шуның өстендә төн ката йөреп, өлгерсә, аранга кайтарып куя, өлгермәсә, дүртаяклы дустын болында арканлап калдыра. Иртән торып чыгышына абзарында аты булмаса, кем эше икәнен чамалый инде күршесе: туры Минвәлиевләргә керә. Менә шул хирыслык – ат ярату һәм мал-туар тотуның рәт-чиратын белү Илназ Минвәлиевнең күңелендә үз эзен калдырган. Ул хәзер иҗаттан буш вакытында Котлы Бөкәш авылында Раил Хәмидуллин белән берлектә ат үрчетү белән шөгыльләнә. Аның бу мавыгуы да уңыш китерәсенә ышаныч зур. Холкы шундый: уйлаганына ирешмичә тукталмый.

«Мин чүпрәк үстермәдем!»

Кечкенәдән эштә чыныгып, ныгып үскән Илназ педагогика институтының физкультура факультетына керергә хыяллана. Шул вакытта шәһәргә чыгып китү өчен әтисеннән 50 сум акча сорый ул һәм: «Мин чүпрәк түгел, ирләр үстердем!» – дигән җавап ишетә. Бер тиенсез башкаланы яуларга чыгып китәргә шул этәргеч була аңа. «Барыгызга да кем икәнлегемне күрсәтәм әле!» дип үҗәтләнеп, тормыш ялына теше-тырнагы белән ябыша үсмер. «Авылга үзенекен булдырган Илназ булып, җиңүче булып кайтасым килде, – ди бүген дә шул принцип белән яшәгән ир. – Әтинең безгә кырыс булганы өчен дә, эшкә җиккәне өчен дә рәхмәт кенә дим. Ата-ана нинди генә булмасын, аларны хөрмәт итәргә, тудырган-үстергәннең әҗерен гомер буе кайтарырга тиешбез».

Спортфакка керәм дип, алты ай буе әзерлек курсларында йөри егет. Торыр җирең, ашар ризыгың булса, берни түгел дә бит. Таныш-белештә, дусларда, подъездларда кунып йөргән горур егеткә анда белем алу насыйп булмый. Имтихан нәтиҗәләре буенча нибары бер балл җитми. Күреп тора: мәсьәләне танышлык, күчтәнәчләр хәл итә. Башын югары чөеп, резин итектән өеннән чыгып киткән авыл малаен тыңлап торучы да булмый. Бөтен хыяллары җимерелгәнлектән инде соңгы чиккә җитә язган Илназ утырып барган трамвай 49 нчы училище каршында ватылып кала. Иптәше белән аптырап торган мәлдә уку йортыннан бер мастер чыга да: «Ник урамда тик йөрисез? Әйдәгез, училищега кереп карагыз. Анда кулинар, пешекчеләр әзерлиләр», – дип, егетләрне үзе артыннан ияртә. Ләкин имтиханнар вакыты узган бит! Менә монда инде Илназга спорт белән дуслыгы ярдәмгә килә. Минвәлиевнең төрле спорт төрләреннән җыелган баллары 49 нчы училищены унөч махсус уку йорты арасында беренчелеккә чыгара. Шул шатлыктан директорлары егетне автомат рәвештә училищега кабул итә, тулай торактан бүлмә бирә. Илназ, бер яктан, укырга керүенә сөенсә, икенче яктан, колак төбендә әтисенең сүзләре яңгырап тора: «чүпрәк үстермәдем!» Я Алла, повар булып ничек авылга кайтырсың!

