Илсур Һадиуллин: «Дәшми калуың хәерлерәк»

19 нчы декабрьдә «Мәгариф» журналының 2019 ел йомгакларына багышланган редколлегия утырышы узды. Аның эшендә инде икенче ел рәттән ТР Мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин катнашты. Чарага җыелган редколлегия әгъзаларын, чакырылган кунакларны, редакция коллективын әле күптән түгел яңа вазыйфага билгеләнгән «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде.

ТР Мәгариф министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллинның чыгышы соңгы вакытларда мәгариф өлкәсенә кагылышлы күп кенә четерекле мәсьләләргә ачыклык кертте.

– Федераль белем бирүнең дәүләт стандартлары (ФББДС) буенча хәзерге вакытта бик күп материаллар өйрәнәбез, – диде ул. – Соңгы араларда туган телләрне укытуга кагылышлы иң зур даирәләрдә даими утырышлар, фикер алышулар булып тора. Хәзер регионнарның милли мәгарифкә карата карашлары уңай якка үзгәрә. Бүген иң төп проблема – татар һәм башка халыклар телендә дәреслекләрне бастырып чыгару. Без советлар вакытында беренче сыйныфтан унга кадәр дәресләрне татар дәреслекләре буенча укыдык. Һәм бернинди проблема тумады. Советларның җимерелүендә дә дәреслекләрнең татар телендә булуы сәбәпче булмады. Хәзер инде сүз Бердәм дәүләт имтиханнарын татарча бирдерү турында бармый, кызганычка каршы, дәреслекләр татарча булырга тиеш дигән мәсьәлә күтәрелә: беренче сыйныфтан тугызга хатле. «Переводной учебник» юк дип баралар, яхшы, тәрҗемә дәреслекләр булмаса, татарча дәреслекләр диик. Эчтәлеге шул кала бит инде. Төрле даирәләрдә без бу мәсьәләне һаман саен күтәрә торгач, безнең сүзгә колак сала башладылар. Россиянең мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина менә бу дәреслекләрне федераль исемлеккә кертү буенча бөтен чыгымнарны министрлык күтәрәчәк дип вәгъдә итте.

Бүген исемлеккә 89 дәреслек кергән, 24 е кертелергә әзерләнә.

– ФББДСның элекке вариантында татар теле дә, әдәбияты да бар иде, төзәтелгән вариантында субъектларның дәүләт телләре дә кертелгән, – дип, дәвам итте министр урынбасары үзенең сүзен. –Безнең республикада укучыларның 67% ы татар телен сайлады, 31 % ы рус телен, калганы башка телләр. Татар телен сайлаучылар арасында руслар да бар. Тугызны бетергәч аттестат алганда, рус баласының туган тел графасында татар теле торса, лөгатькә туры килмәячәк. Хәзер ФББДСка дәүләт теле дигән өстәмә кергәч, безнең республикада яшәүче теләсә кайсы милләт баласы, дәүләт теле буларак, татар телен өйрәнә икән, бернинди аңлашылмаучанлык та булмаячак.

Бүгенге көндә безнең илнең 26 субъектында татар теле укытыла. Аларның күбесе методик ярдәм кирәк булса да, дәреслекләр кирәк булса да, законнар буенча аңлатма кирәк булса да Татарстанга мөрәҗәгать итә.

Илсур Һадиуллин эшче һөнәрләрен әзерләүче ресурс үзәкләре турында да ачынып әйтеп узды. Бу үзәкләргә монда белем алырга теләүче күп кенә балалар керә дә алмый – әгәр «3» кә укыса һәм ата-ананың кереме зур булмаса. Ә киресенчә «4», «5» кә укучы, эшче һөнәрен сайларга җыенмаган балалар, БДИ дан куркып, шунда укырга керәләр дә, аннары вузга күчәләр. Монда уйланырлык урын бар диде ул.

Мәгариф системасында тагын бер бик четрекле мәсьәлә баш калкытып килә. Ул да булса гаиләдә белем бирү. Бүгенге көндә ахырга хатле юридик яктан да, башка яктан да аның бөтен нечкәлекләре эшләнеп бетмәгән.

Әгәр ата-ана бала өй шартларында белем алырга тели дип гариза яза икән, моңа берәү дә каршы килә алмый, чөнки ул законда каралган. Бала мәктәп контингентыннан чыгарыла һәм йомгаклау аттестациясен узу өчен бер мәктәпкә беркетелә. Мондыйларның күбесе башлангыч сыйныф балалары.

– Минемчә, кечкенә баланы җәмгыятьтән аерып алып, өйгә утыртып кую бик үк дөрес түгел, – дип, бу мәсәләгә үз фикерен аныклады Илсур Һадиуллин. – Бу балалардан җәмгыять өчен кемнәр үсеп чыгар? Шулай ук бу балалар шәхси мәктәптә (аларның аккредитациясе дә булмаска мөмкин) укыйлармы, өйдә генә белем алалармы, бала белән берәр хәл була калса, барыбер муниципаль мәктәп, әлеге бала беркетелгән сыйныф җитәкчесе җавап бирә. Ул аның кайда икәнлеге белән, ничек белем алуы белән кызыксынып торырга тиеш. Мин шуның турында бер киңәшмәдә әйтеп киткән генә идем, өйдә торып белем алучы барлык балаларны мәгариф министрлыгы учетка басарга мәҗбүр итәләр дип, гаепли дә башладылар. Кайвакыт дәшми торуың хәерлерәк дип тә уйлап куясың. Ләкин, безнең эштә алай булмый.

Әлеге материалның тулы варианты «Мәгариф» журналының гыйнвар санында чыга.

Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Добавить комментарий