Логотип Магариф уку
Цитата:

Баланың холкын беләсең килсә, фил ясат

Бүген без тәкъдим иткән тест баланың шәхес буларак үсеш үзенчәлекләрен билгеләү мөмкинлеген бирә.

Бүген без тәкъдим иткән тест баланың шәхес буларак үсеш үзенчәлекләрен билгеләү мөмкинлеген бирә. Аның каршына бер бит кәгазь белән карандаш (фломастер яисә ручка булса да ярый) куегыз һәм фил белән шакмак рәсеме ясарга кушыгыз. Рәсемнең сыйфаты тест нәтиҗәләренә йогынты ясамый: бала ясаган фил, черкигә охшап торса да, куркыныч түгел, киресенчә, рәсемне шәрехләү күңеллерәк кенә булачак. 

Фил дөрес һәм матур итеп ясалган икән, моны рәсем ясаучыны үз шәхесе кызыксындыра дип шәрехләргә мөмкин. Фил кәгазьнең аскы өлешендә – бу баланың үз-үзенә бәясенең түбән булуына ишарәләргә мөмкин. (Тест нәтиҗәләре турында яшүсмергә каты бәрелми генә әйтергә кирәк.) 

Филнең кәгазьнең уң як өлешенә ясалуы һәм борынының уң якка каратылган булуы баланың киләчәккә йөз тотып, өмет, хыяллар белән яшәвен күрсәтә. Филнең борыны сул якка каратылган булса, бала үткәндәге вакыйгаларда «казына». Рәсемдә филнең колаклары зур түгел икән, бу – баланың нечкә күңелле, тәнкыйтьне күтәрә алмый, күңеленә авыр ала торган булуын күрсәтүче билге. Филнең колаклары гәүдәсенә пропорциональ булса, бала тәнкыйтьтән курыкмый. Рәсемдә филнең казык тешләре юк икән, бала үз-үзен яклый белми.
Казык тешләр филнең гәүдәсенә пропорциональ булса – үзен кыерсыттырмый.

 

Казык тешләр зур итеп ясалса – бала артык агрессив дигәнне аңлата. Филнең керфекләре озын һәм бөтәрләнеп торуы исә аның шаян һәм кыланчык булуына ишарәли. Филнең күзләре зур – баланың эчендә курку булырга мөмкин. Күзләр тиешле зурлыкта ясалса –  баланың үзен тотышы һәм тирә-яктагыларга мөнәсәбәте адекват. Күзләрен ябык итеп ясаса – ул проблеманы күрергә теләми, аннан кача. Әлеге рәсемдә филнең койрыгы күренми. Бу рәсем авторының хисләрен күрсәтергә әзер түгеллеген, үз эченә бикләнгәнлеген күрсәтә. Койрык – оптимизм күрсәткече. Әгәр койрык өскә күтәртеп эшләнгән булса, бала –оптимист, аска каратылган очракта – пессимист. Шакмак кәгазь битенең сул ягына ясалган. Уң кул белән язучылар өчен – ул үткән заманны аңлата. Сулагайлар өчен киресенчә. Бу очракта яшүсмердәге проблемалар кечкенәдән килә дип шәрехләргә мөмкин.

Шакмак фил белән бер якта урнашмаган – бала проблеманы хәл итми, авырлыкны аңлап җиткерми, асылына төшенми. Шакмак кәгазьнең уртасында булса – әлеге вакытта баланы ниндидер проблема борчый. Шакмак уң якта булса – аның күңелендә ниндидер проблема бөреләнеп кенә килә, ике очракта да ата-анага игътибарлы булырга кирәк. Аста ясалган шакмак әллә ни мөһим булмаган авырлыкларга ишарәли.

 

Бала ясаган рәсемен бозарга, төзәтүләр кертергә теләсә, яисә үз эшеннән канәгать булмаса, бу аның үз-үзенә ышанычы булмауга ишарәли. Тест нәтиҗәләре – ата-анага уйлану өчен җирлек, ә бала өчен нибары уен гына.

 

Ләлә БӘҺРАМШИНА,
психолог

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