– Урамда 90 нчы еллар. Акчамны талатып, ачтан үлмәс өчен, 10 айның өчесен генә укыганмындыр, калганы сугышып үтте, – дип шаяртып искә ала Илназ. – Тәүге 150 сум стипендия алган көнем хәтердә. Бу минем өчен искиткеч зур акча иде, чөнки ял көннәрендә 12-13 сумга төрле авыр эшләрдә йөрим. Сөенә-сөенә капкадан да чыгып җитеп булмады: баскыч төбендә студентлардан акча җыярга килеп баскан урам төркемендәге малайлар

тотып алды. Кыйналасы килмәүчеләр, «түбәсе» булмаган авыл малайлары берсүзсез акча тоттыра тегеләргә. Ә мин бирмәдем, әмма сырхауханәдә уянып киттем. Шулай йодрык белән дә, сүз белән дә байтак вакыт үземә юл ярырга туры килде әле.

Чибәр староста

Училище һөнәрле итеп кенә калмый, биредә булачак тормыш иптәшен дә очрата Илназ.

Динара Йошкар-Ола шәһәрендә туып-үсә, барлык каникуллары исә әти-әнисенең туган җире Арчада дәү әни-дәү әтисе янында уза. Тәртип коры: кичке тугыздан соң урамга да чыгарга ярамый. Кер юу, су ташу, ашарга әзерләү кебек эшләргә дә яшьтән өйрәнә ул. «Өч бакчабыз бар иде, анда эшләүне аеруча яраттым. Хәзер дә җирдә эшләү минем өчен һава кебек кирәк», – ди Динара.

Кечкенәдән Казан дип хыялланган кыз, 9 нчы сыйныфны тәмамлауга, татар башкаласына юл ала. Тәртибе, җитдилеге, төплелеге, активлыгы сәбәпле, шундук техникумның йөзек кашына әверелә. Бәйрәмнәрдә сәхнә түрендә һинд биюендә бөтерелүе, «5»ле билгеләренә генә укуы, спортны яратуы аны башкалар арасында аера да куя. Тулай торакта җаваплы староста итеп билгелиләр. Тәмәке тартучы, башка кыек эшләре булган кызлар көр тавышлы, чибәр Динарадан куркып тора.

Берзаман кызлар арасында «Тулай торакка бер бик чибәр егет урнашты» дигән сүз китә. Бу хакта Динара да ишетми калмый, билгеле. Кызның да аны күз кырые белән генә күрәсе килә. Уртак мавыгулары булган 16-17 яшьлек егет белән кызның спортзалда да, сәхнәдә дә гел сукмаклары кисешә. Берзаман Казанга төнлә генә килеп төшкән Йошкар-Ола поездыннан көтмәгәндә каршы алырга килә аны Илназ. «Кайгыртучан, ышанычлы егет», – дип нәтиҗә ясый кыз. Шулай ике йөрәк кавышып та куя.

– Динараны беренче тапкыр күргәч, әтием аның ашавын күзәтеп утырган, – дип искә ала Илназ. – Аннан күпмедер вакыт узгач кына миңа әйтте: «Ашаганда, колагы селкенә, эшчән булыр, безнең килен бу, сүзем бер – өйлән!».

Аюны да өйрәтәләр

18-19 яшьтә юкны бар итеп яши башлаган яшь гаиләдә беренче уллары Алмаз якты дөньяга аваз сала. Аның Даун синдромы белән тууы Минвәлиевләр өчен икенче сынау була. Үзе дә балалыктан яңа гына чыккан яшь ана менә шунда беренче мәлләрдә югалып калган иренә көч бирерлек ихтыяр таба. «Аллаһ аңа миһербанны, сабырлыкны өеп биргән. Мин аны бүгенгә кадәр үзем өчен ачып бетерә алмыйм, укылмаган китап булып кала бирә», – ди Динара турында гомер юлдашы Илназ. Хатыны исә уллары Алмаз сабый чакта циркка баргач булган сөйләшүне гомер буе хәтереннән җуймыйча саклый:

– Бер аюны җитәкләп алып чыктылар. Бии дә, баш ия – кушканны үти бу. Шулчакта Илназ әйтеп куйды: «Кеше аюны да өйрәткән, нигә безгә сабыебызны чын кеше итеп тәрбияли алмаска?» Шул мизгелне мәңге онытасым юк, аның сүзләре, Алмазны үстергәндә, колагымда яңгырап, көч биреп торды, – ди ул.

Бер елдан икенче уллары Салават туа. Янәшәсендәге сәламәт энесенә карап, Алмазга да кайбер күнекмәләрне үзләштерү җиңелрәк бирелә башлый. «Кояшлы» сабыйларны кашык тотарга өйрәтү генә дә җиңүгә тиң бит.

Ике энесенең яраткан абыйсы турында «гаиләнең завхозы» дип шаярталар инде бүген. Керләрне элеп, үтүкләп куя, бәрәңгесен әрчи, чүпне түгә. Өйдәге тәртип аның кулында, кыскасы.

– Ике баланы һич икеләнмичә рәттән таптым, чөнки Илназ янәшәсендә үземне гел кыя ышыгында сыман хис иттем, – ди ана кеше. – Гаиләне тартыр өчен, тәүлек буе эшләде, ял итәргә күнекмәгән ул. Өйдә башка ризык булмаса да, ит һәрчак була иде. «Ирләр үстерәбез бит, иттән өзмә аларны», – дип әйтергә яратты. Мөмкинлеге, акчасы булу белән, иң беренче чиратта әти-әнисенә булышу ягын карады. Аны хупладым гына, чөнки мин инанган: ата-ананы кайгыртасың икән, Аллаһ безгә дә бирәчәк.

«Улым Алмазга беркайчан да авыру бала дип кызганып карамадым, – ди әтисе. – Андыйларга артык йөкләмә ярамый диләр. Ә мин, киресенчә, шул йөкләмәләр аша аны ныгытырга тырыштым». Әнисенең назы, әтисенең ныклыгы нәтиҗәсен бирми калмый. Алмаз мәктәпне «5»ле билгеләренә генә тәмамлый, бокс белән шөгыльләнә, йөзә.

Гаиләдә өч егет тә баянда уйный белә. Алай да музыка дип иң мөкиббән киткәне – тәгаен Алмаз. Теләсә кайсы җырчыны тыңламый ул: Илһам Шакиров, Салават Фәтхетдинов, Рөстәм Закиров иҗатын үз итә. Берзаман аның бүлмәсендә баян шыгырдатып утыруын ишетеп, мөгаллим эзләп табалар. Музыка яратудан тыш, инструментта уйнау баш мие эшчәнлеген яхшырта дигән ышаныч та бар бит әле.

Бассейнга бирү вакыйгасы – үзе бер тарих. Тренерлар авыру баланы өйрәтергә алынмыйбыз дисә дә, корыч рухлы әтине буш сүзләр генә ышандырмый. «Бассейнга йөрүче сау-сәламәт үсмерләр арасында йодрыкта килеш 30 тапкыр отжимание ясый алырлыклары бармы?» – дип сорый ул. Чакырып китерәләр, берсе көчкә 22не ясый. Алмаз, сүзне сүз итеп, бәхәскә нокта куя: 30да туктый.

– «Шушымы авыру бала?» – диюемә олы яшьтәге бер тренер ханым улымны үз кул астына алырга ризалашты. Тәүге килүдә Алмаз суга керергә курыкты, ә мин төрттем дә төшердем. «Йөзеп чыга икән, димәк, минем улым бу. Юк икән, димәк, сез хаклы, бассейнга бүтән килмибез», – дим. Тәки йөзеп килде җаныем. Тренерына да әйтеп куйдым: «Жәлләмәгез, башкача булса, кире алам», – ди әтисе.

Алмазның бокс белән шөгыльләнә башлавы исә очраклы вакыйга белән бәйле. Бассейнда бер малай белән бәйләнешеп киткәннәр. Алмазның кул чугы көчсез, суга алмый икән. Әти кешенең тагын эч поша, улын үз-үзен якларлык итәсе килә. Шулай итеп, малай бер ел бокс күнекмәләре үзләштерә.

Җәмгыятьтә булдыра алганча тулы канлы тормыш белән яшәсен, мөмкин кадәр мөстәкыйльлеккә өйрәнсен өчен, улларына эш эзли әти-әнисе. «Кояшлы» бала тәрбияләүче гаиләләр өчен Минвәлиевләрнең тырышлык һәм үҗәтлеге – үзе бер үрнәк.

Хатын-кыз яратса, гаилә саклана

Илназ, пешекче һөнәрен үзләштереп, шул юнәлештә хәйран гына тәҗрибә дә туплый. Язмыш диген, пешекче хезмәте халкыбызның яраткан җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева белән очрашуга сәбәп була да инде. Булачак җырчы эшли торган кафега төшке ашка еш керә Хәмдүнә ханым. Егет, бар кыюлыгын җыеп, форсатны кулдан ычкындырмаска була. Кухня киемнәре белән генә залда утыручы җырчы каршына чыгып баса да: «Хәмдүнә апа, мин җырларга телим! Алыгыз мине үз төркемегезгә!» – ди. Шунда ук «Сибелә чәчем»не җырлап та җибәрә. Менә шулай аңа да язмыш елмая: Илназ Минвәлиев исемле егет 5 ел буе сәхнәдә Хәмдүнә ханым мәктәбен үтә. Эшенә бик җаваплы карый Илназ. Тамашачы каршына сыйфатлы җыр һәм зәвыклы кием белән генә чыгарга ярый дип саный. Шуның өчен дә хезмәттәшләре хөрмәт итә үзен. Ике ел элек Олы Солтанда 27 артист катнашында концерт куеп, әнисе Разия апаның 65 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннәр.

– Мин җырчыга түгел, поварга кияүгә чыккан идем, – дип еш әйтә аңа Динарасы озак гастрольләргә озаткан чагында. Илназы исә сабыр хатынына рәхмәтен гел күңел түрендә йөртә.

– Кая гына чыгып китсәм дә, өй өчен, балалар өчен бер тамчы да борчылмадым. Чиләгенә күрә капкачы табыла диләр бит. Өйдә тыл көчле булмаса, мин җырлап йөри алмас идем. Җырлар өчен җанда тынычлык кирәк. Күп коллегаларымны, башка өлкәдәге дусларымның гаиләләрен күзәткәч, шундый нәтиҗәгә килдем: ир-ат яратмаса, тормыш бара әле. Хатын-кыз яратмый икән, империя төзеп булмый.

Ирләр өчен беренче урын гына – җиңү

Яшьлегендә татарча көрәш буенча мәйданда беренчелекне бирмәгән әтиләре тарафыннан уллары Салават белән Ильястан да чын ирләр тәрбияләү бурычы куела гаиләдә. Уртанчы уллары Салават – Казан төзелеш көллия- тендә, төпчекләре Ильяс Абдулла Алиш исемендәге 20 нче татар гимназиясендә белем ала.

Егетләрнең икесе дә тхэквондога йөреп, призлы урыннар яулый, бүлмәләре медаль, кубоклар белән тулган. Ильясы әле соңгы арада футбол белән дә мавыгып киткән. Бу гаиләдә беренче урын икән – җиңү, башкасы җиңүгә саналмый. Малайларга да таләп әнә шундый.

– «Мин егетлегемне исбатлыйм!» дигән омтылыш белән яшәргә тиеш алар! Мине шул хис чыныктырды, – ди ата кеше.

Салават 15 яшьтән акчаны үзе эшли. Әтисе бер тапкыр кырыслык күрсәткәннән соң, бу егет тә үзенең үҗәтлеге белән атаның холык-фигылен сеңдергән ләбаса дип уйларга туры килә.

…Яңа ел киче. Арып-талып, Чиләбедән концерт куеп кайтып кергән ир күрә: Динарасы өстәл әзерли, Ильяс белән Алмаз да аңа булыша. Тольяттидагы ярышларда беренче урынны алып кайткан Салават кына залда телевизор карап утыра. «Ник әниеңә булышмыйсың? – ди әтисе. – Өйдә чемпионнар юк, һәркем тигез. Кәбес- тә турыйсың килми икән, өйгә акча алып кайтырсың». Эшкә урнашып, 600-700 сум алып кайту шарты белән чемпионны Яңа ел төнендә өеннән чыгарып җибәрә ата. Аның йөрәге дә таш түгел, тик борчылуын сиздерми. Икенче көнне иртәнге җидедә 700 сум акча кайтарып тоттыра Салават. Машина юарга эшкә урнашкан. «Булдыра икән бу бала», – дип нәтиҗә ясый ата кеше күңеленнән генә.

Холыкны чыныктыру дигәннән, Салават белән бәйле тагын бер вакыйганы искә алалар гаиләдә. Авылда дәү әтиләренә урманнан бер йөк утын алып кайталар – ярыр- га кирәк. Илназның гастрольгә китәсе бар. Ярыласы утын капка төбендә өелеп кала. Үсмер Салават юлга җыенган әтисеннән клубка чыгарга рөхсәт сорый. Башкарып чыгарлык эш булмасын белгән әтисе: «Утынны ярып бетерсәң, чыгарсың», – дип шаярта. Көне буе ялсыз-нисез бер йөк имәнне кич җиткәнче берүзе ярып бетерә егет!

Өйдә хуҗа юк

Илназның тәрбиягә булган фәлсәфәсе татар ирләренә хас кырыслык һәм олпатлык аша кыйблабызны югалтмауга, нык үзәкле булуга кайтып кала.

– Авыл баласы бүтән, заманы башка диләр. Анда түгел хикмәт. Без үзгәртәбез ул заманны. Авылда да шул ук бакча, шул ук бәрәңге бит. Өйрәт кенә! Хәзер баланы эшкә куша белмиләр, жәллиләр. Шәһәрнекеләрнең дә кайтыр нигезе булсын дип кайгыртырга кирәк. Эш һәм китап биргән тәрбияне алыштырып булмый. Җиңел ысул белән яшәү һәм эшләү ягын уйлый хәзерге буын, – дип фикер йөртә ул.

– Өйдә кем хуҗа дигән сорау урынсыз инде, – диюемә, кабат җавабы белән шаккатыра белә ул.

– Безнең өйдә хуҗа юк! Мәрхүм Туфан ага Миңнуллин бер интервьюсында әйткән иде: «Өйдә беребез дә – хатын да, мин дә хуҗа була алмый. Аның «домовое» бар». Килешәм. Тормышта субординация булырга тиеш: хатын белән ир арасында, ата-ана һәм бала арасында, дәү әни-дәү әтиләр белән мөнәсәбәттә. Һәркемнең үз урыны, үз вазифасы. Өйдә хуҗа булу акча алып кайтып бирү генә түгел әле ул. Тапканны дөрес итеп тота белүче дә, яшәешне кора белүче дә кирәк.

Менә шулай яшәп ята Минвәлиевләр гаиләсе. Җыр-моң да, азан тавышы да, спорт та, кул хезмәте дә – берсе дә чит түгел аларга. Алай да гаилә һәм тәрбия нигезе нинди ташлардан төзелә соң дигәнгә җавап бер аларның – мәхәббәт. Холкы корыч булса да, итагатьле Динарасы янәшәдә булганда, күңеле тулы моң гаилә башлыгының:

– Ярату юк икән, исәнлек белән генә тулы канлы яшәп булмый. Космик энергетика ята торган сүз ул – ярату. Сүз ир белән хатын арасындагы ярату турында гына бармый. Бакчасына гашыйк булмаган кеше шау чәчәк үстерә алмый.

 

Ләйсән НИЗАМОВА

Добавить комментарий